Ләкин тормыш бик катлаулы һәм четерекле нәрсә. Кайчагында кешеләр, берәүгә дә әйтергә ярамаган эчке исәпләрдән чыгып, бәлагә таручыга кинәт кенә мөнәсәбәтләрен үзгәртәләр һәм, ярдәм кулын сузасы урында, аны төпкә үк батырып җибәрәләр. Төрлесен көтәргә мөмкин.
Шуны әйтергә кирәк: Зөфәргә каныгучылар арасында аеруча бер килешмәс усалы, үткен тешлесе бар иде. Бу кеше сугыш ахырында гына фронттан кайтып, заводның кадрлар бүлеге начальнигы булып эшли башлаган сыңар куллы майор Симаков иде. Аның кыяфәтендә үк инде утны-суны кичкән чын хәрбиләргә хас кырыс бәйсезлек, кискенлек һәм кыюлык сизелеп тора иде. Тыныч хезмәт кешесе булып алгач та, ул гел баштанаяк хәрби формада, погоннарын да салмыйча, күкрәгенә барлык орден колодкаларын тагып йөрде. Тик китель кесәсенә тыгып йөргән буш җиңенә карап кына аның сугыш белән, ниһаять, алыш-бирешен бетергән кеше булуын белергә мөмкин иде.
Менә шул кеше Зөфәрне беренче күрүдән үк яратмады, ничектер беренче караштан ук ул аның кем икәнлеген сизеп алгандай булды. Иң элек ул, Зөфәрне күргәч тә: «Бу ак калач төсле егет монда ничек сакланып яткан, – дип, бик гаҗәпләнде, аннары, якыннанрак белгәч, сәүдә бүлеге мөдире турында бик катгый һәм бик ямьсез нәтиҗә ясап куйды: – Тыл күсесе! Халуй!..» Билгеле инде, ул Зөфәрнең гадел, намуслы кеше булуына тамчы да ышанмады һәм бөтен җирдә, бөтен кеше алдында аны әнә шулай – «Күсе! Халуй!» дип кенә атап йөртә башлады.
Зөфәр үзе дә сыңар куллы майорның аңа ничек каравын бик тиз белеп алды, әмма артык гаҗәпләнмәде – мондый начар карауларны аның татыганы бар иде инде. Әлбәттә, кадрлар начальнигының аңа бүредәй каравы бик ямьсез, бик күңелсез нәрсә, эчне бик пошыра бу, ләкин Зөфәр, моңа артык игътибар итмәскә тырышып, элеккечә тыныч кына йөри бирде. Ул, хәтта эченнән генә усалланып: «Бу герой фронттан алып кайткан гадәтләрен куып маташа, бөтен кешене дә үз аршынына үлчәмәкче була, тукта, менә безнең мондагы казанда ныграк кайнасын әле, үзе үк тиресен алыштырыр», – дип тә уйлый иде. Әмма шулай уйласа да, сөлек булып эченә оялаган ямьсез шомлану аңа барыбер тынгылык бирми иде.
Ревизия нәтиҗәләрен партбюро утырышында тикшергәндә, Симаков Зөфәрнең чын йөзен үзенчә бик нык фаш итәргә тырышты. Хәрбиләрчә бик туры басып, йодрыклаган таза кулы белән һаваны кисеп-кисеп сөйләде ул:
– Солдат йөрәгем белән сизеп әйтәм мин: сезнең ул Сабитов дигән кешегез ОРСны имеп ятучы бер торгаш булырга тиеш. Ревизия ачкан безобразиеләрне ул белмәгән, аның катнашы юк, дигән сүзгә мин һич ышанмыйм. Белмиме соң!.. Белү генә түгел, директорлар белән бергәләп ашаган ул! Фактлар юк, дисез. Ә өч йөз егерме биш меңгә йорт сатып алу факт түгелмени? Шушы үзе генә дә аның кем икәнлеген фаш итмимени? Һәм, гомумән, ул, минемчә, ышанычлы кеше түгел, җинаяте булса да, булмаса да, аны ОРСта калдырырга ярамый, алыштырырга кирәк. Берәр честный коммунистны куярга кирәк аның урынына. Безнең ОРС системасында халык малын имеп, баеп ятучыларга урын булмаска тиеш!
Майор Симаковның бу кискен, әмма дәлилләргә бик йомшак сүзләренә кушылучылар булды, дәшми калучылар булды, каршы чыгучылар да табылды. Дөрес, Зөфәр Сабитовны берәү дә честный кеше ул дип якламады, ләкин күпләр фикеренчә, аны партиясез булган өчен генә яки йорт сатып алган дип кенә урыныннан алып ташлауны таләп итүе дә читен иде. Кеше күптән эшләп килә, күренеп торган җинаяте юк, димәк, тотылмаган – карак түгел!..
