Инде кояш баеган иде, агачлар арасына кичке зәңгәрсу караңгылык акрын гына иңә башлаган иде. Алар, ниһаять, урыннарыннан тордылар. Өс-башларын рәтләделәр. Рәшидә, урыныбыз чүпләнеп калмасын дип, газеталарны җыеп алды, азык-төлек калдыкларын, җыештырып, агач төбенә салды: «Төнлә берәр җәнлек килеп ашар әле», – диде ул, шуңа алдан ук сөенгәндәй.
Алар яр буендагы басмага килеп җиткәндә, караңгы тәмам төшеп өлгерде. Соңгы паром киткән иде инде. Зөфәр, ары барып, бире килеп, шактый вакыт көймә эзләп йөрде. Ахырда бер балыкчы картны очратып, шуның белән бик үтенеп сөйләшкәч кенә, карт боларны шәһәр ягына чыгарып куярга риза булды. Ишкәкле тар көймәгә чайкала-чайкала кереп утырдылар һәм пристань утларына карап кузгалып киттеләр.
…Төн гаҗәеп бер төн иде. Әйтерсең бөтен җир өсте йомшак-калын кара бәрхеткә төренгән – шундый караңгы, шундый җылы һәм шундый тын иде ул! Һични күренми, һични селкенми, су салкыны да сизелми, бары ишкәкләрнең тигез, салмак чапылдап алуы гына ишетелә иде. Көймә, күзгә күренмәс дегеттәй кара суны авыр ерып, акрын гына бара шикелле, ләкин каршы якка бер дә якынаймый төсле иде. Әллә ничек менә, җир дә, кешеләр дә моннан бик-бик еракта кебек һәм аларга барып җиткәнче бик күп вакыт үтәр кебек иде. Әмма алар кайдадыр бар, алар сизелә, шуңа күрә куркыныч түгел, шомлы түгел иде.
Бераз киткәч тә, көймәнең түр очында утырган һәм кулын җылы суга тыгып барган Рәшидә гүя үзе өчен генә, тавышын көчәйтмичә тыелыбрак, ләкин гаҗәп тирән бер моң белән җырлый башлады:
Юк, бу гади җырлау гына түгел иде, бу гүя йөрәгенең иң нечкә, иң сизгер-моңлы кылларына акрын гына чиртеп уйнау иде… Һәм каршысында утырган Зөфәр аны таңга калып тыңлады. Ул кузгалырга да, дәшәргә дә курыкты, бары аның менә шулай онытылып, өзелеп-өзелеп җырлавын гына көтте. Рәшидә җыры аны исертеп, сихерләп кенә калмады, ә ничектер менә йөрәген урыныннан кузгатты, сызландырды, җан тынычлыгын алды. Һәм исе китеп уйлады ул: нинди кодрәтле талант, нинди саф, нечкә күңел, нинди якты, кешелекле хатын бу Рәшидә!.. Йә, шуны ташла, шуны югалт, имеш!.. Мөмкинме соң бу?.. Шушындый алтын бәясенә торырлык хатынның сөелергә, бәхетле булырга, үзенең асыл теләкләренә ирешергә хакы юкмыни?
Ә бит ул, Зөфәр, теләсә аңа ярдәм итә ала, аны бәхетле итә ала. Иң элек аңа әнә шул театр җитәкчеләре белән бер сөйләшү җитә, һәм Рәшидә үзенең күптән ашкынган сәхнәсенә менәчәк. Чөнки Зөфәрнең үтенечен кире какмаячаклар, чөнки Зөфәр сугыш елларында театрга шактый күп ярдәм итте, һәм хәзер дә ул – анысын-монысын табып бирүдә аларга бик кирәк кеше.
Менә хәзер үк аның Рәшидәне бер-ике генә сүз белән булса да юатасы, өметләндерәсе килде, ләкин… ләкин сак булырга өйрәнгән акылы аңа ашыгырга кушмады. Вөҗданын тынычландырыр өчен, ул, нигә алдан ук әйтеп куярга, эшлим дигәндә моны бит Рәшидәнең үзенә әйтмичә генә дә эшләргә мөмкин ләбаса, дип уйлап азапланды.
Ә Рәшидә җылы, йомшак төн эченнән үзалдына һаман акрын гына җырлап барды. Гүя һичкемгә зарланмыйча, үпкәләмичә генә, ул үзенең ялгызлыгын җырлый иде. Шунлыктан, ахры, кызгандыру хисен ничектер уятмыйча гына тирәнтен сыкрата, уйландыра, борчый иде аның җыры… Зөфәр хәтта, үз хәлен бераз җиңеләйтер өчен, Гамбәр туташны исенә төшереп, аны күз алдына китерергә тырышып карады, әмма көн яктысында йолдыз кабына алмаган шикелле, Рәшидә белән янәшә билгесез туташ та һич туа, күренә алмады.
Ахырда алар пристань ярына килеп җиттеләр. Көймәдән төштеләр, ярга менделәр һәм шалдыр-шолдыр селкенеп йөргән трамвайга утырып, шәһәргә кайтып киттеләр.
Кольцога җиткәч, Зөфәр, гадәтенә каршы, Рәшидәне өенә чаклы озата барды. Һәм, гадәтенә каршы, якын көннәрдә тагын шалтыратырга вәгъдә биреп, ханымны үбеп, кулын кысып аерылышты. Рәшидә өч катлы иске таш йортның астындагы капкадан башын иеп, сүзсез генә караңгы ишегалдына кереп китте.
XIV
Бу соңгы атнада Зөфәргә вакыйгаларның төрлесен – кечкенәсен-зурысын, күңеллесен-ямьсезен кичерергә туры килде. Тор- мыш шулай бит ул, кайчак тыныч кына аккан җиреннән бусагалар өстенә барып менгәндәй бәргәләнеп-суккаланып каядыр ашыга башлый. Һәм күпмедер ара котырып чапканнан соң, яңадан иске юлына төшеп, элеккечә тыныч-салмак кына агарга тотына… Тормыш шуның белән кызыклы да ул!
…Беркөнне Зөфәр өенә кайтып керсә, коридорда сеңлесе Хөршид елап утыра. Бу ни хәл?.. Хөршиднең болай елавын аңа бик сирәк күрергә туры килә иде.
– Ни булды сиңа? – диде Зөфәр, аның янына тукталып.