Выбрать главу

– ЖАКТ йортында тору бер яктан уңайрак та ул, мәшәкате азрак.

– Белмим инде. Халык хәзер йорт ала да йорт ала. Мин дә Җиһаншага әйтеп караган идем, шәһәрнең шул югары, чиста ягыннан үзебезгә берәр йорт эзлик, дип… Ирем әйтә, нигә кирәк ул, ди, без олаеп барабыз, кемгә калыр ул, ди. Аныкы да дөрес инде.

Зариф абзый тагын кунакларның чынаякларына үрелде. Ләкин Җиһанша абзый чынаягын учы белән каплады:

– Булды, Зариф, рәхмәт! Безгә рөхсәт итегез инде.

– Туктагыз ла, бу нинди сүз, күңелле генә сөйләшеп утырганда… Өлгерерсез әле.

Мәфтүхә ханым бала ботыдай ак беләгендәге кечкенә алтын сәгатенә карап алды:

– Юк, чыннан да, безгә вакыт икән… Рәхмәт, бик зур рәхмәт сезгә… Инде үзегез безгә рәхим итегез, менә Зөфәр… әфәнде белән бергәләп.

Әфәнде!.. Зөфәр хәтта, куырыла төшеп, маңгаен ышкырга тотынды.

Шул арада өйалдыннан кеше сөйләшкәнгә охшаганрак ниндидер тавыш ишетелеп калды. Ул да булмый, гадәттән тыш бер нәрсә бар шикелле, бик ашыгып, залга Сәкинә килеп керде.

– Кызыгыз килде… Гамбәр туташ килде!

Зариф абзый урыныннан сикереп торды, икәүләп алгы бүлмәгә чыктылар, икесенең берьюлы килгән кунакны шатланып каршы алулары, кыстап чакырулары ишетелде:

– Һа, хуш килдегез, Гамбәр туташ! Менә рәхмәт, менә яхшы иткәнсез!

– Әйдә, узыгыз, уз, Гамбәр җаным, рәхим итегез!

– Ягез инде, йә, тарсынып тормагыз! Бездә ят кеше юк, үзебез дә әти-әниегез генә…

Ә шул чакта залдагылар тып-тын калып тордылар. Җиһанша абзый белән Мәфтүхә ханымның йөзенә азрак кына уңайсызлану билгесе дә чыккандай булды, ләкин алар, моны сиздермәскә тырышып, горур гына, киеренке-тыныч кына утыра бирделәр.

Ниһаять, зал ишегендә Гамбәр туташ күренде.

Иң элек Зөфәрнең күзенә ташланган нәрсә шул булды: кыз буйга кечкенә, гәүдәгә бик җыйнак – миниатюрный иде. Аңа әле «туташ» дип дәшәргә дә иртәрәк кебек иде. Әмма ул яшь ханымнардай бик бай, бик зәвыклы итеп киенгән иде. Өстендә аның фигурасына ыспай ятып, туры гына төшкән, шунлыктан буен озынрак та, нәфисрәк тә итеп күрсәткән бик затлы яшел йон күлмәк. Аякларында – биек үкчәле, көзгедәй кара «лодочкалар». Колакларында – җем-җем уйнаган кечкенә бриллиант алкалар, ә ап-ак муенында – вак кына энҗеләрдән өч рәтләп тезгән кыйммәтле муенса. Һәм болар барысы да аңа бик килешеп, ничектер бөтен кыяфәтен яктыртып тора иде.

Хуҗалар Гамбәр туташны нәкъ Зөфәр каршысына утырттылар. Аз гына киеренке тынлыктан соң Мәфтүхә ханым кызына йомшак кына дәште:

– Нигә болай бик кичектең, кызым? Без китәргә тора идек инде.

Кыз түбән карап, кызарып кына җавап бирде:

– Дустым озак утырды… Ул гына киткән иде, алма апа килде.

– Алма апаң килде?

– Әйе.

– Ай Аллам! – дигән булды Мәфтүхә ханым, борчылып. – Онытып та җибәргәнмен, килермен дигән иде шул! Киткәндер дә инде?

– Юк, бездә калды әле…

Мәфтүхә ханым урыныннан ук тора башлады:

– Әйдә, картым, кузгалыйк! Безне кеше дә көтә икән.

– Утырырга иде дә бит әле, кешене көттерү уңайсызрак шул! – диде Сәкинә, аптырабрак калгандай.

Кунаклар, тагын бер кат рәхмәт әйтеп, урыннарыннан тордылар. Шул чакта Гамбәр туташ кыюсыз гына әйтеп куйды:

– Мин дә, алайса… калмыйм.

– Ә юк, сеңлем! – диде Зариф абзый гаҗәп бер өлгерлек белән. – Кузгалмыйсың, рөхсәт итмибез! Синең кебек соңга калган кунагыбыз бар әле, менә бергә-бергә ашап эчәрсез, Алла бирсә!

Мәфтүхә ханым да гүя икеләнебрәк кенә әйтеп куйган булды:

– Килеп кергәч тә кузгалу килешмәс инде, кызым, азрак утыр, булмаса!

Хуҗалар кунакларны озата чыктылар. Зөфәр, башын игән чәчәк төсле каршысында утырган туташка карап, эченнән генә: «Кыз белән очраштыру менә ничек була икән ул! – дип уйлады. – Ә шулай да таныштырырга оныттылар…»

– Гамбәр… Сезнең исемегез Гамбәр икән!

Кыз, сискәнгәндәй керфекләрен тибрәтеп, Зөфәргә бер карап алды.

– Әйе! – диде ул, пышылдап кына.

– Бик оригинальный исем, матур исем.

Кыз елмайды, кызарды, ләкин сүз кайтарып әйтә алмады.

Зөфәр һич тартынусыз кызны җентекләп карарга тотынды. Абыйсы, бераз арттырып җибәрсә дә, гомумән, дөрес сурәтләгән икән: кыз сөйкемле-чибәр генә иде. Кашы-күзе кара, керфекләре озын, йөзе бик чиста-ак, тик аңа гаҗәп тиз кызыллык йөгерә һәм тиз үк кире дә кайта; борыны төз генә, кечкенә генә, авызы да уймактай кечкенә, ә ияге… Зөфәр хәзер генә шәйләп алды: ияге очлы һәм озын икән. Менә ни өчен ул, бичара, башын гел түбән иеп утыра, имеш! Шулай утырганда сизелми диярлек, ә йөзен күтәрде исә, очлы озын ияк алга таба сөзә дә чыга. Һәм бу нәрсә аның матур-нәфис йөзен нык кына боза иде. Кызганыч!