Кыскасы, сүзләр күп булды, фикерләр икегә бүленде, һәм менә иң ахырдан гына, ниһаять, завод директоры телгә килде. Моңарчы мәсьәләгә үзенең мөнәсәбәтен берничек тә сиздермичә, йончыган кыяфәт белән, күзләрен яртылаш йомып утырган бу аттай зур гәүдәле кеше, салмак кына сүзен башлауга, һәркемнең игътибарын биләп алды:
– Мин Зөфәр Мөбарәкович Сабитовның, – диде ул, – безнең ОРСта ничек эшләвен дә һәм, иптәш Симаков әйткәнчә, күпме «имүен» дә беләм. Һәм мин моны чагыштырып, икенче төрле әйткәндә, балансировать итеп карыйм: кайсысы шуның – яхшы хезмәтеме, начар гадәтеме – кешенең эшчәнлегендә алдан йөри? Кайсысы безгә күпме файда, күпме зарар китерә? Бары шуннан соң гына нәтиҗә ясыйм. Бераз үткән хәлләргә кайтып карыйк. Менә 1942 ел. Цехта эшчеләр ачтан егыла. Заводның нормаль эшләве өчен, фронт заказларын вакытында үтәү өчен, беренче чиратта азык кирәк… Корыч та бар, энергия дә бар, станоклар да әйләнеп тора, әмма азык җитми, азык җитмәгәч, производительность юк, заданиеләр үтәлми. Менә шундый гаять авыр бервакытта Зөфәр Мөбарәкович безне азык белән тәэмин итүдә гаҗәп зур уңганлык, тырышлык, оперативность күрсәтте. Бу, иптәшләр, патриотик хезмәт иде, һич арттырып әйтмим. Чөнки азыкның вакытында табылып, кайтып торуы безгә фронт заказларын срогында үтәп барырга бик зур ярдәм итте. Ләкин шул ук вакытта каяндыр районнардан вагонлап азык китерткән кеше үзе өчен берәр түшкә ит яки күпмедер анда он алып калмаган дисезме? Юк, алган ул. Тотмасак та, без моны беләбез. Җинаятьме бу? Әлбәттә, җинаять. Ләкин хикмәт шунда: тәэминат эшендәге кешеләрнең күбесе үз кулларында булгач алмыйча, ашамыйча түзмиләр. Чөнки шартлары шундый. Ә менә аның урынында бүтән бер кеше Сабитов шикелле үк эшли белер идеме – монысы икенче мәсьәлә. Кайберәүләр ашыйлар да эшеңне дә харап итеп китәләр – без андыйларны да күп күрдек. Шулай булгач, безгә нишләргә: Сабитовны куаргамы яки сакларгамы тиеш идек? Әлбәттә, сакларга тиеш идек, чөнки ул безгә бик кирәк кеше иде. – Директор зур шәрә башын артка таба сыпыргалап, аз гына тынып торды да янә салмак кына сүзен башлап китте: – Менә хәзер кайберәүләр Сабитовны урыныннан бушатуны таләп итәләр. Беспартийный, диләр, ышанычлы кеше түгел, диләр, ОРСны имеп ята, диләр. Билгеле, үз кулында булгач имә дә торгандыр, безнең хәзерге сәүдә системасында моның өчен мөмкинчелекләр бик күп әле… Ләкин Сабитов үзе, конкрет алганда, күпме ашаган – без моны белмибез, кулыбызда материал юк һәм без аны тотып судка бирә алмыйбыз. Ә болай гына, фәлән-фәсмәтән дип кенә чыгарып җибәрсәк, аны ун җиргә чакырып алачаклар. Беспартийный дип тормаячаклар. Хәер, аның беспартийный булуы яхшырак та, чөнки партийный башы белән «ашаса», тагы да әшәкерәк булыр иде, – диде директор, мәгънәле генә елмаеп. – Менә ни өчен мин иптәш Симаков таләбе белән һич килешә алмыйм. Юк, Сабитов кебек тәҗрибәле работникны чыгарып җибәрергә ярамый. Ул әле безгә бик кирәк. Ләкин мин моның белән Сабитовның кимчелекләренә күз йомыйк, гаепләрен кичерик дип әйтергә җыенмыйм. Һич юк… Менә ревизия ачкан җитешсезлекләр турында без аңа нык кына кисәтү ясарга тиешбез. Мин әле үзем бу хакта аның белән сөйләшәчәкмен. Ә инде безнең ОРСта, гомумән, законсыз «ашау»лар, урлаулар бетсен өчен, җәмәгать контролен көчәйтергә кирәк. Сәүдә работникларын куып бетерү ул – иң ансат юл, ә менә аларны тәрбияләү, аларның эшенә көн дә күз-колак булып тору – бусы инде шактый авыр юл, әмма бердәнбер дөрес юл…