Выбрать главу

Зариф абзый, Зөфәрнең аркасыннан кагып:

– Менә шушы була инде, Җиһанша абзый, минем брат! – диде. – Зөфәр Мөбарәкович Сабитов! Ие, э-э!

Кунаклар башларын кактылар:

– Яхшы, бик әйбәт!

Абыйсының, мал базарында чегәннәргә тай күрсәткәндәй, тәкәллефсез рәвештә аркасыннан кагып, кунакларга тәкъдим итүе Зөфәргә бер дә ошамады, уңайсызланды, һәм ул ирексездән кызарып куйды… Аз гына пауза булып алды.

– Исән-сау, сәламәт кенә йөрисезме? – диде Җиһанша абзый, ниһаять, Зөфәргә дәшеп.

– Рәхмәт! Хәзергә зарланырлык түгел. Ә үзегез?

– Без дә, шөкер, беркөе исән-имин генә йөрибез әле.

Тагын сүз өзелеп калды. Кунакларның дүрт күзе Зөфәрдә иде, шунлыктан ул үзен ничегрәк тотарга да, нәрсәдән сүз башларга да белми иде әле.

Сәкинә җиңгәсе яңадан кайнатып чыгарган самавырын өстәлгә җиңел генә китереп куйды.

– Син, – диде ул иренә, – кунакларны кыста әле, кыста әле, кыста. Үз эшеңне онытып утырма. Ягез әле, кунаклар, рәхим итегез әле яңа чәйдән.

– Булган иде инде безгә, – диде Мәфтүхә ханым, гүя кыстатыр өчен генә.

– Эчәрсез әле, эчәрсез, менә яңа килгән кунак белән бергәләп.

– Яңа килгән кунакка син аш-суыңны тизрәк китер, – диде Зариф абзый. – Коры чәй белән генә туйдырып булмас аны, хе-хе-хе!

– Ашыкма, һәрнәрсәнең үз җае бар. Берәр чәшкә эчә торсын… Нишләптер менә Гамбәр туташ бик соңлады.

– Әйттем мин Мәфтүхә ханымга, үзегездән калдырмагыз, дидем.

Мәфтүхә ханым, бер дә сер сынатмыйча һәм Зөфәрдән күзен алмыйча, төче генә елмаеп:

– Гамбәргә ахирәте килеп калды шул, – диде. – Ташлап китәргә яхшысынмады инде… Ахирәте белән бит алар парлап, дүрт кулдан пианинода уйныйлар. Музыка булса, ипи дә кирәкми инде безнең Гамбәргә… Бәлки, килеп тә җитәр әле.

Зариф абзый кунакларның чынаякларына куе итеп чәй ясады, рәхим итегез, диде, өстәлдәге сыйларның әле берсенә, әле икенчесенә кулы белән ишарәләп күрсәтте. Кунаклар, рәхмәт әйтеп, чынаякларын алдылар, балкашык белән генә чәйләрен капкаладылар. Күрәсең, алар, чынлап та, туйганнар иде инде… Аннары Зөфәрдән сүз көтәләр иде шикелле. Ләкин Зөфәр, авызына йозак салынгандай, һаман телгә килә алмыйча, бары тыштан ничек тә бәйсез тынычлык саклап, кашыгы белән чәен болгаткалап, тик кенә утыра бирде.

Ахырда Зариф абзый, ниндидер өзелгән сүзне ялгап җибәргәндәй, кинәт кенә:

– Ну бу Американы, мин әйтәм, баеп калды да соң, каһәр! – диде. – Башта сугыш буена безгә сатып ятты, хәзер Германга сата башлар, йөртә белә эшне үзе дә! Бездән күп көчледер инде ул хәзер, ә Зөфәр?

Зөфәр, таптың сорар нәрсә дигәндәй, кашын җыерды һәм иренеп кенә җавап бирде:

– Бәлки, хәзерге вакытта шулайдыр да… Сугыштан имгәнеп калмады бит ул. Ләкин байлык бездә дә бар, хәтта артыгы белән.

– Ә син җир-суның күплеген әйтәсең инде, беләм! Ул бит әле мёртвый капитал, ә тегенең бөтенесе худта. Аннары аның кулында атом бит, атом!.. Шутишь син!

– Дәүләтнең көче байлыкта, Зариф, – диде Җиһанша абзый сабыр гына. – Байлык булса, акрынлап атомы да, барысы да булыр.

– Белмим шул, Җиһанша абзый… байлыгын байлык та бит, әмма ләкин атомның сикрите тегенең кулында ич! Әллә ул сикритен безгә сатар дип уйлыйсыңмы? Җитмәсә, үлгән аюның тиресен үзара бүлешә алмыйча ызгышырга торган бер чакта!

Зөфәр абзыйларның политика турындагы сүзләренә бүтән катнашмады, колак салып кына утырды. Җиһанша абзый аз сүзле, төпле кешегә охшый иде. Акылы сүздән алда йөри булса кирәк. Ничектер үзен тотышында ук чын ирләргә хас тыныч сабырлык аңарда сизелә иде. Кыскасы, булачак «бабай» Зөфәргә ошады. Ә менә булачак «әби» ни өчендер аны бераз гына борчый, тынычсызландыра иде. Ихтимал, бу Мәфтүхә ханымның ачыктан-ачык бары аңа күзләрен елтыратып карап утыруыннан килә торгандыр. Әйтерсең ул аның тышкы кыяфәтен генә түгел, эчен дә күрергә, капшарга тырыша иде… Мондый «әби»дән бер адымыңны да яшерә алмассың, дип уйларга мәҗбүр булды Зөфәр.

Ирләрнең бер дә кирәксездән чит мәсьәләгә кереп китүләре Мәфтүхә ханымны да туйдырды булса кирәк, ахырда түзмәде, үзе башлап Зөфәргә дәште:

– Сез каядыр Арча кырында торасыз шикелле?

– Әйе, Зинин урамында торабыз.

– Үз йортыгызда, шулаймы?

– Әйе.

– Кайчан алган идегез?

– Былтыр гына әле.

– Зариф абый сөйләгән иде шул. Бик зур, бик матур йорт икән. Рәхәтен күреп торырга насыйп булсын инде.

– Рәхмәт!

– Без үзебез ЖАКТ йортында торабыз, – диде Мәфтүхә ханым сүзне өзмәс өчен генәме, әллә бүтәнрәк бер максат беләнме. – Аркылы Тукай урамында. Квартирабыз болай бик әйбәт, икенче катта, өч бүлмә, дүртенчегә – аерым кухня… Без бит үзебез дә өчәү генә. Җитә, бик җитә.