Выбрать главу

Зөфәр шулай төрле исәпләр белән баш ваткан арада, уйламаган, көтмәгән яктан дигәндәй, кызыклы гына хәлләр дә булып алды.

Ушаков белән сөйләшеп кайтканнан соң, икенче көнне үк аңа, ах-вах итеп, Гайсә карт килеп керде. Карт тау менгән ат шикелле бик кайнарланган иде:

– Карале, Зөфәр туган, сез тегеләр белән килешкәнсез икән ләбаса! – диде ул, утырыр-утырмас.

– Әйе шул, – диде Зөфәр, картның кыяфәтеннән һәм сүзеннән шактый гаҗәпләнеп. – Нигә? Әллә берәр хәл булдымы?

– Ә мин… мин? – диде карт, таягының башы белән күкрәгенә сугып… – Ничек итеп сез мине оныттыгыз, ә, миннән башка аны эшләдегез, ә?

Зөфәр тагы да ныграк гаҗәпләнә калды:

– Аңламыйм. Нигә, синнән башка эшләргә ярамый иде- мени?

– Мин бит посредник, аңлыйсызмы, посредник… Мин – сиңа йорт табып биргән кеше, тегеләрне сатарга, сине алырга димләгән кеше… Йә, мине читтә калдырып, сез ничек килешә алдыгыз?

Зөфәр картның ни өчен болай дулавын, ниһаять, аңлаган кебек булды.

– Карале, Гайсә абзый, – диде ул, тынычланып, – берәү- нең дә сине читтә калдырганы юк. Просто шулай килеп чыкты. Миңа йорт хуҗасы белән аулакта, икәүдән-икәү генә очрашырга кирәк иде. Монда үземә алып килергә теләмәдем, синең подвалыңа да илтеп булмый бит инде аны… Читтә сөйләшергә туры килде. Менә шул. Юкка кызасың, картым, алучы белән сатучы килешкән чакта, посредникның булуы бер дә шарт түгел бит.

– Нәрсә дидең? «Шарт түгел» дидеңме? Ничек ул алай? – Картның зәгыйфь күзләреннән, еламаса да, яшь ага башлады. – Мин, карт сөякләремне өстерәп, нәрсә өчен йөрдем соң? Мин үз хакымны алырга тиешме-түгелме? Син бит, Зөфәр, мондый эшнең тәртипләрен беләсең, йә, әйт!

Зөфәр аз гына көттереп җавап бирде:

– Әйе, сиңа йөрүең өчен бераз комиссионный тияргә тиеш… Алырсың.

– Алырсың! Әйтергә ансат! Кемнән, кайчан, күпме? Моны бит әнә шул килешү вакытында сөйләшеп куялар. Ә хәзер чыпчык куып йөр инде… Кайсыгыз бирә?

– Комиссионныйны, гадәттә, саткан кеше бирә, Гайсә абзый, үзең беләсең…

– Ә-ә, алай икән!.. Һе, Ушаковлардан теләнеп йөрергә кирәк икән!.. Ә алар, знать не знаем, әнә алган кеше түләсен, дип җибәрсәләр, ә?

– Җибәрмәсләр.

– Как җибәрмәсләр? Килешү юк, сөйләшү юк. Отказ, вәссәлам!.. Менә шуның өчен дә шул килешү вакытында посредник обязательно булырга тиеш. Кем күпме бирәчәк – шунда хәл ителә ул… Хәтта договорга аерым пункт итеп языла торган иде ул элек, беләсең килсә!.. Юк, Зөфәр Мөбарәкович, начар эшләдегез, ямьсез эшләдегез… Рәнҗеттегез мин гарип картны, рәнҗеттегез!.. Бит мин шушы сәләмәләремне өстемнән ташлый алмаммы дип, шул юеш, сасы подвалдан башымны алып чыга алмаммы дип йөргән булдым. Йа Хода! Мин дә бит заманында Ушаковларныкыннан да шәбрәк йортларда торган кеше… Шуны аңларга кирәк иде, һич югы…

Зөфәрнең йөзе бердән караңгыланып китте:

– Карале, Гайсә абзый, сине берәү дә рәнҗетергә уйламый. Ашыгып еларга тотынма әле… Җайларбыз. Үзем сөйләшермен.

