Выбрать главу

Террасада сеңелләре Хөршид чәй урыны әзерләп йөри. Өстендә аның кыска итәкле ситсы күлмәк, аягында озын оек белән үкчәсез туфли. Тасмасыз, калын гына итеп үргән ике толымының берсен алга, күкрәге өстенә салындырып куйган. Аны әтиләре мәрхүмгә охшаган, диләр. Күзләре дә, кашлары да, чәчләре дә чем-кара. Матур, сылу булмакчы. Ләкин бик чирләшкә ул, шуңа күрә үзенә һаман әле бер дә ит кунмый. Гомумән, абыйларының игътибарын үзенә һич җәлеп итмичә, өнсез-мыштым гына үсеп килә бу кыз бала. Кышын укый, җәен әнисе яныннан китми, тик бу йортка күчкәч, бакча түренә китеп, шунда ялгызы китап укып утырырга гадәтләнде.

Өйдән Таибә абыстай бик борынгыдан сакланып килгән, шуңа күрә үзе генә тотып йөртә торган авызы җиз кыршаулы, зәңгәр пыяла шикәр савытын күтәреп чыкты. Карчык чыгуга, Зариф аңа кычкырып дәште:

– Әни, чия-кураларыгыз тәмам өлгереп җиткән икән ләбаса, мин сиңа әйтим! Биргән икән Ходай үзе дә уңышны, ничек җыеп бетерерсез?

– Ие шул, – диде Таибә абыстай сабыр-тыйнак кына. – Аллага шөкер, үзебезнең җиләк-җимеш өлгергән көнне дә күрдек… Син менә киленне балалары белән безгә җибәрер идең. Килеп, җыешып, вәринҗә кайнатышып китсен иде.

– Үләт җыксын ла киленеңне, – диде Зариф, кинәт кызып. – Аның аркасында шушындый дәүләтнең өлешенә керә алмыйча калдым.

– Хатын сүзенә иярмиләр аны… Хатынның, ни аның, чәче озын, акылы кыска – белмичә әйтмәгәннәр.

– Дурак булдым шул, дурак булдым! Теге вакытта әйтми-сөйләми генә, шалт Хупҗамал дигәндәй, кул сугып, эшне өзеп кенә куясы калган да бит, ни, дурак булдым шул!

– Үкенмә ул хәтле, абый! – диде Зөфәр дә, сүзгә кушылып. – Бәлкем, хәерлегәдер. Йортсыз тормассың әле.

– Тормыйм, Аллаһы бирсә, тормыйм! – диде Зариф, урындыгы өстендә киерелә биреп. – Бераз мая гына җыйыйм. Ие, менә шул… Канешно, синеке кебек пулат кирәкми миңа, иллә мәгәр шушындый бакчалыны эзләп табачакмын.

Таибә абыстай – диндар карчык, пошынып кына әйтеп куйды:

– Алладан сора, игелеккә язганы булсын, диген.

– Анысы шулай инде, әни, шулай… Алланы да онытмыйбыз аны… Ие, э-э!

Чәйгә утырдылар. Эссе көн инде сүрелеп, сүнеп бара. Кояш каршыдагы кыеклар өстеннән генә сузылып карый, агач башлары талгын гына яна, терраса алдындагы георгиннар, нәркизләр, резедалар да, хәл кергәндәй, иелгән башларын күтәрә төшеп, ачылыбрак киткәннәр, алар әйләнәсендәге кичләрен генә терелә торган ак тәмәке чәчәкләреннән искиткеч хуш ис тарала башлаган – бал урынына чәйгә кушып эчәрлек! Тик бөтенләй тынып, оеп калган һава гына шактый бөркү иде, шуңадыр инде куе чәй аеруча тәмле, эчкән саен сусын ачыла гына бара. Маңгайга, муенга, беләкләргә таза тир бәреп чыга… Башта ук пиджагын салып утырган Зариф абзый, ниһаять, изүен чиште, подтяжкасының ике ләмкәсен дә төшерде, җиңнәрен тартып куйды. Таибә абыстай да яулыгын чишеп, артка кайтарып бәйләде, тир белән чигәсенә ябышкан чал чәчләре аның көмешләнеп елтырады. Тик Зөфәр генә тирләмәде, киндер күлмәгенең чиккән якасын да ычкындырып тормады, ул чәен суытып кына эчә иде.

Бер-ике чынаяк эчкәч тә, Таибә абыстай кызына әйтте:

– Хөршид, сиңа җитеп торыр, кызлар чәйне күп эчмиләр. Бар, әнә бакчада йөр! Ятканда мин сиңа каймак бирермен. Болай да кибеп барасың.

Зөфәр шунда ук чамалап алды: димәк, җитди сүз булачак. Чөнки әнисе, берәр сүз башларга уйласа, иң элек Хөршидне шулай табыннан озата иде.

– Әни, алайса, мин Люсяларга керәм, китап алыштырасым бар, – диде Хөршид, кыюсыз гына урыныннан торып; аңа табын яныннан куылгандай китү һәрвакыт бик уңайсыз, кыен була торган иде.

Таибә абыстай аның артыннан каты гына әйтеп калды:

– Озак торасы булма!

Хөршид өйгә кереп киткәч тә, Зариф абзый сорап куйды:

– Лусә дигәне кем?

– Күршедәге инвалид кызы, – диде Таибә абыстай, авыр гына көрсенеп. – Болай ипле, юаш кына кыз үзе, тик атасы, мәлгунь, бик эчә… Хөршидне бер дә кертәсем килми дә бит, нишлисең, күршедә бүтән тиңнәре булмагач…

– Эчә дигәннән, Гайсә картның эше кәкәй бит, – диде Зариф абзый, ияк астын кашып.

– Ни булган аңа тагын?

– Ни булсын, бер эчеп кайтуында подвал баскычыннан мәтәлеп төшкән. Хәзер кан косып ята икән… Сәкинә хәлен белергә кергән иде. Базлары караңгы, карчык сукыр, картын карый алмый, прәме харап, ди, эшләре…

Зөфәр борчылып абыйсына карады.

– Ник больницага салмыйлар, тизрәк больницага салырга иде…

– Врач килгән, караган да киткән. Кузгатырга ярамый, дип әйтә, ди… Салып торуның кирәге калмаган, ахрысы… Убшем, очлый тормышын бывший доверенный!..

– Менә сезгә гыйбрәт! – диде Таибә абыстай, улларына алмаш-тилмәш карап.