Выбрать главу

Ушаков аз гына икеләнеп торды да тәвәккәлләп башын какты:

– Риза! – Һәм бармак очлары белән генә Зөфәрнең учына сугып алды.

…Нәкъ шул минутта бүлмә хуҗасы Хәмит кайтып керде. Ул, боларны каршы алгач та, юри сылтау табып чыгып киткән булган иде; инде менә Зөфәргә нәкъ кирәк чакта гына ишек артында көтеп кенә торгандай килде дә керде.

Керү белән, ул:

– Йә, ничек, килештегезме? – дип сорады.

– Килештек! – диде Зөфәр, җиңелчә генә бер сулап.

– Котлыйм, котлыйм, алайса! – диде Хәмит, кулларын уа-уа. – Бик әйбәт, бик изге эш эшләгәнсез! Хәере белән… Мондый чакта шампанский күтәрәләр шикелле. Ә, иптәш военврач?

Ушаков, бу елгыр кешенең кем икәнлеген тәгаен белмәгәнгә һәм аның кисәк кенә килеп керүен дә, ни өчен болай дәртләнеп шатлануын да аңлап җитмәгәнгә күрә, сагаеп кына җа- вап бирде:

– Белмим шул…

Зөфәр, моны сизеп, Хәмиткә сабыр итеп торырга кушты һәм Ушаковка мөрәҗәгать итте:

– Сергей Леонидович, безгә үзенең бүлмәсендә иркенләп сөйләшергә түбәнчелек белән рөхсәт иткән бу иптәш – Хәмит Нуриевич, минем бик якын дустым. Аңардан яшерен бер эшем дә юк… Сез дә, миңа ышанган шикелле үк, аңа һич икеләнмичә ышана аласыз.

– Яхшы, – дип кенә куйды Ушаков, баш кагып.

– Хәзер исә безгә, – дип сүзен дәвам итте Зөфәр, – менә хөрмәтле хуҗа алдында сөйләшүне тәмамларга кирәк булыр. Дөресрәге, безнең килешүне беркадәр рәсмиләштереп куярга кирәктер, дип уйлыйм. Сезнеңчә ничек?

– Минемчә дә шулай инде ул… Тик моның өчен нотариальный конторага барырга кирәк була торгандыр.

– Барырбыз, анысы качмас. Ләкин менә шушы сәгатьтә без, үзара гына булса да, килешүне беркетеп куярга тиешбез.

– Ничек итеп?

– Моны, гадәттә, задатка бирү-алу юлы белән эшлиләр. Димәк, мин дә сезгә задатка бирергә тиешмендер инде, шулай түгелме?

Ушаков иңбашын җыерды:

– Белмим, ихтыярыгыз. Әгәр сез алу-сатуны тиз арада нотариальный контора аша рәсмиләштерергә риза икәнсез, задатканы бирмәсәгез дә була. Мин сүземдә торачакмын.

– Моңа мин бик ышанам, – диде Зөфәр, кулын күкрәгенә куеп. – Ләкин сез дә минем тарафтан тыныч булып торсагыз иде, дим.

– Алайса, пожалуйста, мин каршы түгел, – диде Ушаков, саран гына елмаеп.

Зөфәр дә елмайган булды.

– Задатканы, гадәттә, саткан кеше үзе сорый торган иде, ә монда киресенчә килеп чыкты. Ну, зарар юк! Барыбер мин бирәсе акча ич ул!.. Ә хәзер, Сергей Леонидович, рәхим итеп расписка языгыз. – Зөфәр аның алдына блокнот битен ачып куйды һәм авторучкасын чыгарып сузды.

Ләкин Ушаков ручканы кулына алырга ашыкмады.

– Сабыр итегез, – диде ул, Зөфәргә туры гына карап. – Иң әүвәл мин сезнең белән бер нәрсәне ачыкларга тиешмен: алу-сатуны рәсмиләштерү һәм исәп-хисапны өзү кайчан булачак?

Зөфәр өчен бу иң четерекле мәсьәлә иде. Ул әле аны үзе дә хәл итеп куя алмаган иде. Дөрес, аның бүгеннән үк акчаны тулысынча түләп, эшне өзәргә кодрәтеннән килә, әмма… бер бик җитди мәсьәләне уйлап хәл итәсе бар. Нинди мәсьәлә ул – Зөфәр аны бары үзе генә белә, һичкемгә әйтергә ярамый торган түгел, ләкин уйлап хәл итәр өчен вакыт кирәк. Шуңа күрә ул, сәбәбен әйтмичә генә, Ушаковтан өч атна мөддәт сорады. Ушаков моңа риза булмады.

– Юк, – диде ул, башын чайкап, – мин ул хәтле көтә алмыйм. Булмый. Мин монда вакытлы гына кеше.

Ахырда, сөйләшә торгач, унике көнлек вакыт билгеләделәр. Әгәр шул вакыт эчендә Зөфәр эшне өзмәсә, йорт хуҗасы Ушаков үзен килешүдән азат итеп санаячак һәм задатканы кире кайтарып бирәчәк.

Бу турыда сүзне шулай тәмамлагач кына, Ушаков, ниһаять, расписканы язарга булды. Ручканы кулына алгач: «Күпмегә?» – дип сорады ул; Зөфәр, аз гына уйланып: «Кырык меңгә языгыз!» – диде.

Ушаков расписка язган арада, Зөфәр чалбарының эчке ягына тегелгән кесәсеннән зур гына төргәк чыгарды. Ике кат пергамент кәгазьгә, аннары кара материягә төреп, сары шнур белән аркылыга һәм буйга әйбәтләп бәйләгән төргәкне чиште дә, гел бишәр йөзлекләрдән генә торган һәм унар-унар итеп бөкләнгән акчаның төгәл сигез кисәген санап, Ушаков алдына салды. Калган ике кисәген, яңадан төреп, шул ук кесәсенә тыгып куйды. Ушаков һәр кисәкне ашыкмыйча гына санап чыкты. Зөфәр белән Хәмит аның бу эшен бик игътибар белән карап тордылар; ахрысы, шуңардан военврачның бармаклары ара-тирә калтыранып та куйгалады, ләкин йөзе-чырае һаман да тыныч булып калды… Санап бетергәч, ул сигез кисәк акчаны, ике-өчкә бүлеп, төрле кесәсенә тыкты һәм бары шуннан соң гына язылган распискага имзасын салып, числосын, елын куйды.