Выбрать главу

– Минем саф дөресен генә беләсем килә, Сергей Леонидович, – диде Зөфәр, тавышын-ниен бер дә үзгәртмичә генә. – Әйтегез әле, йортыгыз өчен соңгы мәртәбә сезгә күпме бирделәр?

– Моның ни әһәмияте бар? Сез үз бәягезне бирегез, – диде Ушаков.

– Бар, Сергей Леонидович! Әгәр без ачык сөйләшсәк, нәтиҗәгә тизрәк ирешербез.

– Яхшы! – диде Ушаков, аз гына дәшми торганнан соң. – Безгә ике йөз сиксән меңне бирделәр.

Зөфәр, урындык аркасына авыша төшеп, бертын аңа туп-туры карап торды. Ул: «Дөресме бу?» – дип кайтарып сорарга теләмәде, ул мондый зур эштә Ушаковның гадел, туры булуына бер шиксез ышанырга теләде. Шулай яхшырак. Бигрәк тә хуҗаның әйткәне Гайсә карт китергән хәбәр белән бер булып чыкты. Шуны да исәпкә алып һәм үзе врач, үзе хәрби кешенең алдашу кебек түбәнлектән ерак торырга тиешлеген уйлап, Зөфәр, һич икеләнмичә, Ушаковка, ниһаять, әйтте:

– Рәхмәт, дөрес сүзегез өчен, Сергей Леонидович! Гәрчә сез әйткән бәһа гадәттән тыш зур булса да, мин ышанырга мәҗбүрмен… Инде рөхсәт итегез миңа да соңгы сүземне әйтергә: яшермим, йортыгыз миңа ошады, мин чын алу теләге белән карап-сатулашып йөрдем һәм менә хәзер арага килеп кергән икенче берәүләргә аның китеп баруын теләмәс идем. Кыскасы, Сергей Леонидович, сезгә актык сүзем шул: йортыгызга миннән төгәл өч йөз мең!.. Йә, ни дисез? Килештекме?

Ушаков акрын гына, ләкин ничектер икеләнебрәк башын селекте. Аның шушы икеләнүен сизеп калу Зөфәрне бераз өметләндереп җибәрде.

– Ягез, йә, хөрмәтле Сергей Леонидович, баш селкеп тормагыз. Ышаныгыз, миннән дә артыгын бирүче булмас сезгә… Килешик!

Ушаков тагын башын селекте:

– Юк, булмый!

Зөфәр, кашларын җыера төшеп, аңа карады:

– Ә ничек була соң?

– Без үзебезнекен әйттек, – диде Ушаков, – өч йөз илле меңнән төшмибез.

– Мин моны күптән ишеттем, – диде Зөфәр, авыз кырые белән генә елмаеп. – Мин сездән яңа сүз көтәм, Сергей Леони- дович!

– Бәя мәсьәләсендә нинди яңа сүз булырга мөмкин? Бәя һәрвакытта бер, тәгаен була ул.

Зөфәр, бу кешенең тискәрелегенә ачуы килә башласа да, тынычлыгын һәм йомшак мөгамәләсен сакларга тырышып, аңа таба иелә төште:

– Менә нәрсә, хөрмәтле Сергей Леонидович, хәтерегез калмасын, әмма сату-алу эшенең тәртипләрен мин сезгә караганда яхшырак беләм дип уйлыйм…

– Әлбәттә. Моңа мин ышанам! – диде Ушаков, ниндидер ямьсез кинаяне сиздергәндәй, башын чөя биреп.

– Юк, сез башта тыңлагыз әле… Һәрбер сату-алу эше билгеле бер килешүгә ирешү белән тәмамлана ул. Ә бу нәрсә сатучының гына түгел, алучының да теләгеннән тора. Шулай булгач, бәянең дә үзгәрмичә хәле юк. Тал да бит тоткан җирдән генә сынмый. Берәү арттыра, берәү төшә – бары шулай гына килешүгә ирешеп була. Йә, дөрес түгелме?

– Бәхәсләшмим, ихтимал, шулайдыр… Ләкин сез әйткән бу кагыйдә минем өчен закон түгел. Гафу итегез! Йортка без дүрт кеше хуҗа, бәя мәсьәләсендә үзара сөйләшеп куйган чигебез бар, төшәсен төштек, артыгы булмый!

– Димәк, сез, алдан билгеләп куйган шул «чик»кә җиткерсә- ләр генә, йортыгызны сатасыз инде, җиткермәсәләр – сатмыйсыз… Шулай аңларга кирәкме сезнең сүзегезне? – диде Зөфәр, хәйләкәр бер көлү белән Ушаковка туп-туры карап.

Ушаков көтелмәгән бу сораудан бераз аптырабрак калды. Аннары җавап таба алмагач, аптыравын яшерер өчен генә әйтеп куйды:

– Без сата алуыбызга ышанабыз.

– Ышанырга була… Ләкин шулай да сез өмет иткәнне бирмәсәләр нишлисез? Сатмыйсыз һәм Казаннан китмисез, шулаймы? Әгәр шулай икән, ул чагында сез хаклы – сөйләшеп, сатулашып торуның һич хаҗәте юк, йортыгызга үзегез генә хуҗа буласыз да каласыз.

– Ни өчен алай дисез?

– Ни өченме? Чөнки берәү дә сез көтеп яткан «чиккә» барып җитмәячәк. Юк, булмаячак ул!

Ниһаять, Зөфәрдә коммерсант усаллыгы һәм мәкерлеге уянды. Сүзләрен дә ул үзенең, һичшиксез, хаклы булуына ышангандай көлемсерәп кенә, әмма каты итеп, өзеп әйтә башлады. Шуның белән бергә, тыштан һаман да бик әдәпле булып калды. Дөресен әйтергә кирәк, болай сөйләшү тәҗрибәсез Ушаковка тәэсир итмичә калмады. Ничектер үзе дә сизмәстән, ул һавалы тискәрелеген һәм ныклыгын акрынлап кына җуя башлады. Шулай да әле аның һич бирешәсе килми иде:

– Сез бүтәннәр өчен сөйләмәгез, – диде ул, элекке кырыс тәкәбберлеген сакларга тырышып. – Бүтәннәр, бәлки, җиткереп кенә түгел, арттырып та бирерләр.

– Бирмәячәкләр! Менә ике кулымның берсен сайлап кисегез – бирмәячәкләр!.. Йортыгызның күренеп торган кырык-илле мең сумлык ремонты бар. Шулай булгач, нинди юләр аңа шулкадәр акча салсын, ди? Акчаны да бит түтәлдә үстермиләр… Аннары шуны да исегездә тотыгыз: сезнең йорт бер хуҗа өчен бик зур ул, ә ике хуҗага бүләрлек түгел. Менә шунлыктан карап йөрүчеләр күп булса да, тәвәккәлләп алырга торучы юк диярлек…