– Ник син көлмисең, еламыйсың, Зөфәрем? – диде ул балаларча чын гаҗәпләнү белән.
Зөфәр көлеп куйды:
– Булды, Рәшидә, барысы да булды, ләкин без ирләр бит, туктый да беләбез.
Рәшидә тагын аның күкрәгенә капланып, юатуын теләгәндәй еламсырап, кайнар пышылдап әйтте:
– Ә мин әллә нишләдем, Зөфәрем, әллә нишләдем. Шатлыгымнан тилерәм дип торам, ышанасыңмы? Бөтен дөнья бәхете кинәт өстеңә аусын әле!.. Үләрсең, хәсрәттән үлмәгәнне шатлыктан үләрсең!.. Йа Ходай!..
Зөфәр, аның тузгыган чәченнән сыйпап, ирләрчә салмак кына юатырга тырышты:
– Рәшидә, аңлыйм, ләкин тилерергә дә, үләргә дә ярамый. Алары күп булды инде, ә хәзер яшәргә дә яшәргә кирәк.
– Нигә син бу кадәр акыллы, Зөфәр?! – диде Рәшидә, күтәрелеп, егеткә сәер генә бер карап алды, аннары кычкырып көлеп җибәрде: – Зөфәр, мин сиңа бер яңа хәбәр әйтимме?
– Йә, әйт.
– Сугыш бетте, сугыш! Ишетәсеңме?.. Безнең Җиңү белән, безнең Җиңү белән!.. Менә шуның өчен сиңа, менә шуның өчен…
Һәм ул аяк очларына басты да, үрелеп, Зөфәрнең ирененнән, битеннән тиз-тиз үбәргә тотынды. Зөфәр бер мәлгә югалып калды, яннарыннан гына бәрелеп, сугылып узган кешеләрнең көлеп, шул ук вакытта бик аңлап карауларын тойгандай булды, шуңа азрак уңайсызланып та куйды. Җитмәсә, бер шаян егет: «Ныграк үзенә, ныграк, бәгыренә үтсен!» – дип тә узды… Ниһаять, Рәшидә үбүеннән туктады, күкрәген тибрәндереп, тирән итеп сулап торды, аннары, бәхетеннән бөтенләй онытылып булса кирәк, үпкә катыш назланып сорады:
– Ә син мине?
– Ә мин сине моның өчен ашап бетерермен әле, – диде Зөфәр, шыпырт кына тирә-ягына каранып. – Әйдә, киттек, бергә йөрибез!
– Ә юк! – диде Рәшидә, аз гына чигенеп. – Без бүген халыкка җырлап йөрибез. Әнә машина да көтә.
Зөфәр аның кулыннан тотмакчы булды:
– Ә миңа кайчан җырларсың?
– Кара син нинди эгоист!.. Юк инде, дустым, бик тыңлыйсың килсә, әнә халык белән бергә тыңларсың… Ярый, мин киттем! – Һәм кинәт кенә борылып, халык арасына кереп тә югалды.
Ах, хәерсез, качты бит! Ә Зөфәрнең бүген Рәшидә белән бергә аулакта гына бик буласы килгән иде. Көне, көне – шатлыгын, мәхәббәтен, рәхәтен дигәндәй, икәүдән-икәү генә татый торган көн ич бу!.. Әллә артыннан барыргамы икән?
Зөфәр, үрелеп, халык аша урамның икенче ягына карады. Анда, ачык машина өстендә, кайберләре баян аскан, кайберләре авыл яшьләре булып киенгән, ә күбесе үз киемнәреннән, филармония артистлары күренәләр иде… Менә Рәшидәне дә берничә кул машина өстенә тартып алдылар. Бер кәләпүшле егет аны иңбашыннан кочаклады, бу якка карап, йодрык та селеккән шикелле булды. Чыр-чу киләләр, көлешәләр, шайтаннар!.. «Юк, ярамас, – диде Зөфәр эченнән генә, – барсаң, буй күрсәтеп, сер сынатып кына калырсың». Ул башын иде дә акрын гына Ирек мәйданына таба китеп барды.
Ләкин кая гына барма, халык та халык – ерып йөрерлек тә, бернәрсә күреп булырлык та түгел. Ахырда бу шау-гөр килеп, чайкалып торган халык диңгезе эчендә бәрелә-сугыла йөрү Зөфәрне тәмам арытты. «Ярар, булды, җитеп торыр», – диде ул үз-үзенә һәм аулак урамнарның берсенә чыкты да Лядской бакча аша җәяүләп кенә кайтыр якка китте. Аның ашыйсы да килә иде, азрак ял да итеп аласы килә иде һәм бигрәк тә үзалдына гына уйланып кайтасы килә иде.
Сугыш бетүе һәркемнең, шул җөмләдән Зөфәрнең дә, язмышын кинәт яшендәй урталай ярып узды. Берсе бетте, икенчесе туды. Кичәгенәк кенә әле башка тормыш иде, сугыш законы хөкем сөргән тормыш иде, ә бүгеннән бөтенләй икенче тормыш – тыныч заман тормышы башлана. Хәзер берсеннән икенчесенә күчкәндә, киләчәк турында да ашыкмыйча, тыныч кына уйлый башларга ярый иде.
…Киләчәк!.. Сугыш китергән иң авыр, иң газаплы бер заманда кешеләрнең бердәнбер юанычы, өмете, татлы хыялы иде ул… Әмма ничегрәк итеп күз алдына китерергә мөмкин соң бу киләчәкне?.. Башта ук Зөфәр өчен бер хакыйкать көн кебек ачык иде: бу сугыштан, көн саен меңнәрчә адәм баласын йотып торган бу гарасаттан котылып калган кеше, һичшиксез, бәхетле булачак! Ягъни исән калу факты үзе генә дә кешегә: «Бәхетлемен!» – дип әйтергә хокук бирәчәк… Ләкин Зөфәргә хәзер бу бәхет кенә аз иде инде. Ул – реалист, аныңча, баш исән булу гына чын бәхет түгел әле. Исән калган баш ничек яшәр – менә хикмәт нәрсәдә. Ә ул моның серен белә инде: бәхет – үзең теләгәнчә яшәү, бәхет – матди һәм рухи бәйсезлек ул.