Зариф, аны тынычландырырга теләп: «Менә Алла бирсә, яңа йортка күчкәч, Зөфәр үзе дә өйләнер, синең өстән эш-мәшәкать төшәр, карт килен булып, командовать итеп кенә торырсың!» – дип тә карады. Ләкин Сәкинә моның кебек юатып маташуларны ишетергә дә теләмәде. «Һи, сөйлисең тагы! – диде ул, ачынып. – Зөфәрне мин белмиммени? Зөфәр – аксөяк бит ул, аның үзен карарга бер кеше кирәк. Аннары, үзеңә генә әйтим, аның әртискәсе бар дип сөйлиләр, өеңә шул әртискәсен китерсә нишләрсең? Тагын шуның асравы булыргамы? Юк, җаным, булмый, булмый, кыстама мине, рәнҗетмә! Бөтенесенә хезмәтче булырга теләмим мин, җитәр, көчләмә, риза-бәхил түгелмен!»
Шулай ялварды, шулай куркытты ирен Сәкинә… Абзый кеше бик нык уйга калды. Дөрес, баштарак ул, ир-хуҗа буларак ачуланып-боерып кына, хатынын сындырмакчы булып карады, ләкин Сәкинә сыну түгел, отыры ныграк каршы торды. Болай эш чыкмагач, яхшылык белән күндерергә тырышып карады, ләкин Сәкинәгә бу да һич тәэсир итмәде. Хәер, дөресен генә әйткәндә, Зариф Сәкинәнең йөрәгеннән чыккан сүзләренә каршы торырлык үз дәлилләрен китерә дә алмады. «Хак сүзгә җавап юк» дип белмичә әйтмәгәннәр, күрәсең! Шуның өстенә яңа кайтып кушылган чагы да булгач, яңа хатын кадерле, тансык иде, кызганмыйча һәм хисаплашмыйча мөмкин түгел иде, кыскасы, абзыебыз, акрынлап йомшара-йомшара, ахыр чиктә хатынының таләбенә буйсынырга мәҗбүр булды.
Соңрак, өйдәгеләр бу хәлне белеп алгач, бик аптырашып калдылар. Әниләре Таибә абыстай килененең, иренә баш бөкмичә, шундый зур эшкә аяк чалуын һич аңларга да, кичерергә дә теләмәде. Ачуланып-каргап та, сыкранып-рәнҗеп тә ул киленен ничек кенә битәрләмәде: ир хакын санламауның бик зур гөнаһ булуын да әйтте, бәддога белән дә куркытты, кешеләрдән оялырга да өндәп карады, үлгәндә бәхиллегемне бирмәм, дип тә какшатырга тырышты, ләкин боларның берсе дә Сәкинәгә тәэсир итмәде. Ул үз сүзендә таш кебек какшамас булып калды.
Тик Зөфәр генә, җиңгәсенең каршы килүенә бик кәефе кырылса да, бу бәхәс-низагына тыгылуны кирәк тапмады. Җиңгәсе белән аның арасы алай бик җылы да, бик салкын да түгел иде, гомумән, ул аңа сүзсез-нисез бер мәхлук итеп югарыдан карарга өйрәнгән иде, һәм менә шул йомыкый гына хатынның кинәт үз хокукын мондый батырлык белән яклавы аны чынлап торып гаҗәпләндерде һәм борчуга салды. Ул сизде: өч бала анасын елата-елата, муенчаклап дигәндәй, яңа йортка өстерәп илтү хәерлегә булмаячак, әлбәттә. Шуңа күрә ул бәхәскә тыгылмады, абыйсын котыртып маташмады, уйлап торды да кулын гына селтәде.
Ахырда, тагын бер кат уйлашып киңәшкәннән соң, йортны Таибә абыстай исеменә алырга булдылар. Карчыкның фани дөнья белән артык алыш-биреше юк, билгесез һәм гөнаһсыз бер кеше, бәс, шулай булгач, төрле гайбәт-сүзләрдән, хәтәр-хәвефләрдән курыкмаска да мөмкин. Эш юридик яктан ныгытылгач, кешеләр теләсә ни сөйләсеннәр, тик законга сыйсын!
Шундый карарга килгәч тә, Зөфәр әнисе алдына үзенең таләбен куйды. Ягъни йортны алу белән бер үк вакытта Таибә абыстай үзенең васыятьнамәсен язып, улы Зөфәрне йортка бердәнбер тулы хуҗа итеп калдырырга тиеш… Карчык, әлбәттә, моны аңлый иде, моңа риза булырга тиешлеген белә иде, тик улының яңа йортка барып кермәс борын ук васыятьнамә язарга ашыктыруы аңа бер дә ошамады. Бик хәтере калып, хәтта рәнҗеп, ул Зөфәргә: «Нигә, син мине тизрәк кабергә илтеп тыкмакчы буласыңмыни? – диде. – Ашыкма, вакыты җиткәч, үзем дә Ходай каршына китәрмен. Ә син иң әүвәл эшеңне бетер, өеңә күч, аннан соң да васыятемне алырга өлгерерсең. Миңа ышана торгансыңдыр бит?»
Ләкин Зөфәр әнисенең бу сүзләрен колагына да эләргә теләмәде. Барысының да дәгъвасын тыңлау аны, ниһаять, туйдырып бетерде. Җитәр! Болай да күп чигенде. Ә бу мәсьәләдә инде ул бер карыш та чигенмәячәк. «Мал – бәгырь ите» диләр!.. Һәм ул, бәхәскә кереп тормыйча, әнисе исеменнән васыятьнамәне бер таныш юристыннан яздырып алды да китереп, карчык алдына салды. «Әни, мин сиңа яңадан йөз ел гомер телим, – диде ул салкын, тыныч кына, – әмма шушы кәгазьгә кулыңны куясың!.. Шунсыз – йорт юк!» Таибә абыстай, беравык ни әйтергә дә белмичә, улына шаккатып карап торды, аннары Зөфәр сузган каләмне, бисмилла әйтеп, калтыранган кулына алды.