Йортны әйбәтләп караганнан соң, Зөфәр, ниһаять, бакчага таба атлады. Бакча, бакча!.. Күптән хыял иткән нәрсәсе түгелме соң бу аның?.. Моңарчы үзе торган өйләр тирәсендә ул бер агач та күрмәгән иде. Бала чагыннан ук табигатьне, үсемлекләрне белмичә үсте ул. Шуңа күрә дә бик тансык, бик кадерле ул аңа. Йорт алырга уйлагач та, күңеле белән аның бакчалы яки, һич югы, бакча үстерерлек урыны булуын теләгән иде. Һәм менә хәзер өйнең үзеннән дә ямьлерәк, кадерлерәк төсле булып аның алдында карт бакча күкрәп утыра.
Зөфәр ишегалдын аркылыга бүлеп узган рәшәткәнең кечкенә капкасына килде. Бик аз гына тукталып торды, аннары тәвәккәлләп капкадан эчкәре атлады. Карт белән карчык та аның артыннан иярделәр. Бу урында шуны әйтергә кирәк: алар Зөфәргә үзе теләгәнчә карап йөрергә тулы ирек биргәннәр иде. Зөфәр үзе дә хәзергә һични турында сорашмыйча, шәхсиян нинди тәэсир алачагын белер өчен, бары үз күзе белән генә карап узарга тели иде.
…Бакча шактый зур гына икән, кимендә бер сигез сутый җир биләп тора булса кирәк. Ул өй почмагыннан башланып, арткы урамдагы йортларның бакчаларына барып терәлә. Рәшәткә капкадан кергәч тә, сулда өйнең сирень куаклары белән яртылаш капланган ике тәрәзәсе һәм шулар белән янәшә иркен генә терраса күренә. Террасадан чәчәк түтәлләренә баскыч төшә. Ә түтәлләрдән киң генә сукмак бакчаны буеннан-буена кисеп, иң түргә кадәр сузылып китә.
Зөфәр шул сукмакка чыгып басты да тирә-ягына каранып тора башлады. Ул, билгеле инде, бакчачы түгел, күп агачларны танып та җиткерми, ләкин шулай да бакчаның карт булуын, бик куерып киткәнлеген, гомумән, карау җитмәгәнлеген сизмичә калмады. Монда чатлы-ботлы бик җәелеп үскән, яртылаш корып беткән, инде утынга гына ярарлык карт алмагачлар да бар иде, монда, әнә түр койма буенда, тәмам куерып, корыган ботаклары киселмичә тоташ чытырманлыкка әверелгән чиялек тә бар иде, урта бер җирдәге ачыклыкка утыртылган карлыган, крыжовник куаклары да күптән бер-берсенә тоташып, юанаеп, кара чыбыкка әйләнеп беткәннәр иде. Җитмәсә, бер почмакта карт юкә әллә никадәр җирне күләгәләп тора, ул гына да түгел, җимеш бакчасына аяк бастырырга ярамаган мәрҗән агачы да каралтыларга якынрак рәшәткә буенда рәхәтләнеп үсеп утыра иде.
Чын бакчачы килсә, ул, әлбәттә, бу бакчаның яртысын утап ташлаячак, чөнки шунсыз җимеш ашап булмаячак. Ләкин Зөфәр моны белми иде әле… Ул бары бу карт бакчаның шигъриятен генә күрде. Шушы искергән, картайган, ташландык хәлгә килгән тын бакчадан аңа ничектер борынгы дворян интеллигентының инде мәңге кире кайтмас тормышы аңкыгандай булды. Беркадәр моңсу сагыш белән шул тормышның югалуын кызганып куйды. Әгәр дә хуҗа була калса, ул үзе бу йортка, бу бакчага нинди тормыш алып киләчәк – шул хакта уйлап алды.
Моңарчы кара шәүлә төсле сүзсез генә ияреп йөргән карчык, аның бу минуттагы уй-кичерешләрен сизгәндәй, ниһаять, телгә килде:
– Сезне, кем дим, бакчаның хәзерге күренеше артык гаҗәпләндермәсен. Сугыш вакытында без өлкән кызым белән икәү генә калдык. Карарга көчебез җитмәде, хәер, карауның файдасы да юк иде. Бездә эвакуированныйлар тордылар… Югыйсә бакчабыз элек бик матур, бик тәртипле иде. Файдасын бик күрә идек. Хәзер дә әле уңган хуҗа, бераз тәртипкә китерсә, бу бакчадан зур доход алачак.
Зөфәр, башын кагып:
– Шулайдыр инде, шулайдыр! – дип кенә куйды.
Ошамады аңа интеллигент карчыкның торгашларча әйткән соңгы сүзләре… Аныңча, Зөфәрне бары доход кына кызыксындыруы мөмкин, янәсе. Гафу итегез, ул әле доходтан башка кайбер бүтән нәрсә, мәсәлән, матурлык турында да хыяллана ала. Нәкъ менә шундыйрак хыял хәзер генә аның күңеленнән кичеп үтте түгелме соң? Юк, җиләк-җимеш сатып, «доход» алу турында түгел иде бу хыял, зуррак иде ул, канатлырак иде…
Бакчаны күздән кичергәч, алар терраса аша яңадан өйгә керделәр. Зөфәр терраса алдында зур түтәл булып, тәмам ачылып, янып утырган ал, кызыл, зәңгәр, сары чәчәкләргә карап кына узды. Табигый, аның бу үзенә һич таныш булмаган матур чәчәкләр янында тукталып, һич югы, исемнәрен генә сорап беләсе килсә дә, карчык «бу кеше чәчәк тә танымый икән әле» дип уйламасын өчен дәшмәде.
…Ике якка ачылмалы пыяла ишектән зур гына бүлмәгә кергәч тә, карчык үзе өйнең эче белән таныштыра башлады. Бу беренче бүлмәне ул столовая (аш бүлмәсе) дип атады. Монда бераз тукталганнан соң, каршыдагы ишекне ачып, икенче кечерәк бүлмәне күрсәтте. Бусы элек балалар бүлмәсе булган икән. Моннан кире чыгып, сул ишектән кухняга алып керде. Кухня зур, иркен, тик стена-түшәме бик каралган, ахрысы, күптән аңа агарту-чистарту тимәгән. Шунда ук тагын бер кечкенә бүлмәгә күз салдылар. Бусын карчык горничная (асрау кыз) бүлмәсе дип атады.