Көзге салкын явымлы кичләрнең берсендә ул, намазлыктан гына торып (бу өйгә күчкәч, абыстай нигәдер бик диндар булып киткән иде), улы Зөфәр янына кереп утырды. Ниндидер кәгазьләр актарып утырган Зөфәр әнисенә сәерсенеп кенә карап алды; ак батист яулыгын ияк астыннан китереп бәйләгән карчыкның йөзендә зур сүзгә керешер алдыннан гына була торган басынкы-сабыр, җитди бер чырай иде. Күлмәгенең озын, киң җиңнәрен тарткалап, бераз дәшми торганнан соң, ул акрын гына сорап куйды:
– Мин синең эшеңне бүлмимме?
– Юк, әни, юк, – диде Зөфәр, тыңларга әзер торуын аңлатып.
– Алайса, минем сиңа сүзем бар иде.
– Сөйлә, әни, сөйлә! – Зөфәр кәгазьләрен бер читкәрәк этәрде дә әнисенә борыла төште.
Таибә абыстай әүвәл бер кулын өстәлгә салды, аннары алдына карап кына сүзен башлады:
– Ни әйтәсемне, улым, үзең дә сизенә торгансыңдыр инде… Беренче кузгатуым гына түгел, моңарчы да әйтә килдем, хәзер инде, шаять, Алладан вакыт җиткәндер…
Зөфәр, дөрестән дә, сүзнең нәрсә турында баруын сизеп алды, ләкин шулай да бераз гаҗәпләнә төшеп, юри сораган булды:
– Сүз ни турыда соң, әни, нәрсәгә вакыт җиткәндер дисең?
– Соң инде, белгән өстенә сорамасаң… – диде карчык, үпкәләгән сыманрак итеп, аннары туп-туры гына әйтте дә бирде: – Өйләнергә вакыт, дим, өйләнергә!.. Кайчанга кадәр сузмакчы буласың? Ярамый бит болай, Аллага шөкер, ир уртасы булып җиттең бит инде… Һәр җимешнең үз вакыты дигәндәй, моның да бит бер чиге булырга тиеш ләбаса! Кызлар гына утырып кала дип уйлама. Егет кеше дә, вакытын бер уздырып җибәрсә, ямен-кызыгын югалта…
– Анысы шулайдыр да бит, әни, – диде Зөфәр, маңгаен ышкып, – ләкин һәр эшнең үз җае бар ич! Әле кайчан гына, күпме акча салып, шушы йортны алдык… Өсте-өстенә булмый бит. Азрак баш-күз алыйк, хәл җыйыйк, аннары инде бу хакта да уйлашырбыз.
– Уйлашырбыз! Ходаем, әле һаман уйламакчы гына буласың икән!.. Юк инде, Зөфәр улым, уйланудан эшкә күчәргә вакыт җитте, бик җитте… Моңарчы болай да әле сугыш бетсен, әле нигезебез булсын дип, төрле сылтау белән сузып килдең. Хәзер эш нидән тора? Менә, игелеген күрергә насыйп итсен, гомерлек нигезгә хуҗа булдың. Инде шушы нигездә әйбәтләп оя үрергә кирәктер ләбаса, ата-бабадан калган йола ич ул!.. Югыйсә үзең ятим, өең ятим, караучың юк, хезмәтчең юк, йә, нигә ярый бу?.. Ничек асрарсың син бу йортны?.. Аннары минем хәлемә дә керергә тиешсең син. Күпмегә чаклы бу казарма хәтле өйдә мин ялгыз башым каңгырап утырырмын…
– Әни, син хәзер ялгыз утырмыйсың ич, әнә үзеңә иптәшкә Мәймүнә апаны китердек.
– Мәймүнә!.. Мәймүнә кем ул хәтле миңа! Бүген бар, иртәгә юк дигәндәй, аңа исәп тотып булмый бит. Сиңа – хатын, безгә килен кирәк монда. Сине тизрәк өйләндерү турында сүз бара, аңлыйсыңмы шуны?
– Аңлыйм, әни, аңлыйм!
– Аңласаң шул!.. Чарасына керешик. Әгәр үзеңнең күздә тоткан кешең булмаса, без табышып бирербез. Кызларга кытлык заманы түгел, менә дигән җирдән берәр яхшы ата-ананың инсафлы баласын бик җиңел табарбыз, Аллаһы бирсә! Тик эш сиңа гына терәлеп калмасын… Әйткәнемне тыңла, улым, тыңла!
Зөфәр, маңгаена таянып, шактый гына вакыт уйланып утырды. Бу кузгатылган мәсьәлә турында аның бик тирән яктан үз теләге, үз фикерләре булса да, хәзергә әнисе белән бәхәскә керүне ул кирәк тапмады. Тирән генә бер сулап куйды да, ниһаять, әнисенә йомшак кына болай диде:
– Әни, әйткәннәреңнең барысы белән дә килешәм, каршы килмим… әйе, миңа өйләнергә кирәк. Әмма ләкин бу – минем өчен гаять җитди мәсьәлә, хәзер генә өзеп тәгаен сүз әйтүе бик читен… Шуңа күрә син миңа уйланырга вакыт бир, уйлыйм әле мин, аннары бер җай белән үзем сиңа соңгы сүземне әйтермен. Шулай килештекме?
Таибә абыстай бик үк канәгать булып бетмәсә дә килешмичә булдыра алмады. Шулай да ул, торып чыгар алдыннан, сукраныбрак әйтмичә түзмәде:
– Һай, артык нечкәлисең, улым! Өйләнү кебек эштә бераз күзне йомыбрак тәвәккәлләү дә кайчак хәерлегә була ул! Үзең генә очына чыга алмасаң, Аллага тапшырырга кирәк. Ярый…
Әйе, әгәр дә ул, Зөфәр, күзен йомып тәвәккәлли алса, яраткан кешесе күптән аның янында булыр иде инде. Әмма… күзне йомып та, тәвәккәлләп тә булмый шул! Хәтәр, рискованно!.. Ихтимал, Рәшидә кебек якты, нәфис хатынны ул бүтән таба да алмас. Әгәр аңа өйләнә калса, теге иблис Хәмит әйтмешли, сылу артистка үзе белән бу йортка шатлык, җыр, музыка алып килер иде. Аның үзе кебек уен-көлке, җыр-музыка яратучы ваемсыз артист халкы өеңә килеп тулыр иде. Көн дә кәеф-сафа китәр иде. Табып, китереп, сыйлап кына өлгерт!.. Йә, шулмы ул хыял иткән тормыш? Нәрсә белән бетәр иде моның ахыры?..