Ләкин хикмәт анда гына да түгел әле. Тәкъдим ителгән эш үзе аңа, Зөфәргә, бик ошады. Зур универмагта коммерческий директорлык вазифасы – бу аның эше, бу эштә инде ул үзенең сәләтен тагын да шәбрәк күрсәтә алачак. Һәрхәлдә, ОРСның вак точкалары арасында чабып йөрү булмаячак.
Дөресен генә әйткәндә, ОРСта эшләү аны соңгы вакытларда туйдыра да башлаган иде инде. Сугыш елларында завод канаты астында эшләү әйбәт булса да, хәзер кызыгы бетеп бара иде. Әхмәтҗанов әйтмешли, чын сәүдә урынымыни ул? Аннары халкы да бик тынгысыз, бәйләнчек – һәртөрле сүз, шик, гайбәттән башың чыкмый… Әлеге шул дошманың Симаковтан котылыр өчен генә дә әллә кая качарсың… Гомумән, сәүдә работнигына бер урында бик озак утыру, врачлар теле белән әйткәндә, противопоказано ул!
Шуңа күрә Зөфәр, җае туры килсә, берәр сылтау табып, ОРСтан китү турында уйланып та йөри башлаган иде. Һәм менә уйлап таба алмаслык җай үзеннән-үзе килеп тә чыкты. Сылтауны эзләп торасы да юк. Министерство аны үзе ОРСтан бик әйбәт кенә сорап алачак… Әлбәттә, ул Әхмәтҗанов тәкъдименә ике куллап риза. Тик дәрәҗәсен төшермәс өчен генә уйларга вакыт сораган булды. Ә инде Әхмәтҗанов аның җавабын көтәчәк, һичшиксез, көтәчәк!.. Сабитов кебекне тиз генә таба алачак та түгел ул!.. Тукта!..
«…Кем син, Зөфәр, кем?»
Бу ни хикмәт, иң якты хыялларга бирелеп киткән чакта да, шушы сүзләр әллә каян гына аның исенә төшеп, кинәт йөрәген өтеп ала, кәефен боза, дөньясын караңгылатып җибәрә. Ачу китергеч хәл!.. Неужели ул үзенең нинди әйбәт, шәп кеше булуын шул бала табигатьле, наивный хатынга гына аңлата алмас? Юк, булмый, ярамый болай! Ике ара бөтенләй өзелгән чакта да, ул аны тәмам үзенә әсир итеп, үзенең кодрәтенә тәмам ышандырып, гомере буена үкенеп, сагынып яшәрлек хәлдә калдырып аерылырга тиеш!.. Аерылырга? Ә ни өчен аерылырга? Мөмкинме бу, кирәкме бу? Шайтан белсен, нигә ул бары шушы Рәшидә мәсьәләсендә генә катгый бер карарга килә алмыйча йөри торгандыр?!
Ә вакыйгалар, әйткәнебезчә, бер-берсен кысрыклый, ашыктыра башладылар. Озак та үтми, Зөфәр өчен тагын бер мөһим вакыйга булып алды. Эш шунда: Зариф абыйсы аны теге Гамбәр туташ белән таныштыру чарасына чынлап торып керешкән икән. Моның өчен ул тоткан да дүшәмбе көнгә кызның әти-әнисен һәм кызны үзенә кунакка чакырган. Менә шул мәҗлескә Зөфәр дә, билгеле, барырга тиеш. Абзыйның планы болай: башта өлкәннәр үзләре генә киләчәк, ә кыз соңгарак калачак, чөнки йоласы аның шулай икән. Димәк, Зөфәр дә, «эштә тоткарланган» булып, соңгарак калырга тиеш. Менә шулай эшләгәч, ашап-эчеп туйган өлкәннәр алданрак кузгалачак, ә яшьләр, соңрак килү сәбәпле, беразга калып торачаклар.
Зөфәргә абыйсының планы һич тә ошамады. «Шито-крыто» булыр дигән иде ул, ә монда бөтенесе шәрран яра: булачак «кияү»не дә күрсәтү, булачак «килен»не дә карау нәкъ татарча ап-ачык, тупас итеп оештырылган. Башта Зөфәр бу рәвешчә танышуга кул-аягы белән каршы торды. Ләкин аңа: «Эш узган, кунаклар чакырылган, әгәр кыз килеп тә, син килмәсәң, бөтен эш сүтеләчәк», – диделәр. Шуннан соң гына Зөфәр, кулын селтәп, ниһаять, риза булды. Бигрәк тә аны Гамбәр туташның менә болай мәҗлескә килеп, әти-әнисе алдында егет белән танышырга риза булуы гаҗәпләндерде. Ниндирәк туташ икән соң инде ул?!
Дүшәмбе көнне Зөфәр яхшырак киенеп эшенә китте һәм сәгать бишенчеләрдә ОРСтан туры гына абыйларына барды. Өйалдында самавыр яңартып йөргән, бәйрәмчә киенгән, ни- чектер шактый тазарып та, матурланып та киткән Сәкинә җиңгәсе аны өтәләнеп каршы алды:
– Һәй, Зөфәр җаным, килдеңме, әйдә, әйдә… Көтәләр! – диде ул, серле генә итеп.
Зөфәр кепкасын, салып, чөйгә элде, кечкенә тарак белән чәчен тараштырды һәм алгы бүлмәгә таба узды. Тәрәзә төпләре гөлләр белән тулы тәбәнәк-җыйнак кына залның ишегеннән керүгә, Зариф абыйсы аңа каршы урыныннан сикереп торды.
– Ну, туган, саргайттың бит безне, ни булды, нишләп болай соңга калдың? – диде ул, чынлап та көтә-көтә йөдәгән кешедәй.
– Эш бит, абый… Гафу итегез инде! – дигән булды Зөфәр, йомшак кына елмаеп.
– Шулайдыр дип уйлаган идем үзем дә… Синең кебек нәчәлникнең эше бетәме соң?! Әйдә, уз, әнә түрдән!
Зөфәр күрсәткән урынга керергә кыймыйчарак торгач, абыйсы эшне сизеп алды:
– Ә, әйе, ни, Зөфәр, таныш бул: бу, немец әйтмешли, минем белән бер сүстимдә эшләүче Җиһанша абзый була, ә бу аның җәмәгате Мәфтүхә ханым инде…
Камыр ашлары, конфет, печенье, чикләвек, вареньелар белән тулы өстәлнең түр башында икәү янәшә утырган кызыл чырайлы, чал мыеклы, аска таба бөгелеп килгән зур борынлы, чандыр, эре сөякле Җиһанша абзый һәм ап-ак түгәрәк йөзле, май баскан кечкенә күзле, кара бәрхеттән киенгән симез-юан Мәфтүхә ханым белән Зөфәр сузылып кына күреште һәм шуннан соң гына күрсәткән урынга кереп утырды.