Ярый, алай ук булмасын да, ди. Хәзер заманы да, кешеләре дә бөтенләй башка. Рәшидә үзе дә – андый җиңел тормышка өйрәнмәгән, нужа әчесен шактый күп эчкән хатын… Ир җилкәсенә салынып, курчак булып, эшсез, рәхәттә генә яшәргә теләмәвен кат-кат әйткәне дә бар. Башы-күзе шул сәхнәсе, уены, җыры белән томаланып беткән. Кыскасы, җилкәңә менеп атлана торган хатыннардан булмаячак.
Ләкин, икенче яктан, аның әнә шулай үз дигәнчә яшәргә, бәйсез булырга омтылуы куркыта. Ышанып, яныңа алырсың, тормышыңа кертерсең, ә ул сине аңламас, син дигәнчә яшәргә риза булмас. Һәрхәлдә, синең хөкемеңә буйсынып, синең теләкләрең белән килешеп, итагатьле хатын булып кына торуны аңардан көтүе читен, бик читен… Үзенә күрә түгел, ниндидер гаделлек, тигезлек сөюче ярлы бер тәкәббер бит ул!
Юк, яратам дип, аңа башны бәйләү шактый рискованный эш булыр иде. Җитмәсә, кешедән калган хатын бит әле ул. Бик эчне тырный торган күңелсез нәрсә бит монысы да… Инде, күзне йомып ала башласаң, әнисе дә, барлык туганнары да мондый хәл белән һич килешергә теләмәячәкләр, теш-тырнаклары белән каршы торачаклар.
Димәк, Рәшидәгә исәп тотарга ярамый. Өйләнер өчен бүтәнне эзләргә кирәк булачак. Күптән инде аның бу мәсьәләдә хыял иткән, ягъни үзенә һәрьяктан да кулай булырлык яшь, чибәр кыз табу теләге бар иде – менә шуңа ирешергә кирәк. Ә моның өчен ул иң элек Рәшидә белән ике араны ничектер җайлап кына, авырттырмыйча гына өзәргә тиеш. Ләкин ничек итеп?.. Рәшидә бит ул!.. Ничек итеп?..
XI
Яңа йортта Сабитовларга күңелсезрәк, бушрак булса да, ниһаять, беренче озын кыш та үтеп китте. Яз килде. Тыныч, хәвефсез яз иде инде бу… Халык, арба басып киткән түмгәкне яңадан өяргә керешкән кырмыска күчедәй мәш килеп, үзенең илен-көнен торгызырга, рәткә кертергә тотынды. Зөфәр дә тормышка аеруча бер сусау һәм дәрт тоеп, яңа нигезен үзе теләгәнчә әйбәтләп, матур, нык итеп кору уе белән яна башлады. Иң элек ул, кар китеп, җир кипкәч тә, йорт-җирен төзәтү, тәртипкә китерү эшенә кереште. Башта ике оста яллап, капка-коймасын өр-яңадан эшләтте; койма буй җитмәслек биек, капка бик таза булып чыкты. Сабитовларның эчке дөньясын хәзер берәр ярыктан сыңар күз белән дә карау мөмкин түгел иде. Аннары малярлар китертеп, капка-коймасын сарыга, өй түбәсен яшелгә буятып җибәрде. Йорт бердән яктырып, матурланып китте. Зөфәр эшкә барышлый да, кайтышлый да ихтыярсыздан тукталып, сөенеп-сокланып карап торудан тыела алмый иде – аның йорты бөтен урамына ямь биреп тора хәзер!..
Ихтимал, күрше-тирәне һәм үткән-сүткәннәрне, йортның матурлыгыннан да бигрәк, «Моның хуҗасы кем, кайдан таба ул барысын да?» дигән сорау кызыксындырадыр. Ләкин бер дә гаҗәпләнерлек нәрсә юк монда: дәүләт заводы һәм аның меңләгән эшчеләрен тәэмин итәргә тиешле ОРСы, сугыш китергән бөлгенлеккә карамастан, бик бай иде әле. Андый байлыктан бер тәэминатчының, әйтик, түбәсен буярлык кына олиф белән буяу табу ни тора ул?! Диңгездән бер тамчы гына!
Бер үк вакытта Зөфәр каяндыр бер бакчачы карт табып китерде дә шуңа җимеш бакчасын рәткә кертергә кушты. Мулла кыяфәтле, чиста, йомры гына карт башта бакчаның түренә хәтле узып, игътибар белән бөтенесен бер карап чыкты; чыккач, кулларын артка куеп: «Ай-һай, тәмам хәшәрәтләр оясына әверелгән икән бу!» – дип, башын селкеп торды; бары шуннан соң гына бишмәтен салып, җиңен сызганып һәм саплы пычкы, кәкре пәке белән коралланып эшкә тотынды. Һәр агачка ул ни өчендер «мәхлугым» дип дәшә иде, нидер сөйләнә-сөйләнә аны әйләнеп карап чыга иде, шуннан соң һич кызганмыйча «мәхлук»ны ботарларга тотына иде. Бер-ике көн эчендә карт кисеп ташлаган ботаклардан рәшәткә буенда зур бер өем хасил булды. Зөфәр баштарак, бу мөселман бакчаны утынга кисеп бетерә бит, дип, чынлап курка калды. Ләкин иртәрәк борчылган икән, картның ботарлавыннан соң, һәр агач, һәр куак җыйнакланып, бер-берсеннән аерылып, бөтен бакча эче иркенәеп, яктырып китте. Карт, кечкенә ак сакалын кәкре бармаклары белән астан өскә тараштырып, Зөфәргә әйтте: «Менә, кем, Зөфәр туган, бакчаңда хәзер җил дә йөрер, кояш та күп, җимеш тә мул булыр, Алла насыйп итсә!» – диде һәм тагын агачларны ничек карарга, кайчан ашларга, кайчан сугарырга кирәклеген әйткәләп төшендерде дә, шуның белән эшен беткәнгә санап, тиешле акчасын алып китеп тә барды.
Зөфәр, билгеле, өенең эчен дә җиһазларга онытмады. Шәп-шәрә алты бүлмәне тутырырга күп кирәк иде әле, шулай да комиссионный магазиннардан төрле мебель алгалап, аннары Гайсә карт аша да кайбер нәрсәләр тапкалап, өен төрле иштәге җиһазлар белән бераз тутырды. Әлбәттә, Зөфәр күреп тора: бу әле зәвыклы, культуралы итеп җиһазлау түгел, өе аның антиквар кибетенә охшабрак китте, ләкин хәзергә башка чара юк, заманасына күрә ярап торыр, диде.