Хөршид дәшмәде, тик арык иңбашларын калтыратып елавын гына белде.
– Ник дәшмисең? Берәр җирең авыртамы, әллә берәрсе тидеме, йә?
Кыз, абыйсының соңгы сүзләрен ишеткәч, тагы да катырак еларга тотынды. Зөфәр аның өстенә бераз карап торды, иелеп башыннан сыйпамакчы булды, ләкин кыз, «тимә!» дигәндәй, кисәк кенә иңбашын сикертеп куйды.
– Менә юләр! – диде Зөфәр, аптырагач, аннары өйгә кереп китте.
Өйдә Таибә абыстай да кемгәдер нәрсә өчендер бик хәтере калгандай турсаеп, сөремен коеп йөри иде.
– Хөршидкә ни булган, ник елый? – диде Зөфәр, керү белән.
– Ахмак булганга күрә! – диде Таибә абыстай, кырт кисеп кенә.
– Юк, шулай да?
Зөфәрнең басып соравына абыстайның ачуы килде булса кирәк, бераз дәшми йөрде, аннары, гасабилануын яшерә алмыйча, өзеп-өзеп кенә сөйләп бирде. Эш болай булган икән: Хөршид янына әлеге шул күршедәге инвалид кызы Люся кергән. Ахирәт, янәсе!.. Китапларына төртелеп кенә утырсалар бер хәер иде, юк, утыралармы соң! Безнең Хөршид, тиле, йокы бүлмәсенә тегене алып кергән дә, зур шифоньерны ачып, кием-салымнарын күрсәтә башлаган. Бер дә киелмәгән өр-яңа туфлиләрен Люсяның тузанлы аякларына кидереп караган… Моны күреп алгач, Таибә абыстай түзмәгән инде, орышып, бүлмәдән куып чыгарган үзләрен… Шулай итмичә ярыймы соң!.. Ә теге пумала баш Люся, үзенә күрә түгел, чынлап үпкәләгән булып, бөтенләй үк чыгып киткән… Китсен, алдыннан арты чибәррәк!.. Ә безнең Хөршид шуңа җенләнеп, әнә баядан бирле коридорда елап утыра. Җитмәсә, әнисенә авыр, каты сүзләр әйтеп бетергән: имештер, бездән кешеләр кача, безгә берәү дә керми, имеш, аңа бу өйдә ямь дә юк, кызык та юк, имеш, без аңардан иптәшләрен качырып бетерәбез… Кара син аны, явызны, бөтенләй шайтан коткысына бирелеп бара бит!
– Их, әни, ялгыш эшләгәнсең, ялгыш! – диде Зөфәр, чын-чыннан ачынып.
Таибә абыстайның гаҗәпләнүдән күзләре түгәрәкләнеп китте:
– Ничек инде ул ялгыш? Нәрсәсе ялгыш? Өеңне актарсалар да дәшми торыргамыни?
– Юк, ипләп кенә кирәк иде, каты бәрелмичә генә…
– Ярар, янарал кызы түгел әле, – диде Таибә абыстай, нәфрәт белән кулын селтәп. – Олы башым белән шул өтекнең хәтерен саклап торыйм, ди, тагын…
– Эх, аңламыйсың, әни!
– Аңламыйсың? Ачуыңнан үләрсең! Син бик аңласаң, әнә сеңлеңә нык кына әйтеп куй: җыен ач күзгә, юмартланып, эчке дөньясын ачарга тормасын. Өйнең серен саклый белсен. Бездә ни булмас. Болай да көнчеләрдән көн юк.
– Менә шуңа күрә дә кеше белән сак булырга кирәк, әни! – диде Зөфәр, ничек тә сабырлыгын җуймаска тырышып. – Без – бу урында яңа кешеләр, барысы да безгә сынап карыйлар, шулай булгач, күршеләргә ачыграк, йомшаграк тору безнең үзебез өчен кирәк ләбаса!
– Һай, син бик акыллысың инде, үтә акыллысың! Әниеңне генә өйрәтәсең калды… Әниең бит кеше дә күрмәгән, күршеләр белән дә яшәмәгән! Вәт син, ә!.. Кем өчен диген, бер исерекнең ыштансыз кызчыгы өчен бит, Ярабби!
Таибә абыстай бу сүзләрен чын рәнҗү белән ярсып әйтеп ташлады. Зөфәргә моны ишетү бик авыр булды… Кайтарып, аның үзе төсле каты итеп җавап бирергә уйлаган иде дә, ничектер тыелып калды: әни бит! Һәм кисәк кенә борылды да үз бүлмәсенә кереп китте.
Озак тынычлана алмады ул, бүлмәсендә ишекле-түрле һаман йөреп торды. Кирәк бит, кайтып керүенә шундый мәгънәсез скандал!.. Әнисенә дә, сеңлесенә дә аның чынлап ачуы килде… Дөрес, әнисе үзенчә хаклы да иде: өйдә ул хуҗа, ул монда күз-колак булырга, үзе әйтмешли, өйнең серен сакларга тиеш. Инде олы кеше теге юньсез кызларга катырак әйткән икән, бик дөрес эшләгән дип акларга да мөмкин булыр иде. Ләкин бөтен бәла шунда: әнисе бер хакыйкатьне – күршеләрнең аларга никадәр кырын карауларын аңлап җиткерми. Ә сеңлесе менә, яшь кенә булса да, ничектер шуны йөрәге белән сизгән. Һәм нинди сүзләр әйтеп ташлаган ул!.. Бу – бик хәтәр, бик шомлы нәрсә бит. Бу – семьяның үз эчендә фаҗигале каршылык бөреләнеп килә дигән сүз бит! Ничек итеп моны күрмәскә яки моңа игътибар итмәскә мөмкин, ди?
Зөфәргә бу хәлнең сәбәбе ачык. Ул үзе дә яңа күршеләрнең (искеләрен әйткән дә юк!) аларга ничегрәк карауларын тиресе белән дигәндәй сизеп йөри. Әнә шул үпкәләп чыгып киткән кызның әтисен генә искә төшерү дә җитә. Зөфәр белә аны, эшкә барышлый яки кайтышлый еш кына очрата үзен… Әйе, сугыштан кайткан инвалид ул, бот төбеннән бер аягы юк, култык таякларында йөри. Әйе, бик эчә булса кирәк, чөнки бите-күзе аның һәрвакытта кызарып шешенгән була… Менә шул кеше аңа, Зөфәргә, ничегрәк карый?.. Дөрес, Зөфәр очрашканда үзе башлап аның белән исәнләшә, һәм инвалид беркайчан да аның сәламен алмыйча калмый. Әмма шул чагында Зөфәр инвалидның юри кыса төшеп караган боздай салкын, тонык күзләрендә нәрсә күрә? Бары бер генә нәрсә: нәфрәт, ачу, усаллык – гүя никадәр дошман итеп каравын яшерергә дә теләми… Тагын шунысы гаҗәп: кайчагында ул, исерек баштан ялагайланасы килепме, Зөфәрнең исәнләшүенә каршы түбәнчелек белән баш иеп, җәелеп елмайган да була, ләкин барыбер күзләрендәге усаллык сүнми, ә елмаю ничектер зәһәрле килеп чыга… Һәм Зөфәр мондый чакта, аеруча бер чиркану, шомлану тоеп, аның яныннан тизрәк узып китәргә ашыга.