Әлбәттә, ул – Хөршид түгел, инвалидның ни өчен алай каравын бик яхшы аңлап тора. Бер хакыйкать бар: дөньяда кешеләрнең тормышлары да, язмышлары да бертигез түгел. Шулай булып килгән һәм хәзергә шулай бара әле ул. Ләкин, гафу итегез, моңа ул, Зөфәр Сабитов, гаеплемени?
Шуңа күрә Зөфәр һәртөрле көнче, усал карашларга игътибар итмәскә, намусын тыныч тотарга тырыша. Әмма җиңел түгел бу… Кайчагында кешеләрнең кырын карашлары аны борчый, аны шомландыра. Менә ни өчен ул өйдәгеләрдән дә сак булуны таләп итә.
Бервакытны кемдер аңа, казларны котыртмаска кирәк, дип әйткән иде. Бик дөрес сүз! Әйе, «казлар»ны котыртырга ярамый.
Ул көнне Зөфәр әнисе белән дә, сеңлесе белән дә бүтән сөйләшмәде. Кичкырын, кәеф бераз төзәлмәсме дип, кинога барып кайтты. Иртә ятып йоклады, иртә генә торып эшенә китте.
Кабинетына барып утыргач та, аңа сәүдә министрының урынбасары Әхмәтҗанов шалтыратты. Зур начальникның сүзе кыска булды: бүген үк үз янына килеп чыгарга кушты, сезнең белән бер җитди мәсьәлә турында сөйләшәсе бар, диде, ләкин нинди мәсьәлә икәнен әйтеп тормады.
Сәгать уникеләрдән соң Зөфәр министрлыкка китте. Юл буенча, нәрсә хакында булыр икән бу җитди сүз, дип уйланып барды. Азрак кына борчылып та куйды, гадәттә бит, начальник кеше күбрәк йә наказ, йә шелтә бирер өчен чакыра. Алай дисәң, Әхмәтҗановның аңа, ОРС системасында эшләүчегә, нинди мөнәсәбәте бар?
Зөфәр министр урынбасарын танып күреп белсә дә, моңарчы якыннан очрашырга да, сөйләшергә дә туры килгәне юк иде әле. Ниндирәк кешедер инде. Хәер, аның кул астында эшләүчеләрнең әйтүенә караганда, ул болай «ярыйсы гына мужик», имеш! Фәлән фәләновичның көенә тора белсәң, ничего, эшләргә була, дип әйтәләр. Күбрәк ул акыл сатарга, вәгазьләргә ярата икән. Ләкин югарыдан үзен кыса башласалар, бик усалланып китә торган гадәте дә бар икән.
Фәлән фәләнович. Тукта, Зөфәр бит аның исем-отчествосын да ишетеп белә иде. Ничек кенә соң әле, аты коргыры?.. Әһә, тапты: Вилдан… Вилдан… Гыйльманович!.. Хуш, Вилдан абзый Гыйльманович, нимә турында гына гәп корырсың икән?
Әхмәтҗанов – тәбәнәк, юан гәүдәсенә кайтарма якалы күк гимнастёрка киеп, салына төшкән корсагын киң каеш белән күтәреп буган, сакал-мыексыз, итләч битле, олы гына яшьтәге кеше – Зөфәрне ачык йөз белән каршы алды:
– Хуш киләсез, иптәш Сабитов! – диде ул, зур өстәл артыннан торып, һәм, кул биреп күрешкәч, урын тәкъдим итте: – Утырыгыз!
Зөфәр шунда ук уйлап алды, болай булгач, сүз күңелсездән булмаска тиеш.
– Йә, саулык-тазалык, эшләр-уңышлар ничегрәк соң, иптәш Сабитов? – диде Әхмәтҗанов, елмая төшеп.
– Рәхмәт, Вилдан Гыйльманович! – диде Зөфәр, беренче сүзеннән үк үзен ничектер иркен, кыю хис итеп. – Хәзергә зарланырлык түгел.
– Сәүдәләр барамы?
– Бара, әйбәт бара!
– Шулайдыр шул. Завод ОРСына фондны күп бирәләр, товар булгач, сәүдә бара инде ул.
– Дөрес, Вилдан Гыйльманович, безне товар ягыннан алай кысмыйлар, ләкин без үзебез дә тик ятмыйбыз, эзлибез, табабыз, кыскасы, завод халкын ничек тә яхшырак тәэмин итәргә тырышабыз.
– Ә сез беләсезме, – диде Әхмәтҗанов, чак кына пауза ясап, – завод ОРСлары бетәчәк бит.
Зөфәр өчен бу өр-яңа бер хәбәр иде, ләкин ул, сыңар кашын да селкетмичә, гамьсез генә әйтте:
– Ишеттек, шундый сүз йөри, только тиз булмас әле ул. Без, мәсәлән, алдагы елда товар оборотын ике тапкыр арттырырга уйлап торабыз…
– Юк, тиз булачак. Мин моны сезгә бик белеп әйтәм, иптәш Сабитов… Бөтен сәүдә хәзер үзенең төп хуҗасына – Сәүдә министерствосына күчәчәк. Шулай ул! ОРСлар сугыш шартларында кирәк иде, ә хәзер нигә алар?.. Сату итү заводлар эше түгел, безнең эш ул! Хөкүмәт бу мәсьәләне бик белеп, бик дөрес хәл итә.
– Бәхәсләшмим, Вилдан абзый! – диде Зөфәр. – Хөкүмәт, әлбәттә, дөрес хәл итәр.
Бу юлы инде Әхмәтҗанов бик канәгатьләнеп елмайды:
– Менә шул-шул! Анда, брат, мудрый башлар утыра! – Һәм шунда ук җитди кыяфәткә кереп, кисәк кенә сорады: – Ә беләсезме, мин сезне ни өчен чакырдым?
– Юк, Вилдан Гыйльманович, белмим…
Әхмәтҗанов беравык Зөфәргә төбәлеп карап торды, аннары креслосының аркасына ята төште, учы белән өстәленә бер-ике тапкыр суккалап алды.
– Эш менә болай тора, иптәш Сабитов! – диде ул, ашыкмыйча гына сүзен башлап. – Без тиздән шәһәрдә зур универмаг ачабыз. Центрда, элекке люкс бинасында, хәзер аны оборудовать итеп яталар… елына өч йөз миллион сум оборот белән, сизәсеңме?.. Бу әле башта гына, тора-бара ул миллиардка да җитәр. Совет сәүдәсенә хәзер киң юл ачыла, ә товар булачак. Моңарчы корал эшләгән заводлар да мирный продукциягә күчәләр. Кыскасы, перспектива бик шәп!..