Выбрать главу

Карт гаҗәпләнеп аңа карады – Зөфәрнең сүзләре «Нигә кирәк ул миңа?» дигән мәгънәдәрәк ишетелде аңа.

– Моны син әйтәсеңме, Зөфәр туган? – диде ул, туктала биреп.

– Әйе, мин әйтәм, Гайсә абзый… Чынлап та, нишләрмен мин ул йорт белән?

– Соң, алай булгач, ни өчен әле без шәһәр бетереп йорт эзләп йөрдек? Кирәккә күрәдер бит?

– Әйе, кирәккә күрә, – диде Зөфәр, һаман уйланып барган килеш ашыкмыйча гына. – Ләкин мондый кеше күзенә бәрелеп торган бай, зур йорт эзләмәгән идем мин. Кечерәк, гадирәк булсын, дигән идем.

Карт җиңел сулап куйды.

– Шул гынамы хәсрәтең?.. Юкка борчыласың, туган! Насыйп булып ала калсаң, бер дә үзеңнән артмас әле.

– Ала калсаң!.. Алуын алырсың, ә алгач нишләрсең? Бу заманда андый йорт хуҗасы булу – уен эш түгел ул… Керердән элек чыгуыңны уйларга кирәк.

– Ул кадәресен үзең беләсең инде, – диде карт килешкән сыман; аңа ничек тә йон уңаена сыпырырга кирәк иде: – Кара, кара, үкенечкә булмасын. Әмма, миңа калса, кечкенә йорт хуҗасы булдың ни, зурныкы булдың ни – барыбер, мужик әйтмешли, ике чабата бер кием. Аннары нишләп әле бу йорт синең күзеңә ул хәтле бик зур булып күренде? Алты бүлмәле булгангамы? Һи, Зөфәр туган, элек заманда моның кебек йортта уртакул чиновниклар тора иде. Хәзер генә бит ул бер бүлмәгә алты кешене тыгалар…

– Менә шуңа күрә дә Зөфәр Сабитовның берүзенә генә алты бүлмәле йорт бик күп булыр шул, Гайсә абзый!

– Нигә алай дисең? Син берүзең генә түгел ләбаса! Солдаттан кайтасы абыең бар, сеңлең җитеп килә, үзеңнең өйләнәсең бар. Курыкма, бер метры да артып калмас.

– Метрын кеше башына бүлеп тормаслар, – диде Зөфәр, көрсенеп. – Сабитов әнә нинди йорт алган, каян килгән бай ул, дип шауларлар… Беләсең хәзерге кешеләрне, барысын да бик тиз күрәләр.

Бераз вакыт сөйләшмичә бардылар. Карт Зөфәрнең ни өчен, нәрсә уйлап борчылуын, әлбәттә, аңлый иде. Сәүдә-тәэминат кешесе бит ул. Капкынга эләгүдән курыккан төлке кебек, гел генә тирә-ягына ялт-йолт каранырга, шомланырга, уяу булырга мәҗбүр. Киләчәкне алар беркайчан да хәтәр-хәвефсез генә күз алларына китермиләр, ахрысы… Һәм Зөфәрнең дә менә болай икеләнеп маташуы картның эчен чынлап пошыра иде. Йөреп-йөреп тә бу эш барып чыкмаса, ул сакал сыпырып калачак! Хәлбуки аның да үзенә күрә саклап йөрткән өмете бар: шушындый зур алыш-бирешне уңышлы төгәлләүдә катнашлык күрсәтеп, мул гына «комиссионный» каерып булмасмы дип хыяллана ул. Бары шуның өчен генә авыру аякларын көчкә сөйрәп, шәһәр таптап йөри бит… Ичмасам, карт көнендә үзенең дә, карчыгының да өс-башын рәтләп, ашау-эчүләрен бераз юнәйтеп калыр иде. Бәлкем, эчүдән дә тыелыр иде. Хәерче бер тиеннәре эчүгә китә бит ул, ишлерәк акчаны һәрвакытта саклыйсы килә, игелеген күрәсе килә. Сыналган нәрсә инде ул. Бай чагында авызына да алмады бит! Ах, бу хәерчелеккә калган көн, аракы түгел, агу эчәрсең!

Юк, Ходай үзе генә моның кебек өметле эшне өзә күрмәсен инде… Бу акыллы башның күңеленә тәшвиш салмасын иде дә аңа тәвәккәллек бирсен иде!

Шулай эченнән генә борчылып һәм уйланып алганнан соң, ул яңадан сак кына сүз башлады:

– Алла ни кушса, шул булыр, Зөфәр туган. Син шәригатькә яки законга сыймый торган эш эшләргә җыенмыйсың. Хәлең җитеп тәвәккәллисең икән, берәү дә гаеп итмәс. Сатып торалар, алып торалар – тыйган кеше юк. Изге эш ул. Тик син миңа шуны әйт: йортны ошаттыңмы соң?

Зөфәр җавап бирергә ашыкмады. Картның ни өчен болай аны акрын гына көйләп-җайлап маташуын чамалый иде ул һәм менә шуңа ничектер каршы торасы килә иде. Хәер, карттан яшеренеп торуның мәгънәсе юк, шуңа күрә бераз уйланган булып, ахырда дөресен генә әйтеп бирде:

– Әйе, Гайсә абзый, йорт миңа бик ошады. Карап торырга, һичшиксез, таза, чибәр йорт. Шуннан яхшысын, бәлки, табып та булмас. Ләкин, Гайсә абзый, син карт, тәҗрибәле кеше, миңа саф чынын гына әйт әле: ышанып алырлык йортмы ул, тыштан гына шулай күренмиме, алданмабызмы?

Карт башта тамак кыргалап куйды, аннары үзенең, чынлап та, объектив, гадел икәнлеген күрсәтергә теләп, салмак кына сүзен башлады:

– Алла шаһит, Зөфәр туган, мин, сиңа әйтсәм, бары саф дөресен генә әйтәчәкмен. Бер бөртек тә шигең булмасын. Әйе, бик хаклы сорыйсың: тыштан чибәр, эчтән черек түгелме? Кайчакта шулай да була бит ул… Ләкин, Зөфәр туганым, күңелең тыныч булсын: бу һич андый йорт түгел, менә сиңа чал чәчем!.. Күптән беләм мин аны, карчыкның иске-москыларын Сорочийга күп ташыдым, ә сатылу хәбәрен ишеткәч, эчен генә түгел, астын-өстен тикшереп карап чыктым. Ышанасыңмы, егерме дүрт вершоклы шыңгырдап торган нараттан ике аршын тирәнлектәге таш фундамент өстенә салынган йорт ул! Ник бер чери башлаган яки корт төшкән җире булсын менә! Идән, түшәм такталары тора-тора какланып беткән, кадак та керерлек түгел. Ә идән астындагы базы, бәдрәф чокыры цементлап эшләнгән, белдеңме?.. Гомерлек инде, гомерлек! Ходай кушып, алырга язсын да игелеген күреп торырга насыйп булсын!