Выбрать главу

Рәшидә тагын озак кына дәшмичә ятып, ниһаять, күзләрен ачты. Һәм бу яшьле күзләр салкын бер ятсыну белән Зөфәргә төбәлделәр.

– Кинәт түгел бу… күптән миңа авыр инде, тик син генә күрмисең! – Аның иреннәре калтыранып куйды, ләкин тавышы сынмады. – Кем син, Зөфәр, кем? – диде ул, кинәт тирән әрнү белән өзгәләнеп. – Мин бит сине бөтенләй белмим… Менә өч елдан артык вакыт узды, ә мин берни дә белмим, син сөйләмисең, яшерәсең, качасың, син минем белән дә һич кызыксынмыйсың, сорашмыйсың… Нәфесеңне басар өчен генә, мине әллә нидә бер эзләп табасыңмыни, яратуың бары шуның өчен генәмени?.. Ходаем, бары шуның өчен генәмени?..

Һәм кисәк кенә аркасы белән борылды да, йөзен куллары белән каплап, еш-еш калтыранып үкси дә башлады. Зөфәр бер мәлгә аптырап, югалып калды: Рәшидә үксеп елый! Шат, ваемсыз, иркә, кочагын-назын аңардан һич кызганмаган һәм моңарчы шуңа үкенүен һич сиздермәгән Рәшидә кинәт мәсхәрәләнгән яшь кыздай бөгелеп-калтыранып үкси, җитмәсә, нинди сүзләр әйтеп! Юк, һич тә көтмәгән иде ул мондый хәлне… Беренче минутта ни әйтергә, нишләргә белмичә аптырап торды, курка калды, аннары Рәшидәнең иңбашыннан кочып, чәченнән сыйпап ничек тә юатырга тырышты:

– Куй, Рәшидә, куй, акыллым! Ярамый болай, бетермә үзеңне, тукта! – Ул аның кулларын көчләп йөзеннән аерды, башын үзенә таба борды, күкрәгенә кысты. – Йә инде, йә, бала булма, тынычлан! Гаеп миндә икән, кичер! Только җылама, зинһар, җылама, яме!

Рәшидә, аның күкрәгенә капланып тыела алмыйча тагын күпмедер үксегәннән соң, ниһаять, акрынлап тынычлана башлады, ә бераздан бөтенләй тынып калды. Шул хәлдә аз гына онытылып торганнан соң, ул пышылдап кына сорады:

– Сумкамны алып бир.

Зөфәр читтә яткан сумканы алып бирде. Рәшидә, шуннан кечкенә зәңгәр кулъяулыгын алып, битен, күзләрен сөртте. Аннары торып утырды, күлмәгенең алгы төймәләрен кап- тырды.

Бу минутта Зөфәр тәмам айнып, исен-акылын җыеп өлгергән иде инде. Башта ул Рәшидәне чынлап кызгангандай булды, ә хәзер менә аңа бераз шелтә белдерәсе килде: ярыймы соң болай урынсызга кешенең котын алып, истерикага төшеп еларга? Ни өчен бу? Алдаган яки көчләгән что ли ул аны?

Әйе, ул, Зөфәр, үзен Рәшидә алдында нәрсә өчен дә булса гаепле, күпме дә булса бурычлы итеп санамый иде. Аннары, гомумән, ул хатын-кызның зарын, үпкәсен тыңларга яратмый иде. Мондый «ирекле» бәйләнештә булган чакта, андый претензияләрне урынсыз, артык нәрсә дип саный иде.

Ләкин шулай да ул шелтәсен белдерергә ашыкмады; чөнки, беренчедән, сүзне тирәнгә җибәрәсе килмәде, икенчедән, ничек кенә булмасын, Рәшидәнең күз яшьләрендә хаклык барын сизмичә калмады. Ихтыярсыз вөҗданы аның бераз кузгалып, борчылып куйды. Ихтыярсыз үзен беркадәр аклыйсы, ә Рәшидәне юатасы килеп китте.

– Тынычландыңмы инде? – диде ул, Рәшидәнең кулын ике учына алып. – Менә ярый, менә бик әйбәт, мин бик шат… – Ул аз гына тынып торды да көрсенеп сөйләнергә тотынды: – Әлеге бер сүз инде, сөеклем! Эш, мәшәкать, төрле борчылулар, шуның аркасында үзеңне дә, иң яраткан кешеңне дә онытып җибәрәсең… Просто баш-күз әйләнеп бетә. Эшем минем шундый инде. Ләкин мин моны сиңа акланыр өчен генә әйтмим, дустым, әгәр минем гаебем бар икән, син кичер мине, яме!

– Ярый, үтте инде, – диде Рәшидә, тирән-хәсрәтле сулап.

Зөфәрнең сүзне тизрәк икенчегә борасы килде:

– Әйт әле, – диде ул соңга калган кайгыртучанлык белән, – синең театрга күчүең ничегрәк тора, күчәсеңме инде, алалармы?

Рәшидәгә хәзер үзе хакында ни дә булса сөйләү авыр иде. Хәтта Зөфәр аның хәле белән кызыксынамы-юкмы – хәзер инде барыбер иде. Күз яшьләре белән барысы да: үпкәсе дә, хәсрәте дә, әрнүе дә чыкты да бетте. Күңелендә бары көзге кыр өстедәй тын, моңсу бушлык кына торып калды. Уйлыйсы да, сөйлисе дә, хәтта кузгаласы да килми иде. Шулай да Зөфәрнең соравын җавапсыз калдыруны килештермәде һәм, үзен көчләбрәк булса да, акрын гына сөйләргә тотынды:

– Юк шул әле, – диде ул, башын иеп кенә. – Йөреп карадым. Министерствога да бардым, театр җитәкчеләренә дә кердем, ләкин берсеннән дә ачык кына җавап ишетмәдем. Директор, уйлап карарбыз, ди, баш режиссёр, сезнең амплуа бездә җитәрлек, танылган артисткаларга да эш юк әле, ди. Шул ук вакытта, сезнең данныйларыгыз миңа ошый, ди, бәлки, киләчәктә берәр җаен табарбыз, ди… Менә шулай йөртәләр. Мин, ни, ялына белмим, протекция эзләмим, кирәк кешегә ярарга тырышмыйм. Бәлки, берәрсе миннән шуны көтәдер… Ә мин… ә мин… бервакытта да… – һәм ул сүзен әйтеп бетерә алмады.

Зөфәр, Рәшидәнең бөгелеп катып калган аркасына карап, аның елап җибәрүдән никадәр зур көч белән тыелып утыруын ачык сизде. Шуңа күрә дәшмәде, кагылмады.