Выбрать главу

– Ник булмасын, бар.

– Кем? Теге Себердән кайткан кешеләрме? Ләкин алар да бит әле мин биргәнне бирергә тормыйлар.

– Алар бирәчәк…

– Их, Сергей Леонидович, гаҗәп беркатлы кеше икәнсез сез… Неужели аларның хәйләсен сизмисез, уйлап карагыз әле. Ни өчен алар ике йөз сиксән меңдә туктаганнар? Чөнки сезнең дә ташлама ясавыгызны көтәләр. Сез төшмичә торып, алар арттырмаячаклар. Ихтимал, алар да мин биргән өч йөз меңгә чаклы акрынлап менәрләр, ләкин бу аларның «түшәме» булачак. Егерме мең ул – сатулашыр өчен калдырган запаслары, бу минем өчен көн кебек ачык. Сез дә шуны бик яхшы белеп торыгыз.

Ушаков моңа каршы бер сүз дә әйтә алмады. Ул ачык бер гаҗәпләнү һәм кызыксыну белән Зөфәргә карап тора башлады. Бу карашта ихтыярсыздан Зөфәрнең шундый оста, ышандырырлык итеп фикер йөртүенә соклану да чагыла иде кебек… Зөфәр үзе дә, моны яхшы сизеп, беркадәр вакыт дәшмичә, тыныч кына утырды. Аннары акрын, сабыр гына яңадан сүзгә кереште:

– Менә шулай, хөрмәтле Сергей Леонидович, аңлаштык шикелле, инде хәзер сүзне түгәрәкләсәк тә ярый торгандыр. Һәрхәлдә, мин әйтәсемне сезгә бик туры һәм ачык итеп әйттем… Ышаныгыз, максатым минем бернинди ялган-хәйләсез, иң гадел рәвештә сезнең белән килешү иде. Мөмкинме шундый килешү – хәзер бөтен эш сездән тора.

– Ни өчен миннән тора? – диде Ушаков, гаҗәпләнгән булып.

– Әйе, бары тик сездән тора, – диде Зөфәр катгый рәвештә. – Соңгы сүз сезнеке. Ташлама ясасагыз, без, ихтимал, килешә алырбыз. Кабатлап әйтәм, килешә алырбыз!.. Юк икән, без аерылышабыз, һәм яңадан очрашу-сөйләшүләр булмаячак. Тик сез шуны белегез: алам дип дәртләнеп торган кешене ычкындыру һәрвакыт үкенечкә була ул.

Ниһаять, Ушаков Зөфәрнең тимер кулын чынлап торып сизде: кара син, әдәпле, сабыр гына сөйләшкән булып, ничек рәхимсез рәвештә акрын гына кыса белә ул! Гаҗәп: кайдан килгән, нинди кеше соң бу?.. Ушаков хәтта кайчандыр әтисе сөйли торган борынгы хәйләкәр, астыртын купецларның нәкъ берсен ап-ачык күргәндәй булды. Ләкин безнең заманда кайдан гына мондый кеше килеп чыга, ничек итеп хәзерге шартларда яши ала ул, җитмәсә, менә ничә йөз мең акча түләп, аларның, бөтен шәһәргә билгеле Ушаковларның, йортын сатып алырга әзер тора?! Юк, чынлап та, әллә нәрсә бу! Сугыш үтте, кешеләр дүрт ел буена кан, үлем эчендә йөрделәр, ә менә монда, аның каршында, шуларның берсен дә күрмәгән тук, таза коммерсант утыра!

Ушаковта кинәт Зөфәргә карата ихтыярсыздан тирән нәфрәт-ачу күтәрелә башлады, ләкин ул бу тойгыны ничек тә басарга тырышты. Моменты андый түгел. Язмыш кушуы буенча, ул хәзерге минутта – йорт сатучы, ә бу кеше – сатып алучы, һәм сүз дә бик конкрет мөһим нәрсә турында бара. Димәк, шул хакта гына уйларга да кирәк. Ә ныклап уйлар өчен сәбәп җитәрлек. Беренчедән, Зөфәрнең көчле дәлилләре аңа шактый нык тәэсир итте, икенчедән, Зөфәр кебек килешергә бик теләп торучы, хәзергә аңардан да югарырак бәя бирүче, чынлап та, юк иде. Теге кешеләргә күпме ышанып торырга мөмкин, алардан өмет иткәнне ишетеп булырмы-юкмы – хәзергә әле караңгы, билгесез. Менә шуларның барысын да ул тиз генә уйлап алды. Нишләргә? Әллә форсаттан файдаланырга микән?

Ушаков Зөфәргә күтәрелеп карады һәм, аның тыныч кына, хәтта «ихтыярыгыз!» дигән төсле битараф бер кыяфәттә утыруын күргәч, ничектер үзеннән-үзе тәгаен карарга килде.

– Беләсезме, кем, иптәш Сабитов, – диде ул, Зөфәргә туры карамаска тырышып, – мин сезнең дәлилләрегезне игътибар белән тыңладым. Аларның кайберләрен исәпкә алырга була, ләкин кайберләре белән һич килешеп булмый. Мәсәлән, сез «йортка без сораган бәяне берәү дә бирмәс» дип ышандырырга тырыштыгыз. Мин моның белән килешә алмыйм, әлбәттә. Әгәр вакытым иркен булса, мин аны дүрт йөз меңнән дә кимгә сатмас идем, чөнки безнең йорт ул хакка гына торырлык. Ләкин, кызганычка каршы, бердән, минем вакытым чикле; икенчедән, сезнең бер дәлилегез белән килешмичә булдыра алмыйм: әйе, килешер өчен сатучы тарафыннан да бераз ташлама кирәк. Менә шуңа күрә генә мин, гәрчә туганнар ризалыгыннан башка булса да, бары сезнең белән килешергә теләп, беркадәр ташлама ясауны мөмкин дип саныйм. Кыскасы, минем соңгы сүзем шул: өч йөз утыз мең! Калганы – сезнең ихтыярыгыз!

Зөфәр җәелеп бер елмайды:

– Менә бу миңа ошый, Сергей Леонидович! Бу, – ичмасам, чын егетләрчә эш итү! Димәк, без килешә алабыз. Ләкин минем тагын бер кечкенә үтенечем бар: әйдәгез, гадел булсын өчен, без илле меңне нәкъ уртага бүлик. Сез егерме биш меңгә төшегез, мин егерме биш меңгә арттырам, һәм без кулларны сугабыз! Ышаныгыз, өч йөз егерме биш меңне биргәч, миңа тагын биш меңне өстәү берни түгел. Сез дә шулай ук әллә ни югалтмыйсыз. Кабатлап әйтәм: мин моны бары гаделлек өчен генә сорыйм! Килештекме? – Һәм ул йомшак ак кулын сузды.