Карт дәшә алмады, бары керле яулык белән битен-күзен генә сөртеп утырды. Зөфәр бераз көтеп сорап куйды:

– Син үзең соң күпме өмет иткән идең?

– Хәзер инде, эш узгач…

– Юк, шулай да?

Карт тагын кинәт батыраеп китте:

– Әйтим, алайса, миңа, Зөфәр Мөбарәкович, килешү бәясенең өч проценты тияргә тиеш… Күпмегә килештегез? Өч йөз егерме биш меңгәме? Менә шуннан үзең исәпләп чыгар!

Зөфәр, көлемсерәп, башын чайкап торды:

– Сиңа, Гайсә абзый, андый акчаны берәү дә бирмәс!..

– Бәддогадан курыкмасагыз бирмәссез! – диде карт һәм торып, ничектер бик бөкрәеп, саубуллашмыйча чыгып ук китте.

Зөфәрнең картка шактый ачуы килеп калды. «Җан көеге, синең генә кайгың иде монда!» – дип, эченнән сүгеп ташлады ул аны… Әмма шул ук вакытта ихтыярсыздан картны кызганып та куйды. Ничектер менә аның яшен генә агызып тавышсыз елавы, «рәнҗеттегез гарип картны, рәнҗеттегез» дип ачынып әйткән сүзләре, ниһаять, балаларча үпкәләп, олы гәүдәсен бөкрәйтеп чыгып китүе, вөҗдан шелтәсе сыман, гел күзе алдыннан китмичә торды. Шуның өстенә ул картның соңгы вакытта, гомумән, бик өшәнеп китүен, шуңа карамастан үзенчә һаман тырышып йөрүен һәм ни өчен, нәрсә өмет итеп йөрүен дә уйламыйча булдыра алмады. Болай да төрле шик-уйлардан борчылып, шомланып торган күңеле аның кеше каргышыннан, кеше бәддогасыннан, чынлап та, курка калды. «Юк, ярамас, язык булыр, картны бәхилләтергә кирәк!» – диде ул үз-үзенә, ниһаять.

Ләкин Гайсә карт җәнҗалын бик тиз арада икенче бер зур вакыйга күмеп китте. Хикмәт шунда: моннан ай ярым чамасы элек үк Зариф абзыйдан: «Безнең елларны җибәрә башладылар, иншалла, якын атналарда миңа да чират җитмәсме дигән өмиттә торам, сез дә бер Алладан шуны сорагыз!» – дип язган хаты килгән иде. Билгеле инде, аның кайтуын өйдәгеләр барысы да бик зарыгып, шатланып, борчылып көтәләр иде. Һәм менә нәкъ беренче августта Зөфәрнең күз күргән бер танышы килеп, аларга: «Зариф абзый Юдино станциясендә вагон саклап кайта алмыйча ята», – дип хәбәр итте. Бу гаҗәп сәер хәбәрне ишетү белән, Зөфәр, Сәкинә җиңгәсен ияртеп, шунда ук Юдинога китте. Барсалар, чынлап та, Зариф абзый ниндидер начальникның Германиядән немец җиһазлары төяп җибәргән вагоны белән Юдинога кайтып җиткән, ләкин зур станциянең бер тупигына эләгеп, шуннан ычкына алмыйча ята икән. Керләнеп-тузып, сакал-мыек басып беткән солдатны иң кырыйдагы юлларның берсеннән эзләп табалар һәм шатланышып, елашып күрешәләр. Ярый әле, Зөфәрнең, кая барса да, белешләре очрап тора – ул шулар ярдәмендә абыйсын, вагоны-ние белән тиз генә тупиктан чыгарып, Казанга алып кайта.