Зөфәр кызның буй-сынына да игътибар итте; әйткәнебезчә, кыз буйга кечкенә булса да, какча-ябык түгел иде. Һәр җире бик чамалы, бик килешле, тулы-йомры гына иде… Абыйсының «нәгыз» дигәне менә аңлашылды хәзер…
Кыскасы, Гамбәр туташ Зөфәргә ошады. Ничего, зарарсыз, кабул итәрлек, әгәр ияге генә эшне бозмаса, бер караудан гашыйк та булырга мөмкин булыр иде, дип уйлады ул.
Ашыгып кергән Сәкинә җиңгәсе:
– Көттердем сезне, кунакларым, хәзер була, бөтен нәрсәм дә әзер, – диде һәм кунаклар алдына тәлинкә, кашыклар куя башлады.
Зариф абзый бик кәефләнеп, кулларын уа-уа килеп керде.
– Менә сезгә, яшьләргә, мин әйтәм, олыларның китүе әйбәт тә булды бит әле. Аулакта, ичмасам, бер иркенләп утырырсыз.
Буфет алдыннан кызыл вино салган графин белән ике рюмка алып, өстәлгә куйды, аннары тәкәллефләнеп торуны хәзер артык нәрсәгә санап булса кирәк, Зөфәргә туп-туры әйтте:
– Син, Зөфәр, үзең кунак та, хуҗа да бул инде. Туташны бик әйбәтләп сыйла!
– Ә син?
– Ә мин китәм, – диде Зариф абзый ваемсыз, тыныч кына. – Барасы җирем, күрәсе кешеләрем бар.
Зөфәр, абыйсының хәйләсен ачык сизеп, авыз кырые белән генә елмаеп куйды: әйдә, көйлә инде, көйлә!
Сәкинә җиңгәсе кунакларның тәлинкәләренә пилмән сосып чыкты. Зөфәр рюмкаларга вино салды.
– Ягез, Гамбәр, болай булгач, икәү генә сыйланыйк әле… Күтәрегез!
Гамбәр туташ каш астыннан гына аңа карап елмайды, ләкин рюмкасына үрелмәде.
– Ягез инде, көтәм!
– Ягез, йә туташ! – диде Сәкинә дә. – Аз гына эчкәннән берни дә булмас.
Кыз, сузылырга куркып, һаман тик кенә утыра бирде.
– Алайса, мин дә эчмим, – диде Зөфәр, рюмкасын кире куеп.
Шуннан соң гына Гамбәр туташ, ияк очына кадәр кызарып, рюмкасын кулына алды. Зөфәр чәкештерер өчен үзенекен аңа сузды:
– Сезнең саулыкка!
Кызның кулы калтырады, виносы чайкалды һәм рюмкасын ирененә тидереп кенә алды. Пилмәнгә дә ул юньләп кагылмады, бик кыстагач кына, бер-ике кашык капкан булды. Сәкинә пилмәннән соң кара җимеш салып пешергән пылау китерде – кыз аны да әз-мәз генә капкалады. Аннары өрек суы килде…
…Зөфәр туташка карап тыелып тормады инде, алдына килгән берсен ашап бетерә барды, чөнки ул бик ачыккан иде. Шул ук вакытта ул кунагын игътибарсыз калдырмаска тырышты, кыстап, ашларны мактап, һаман сүз ката торды. Әмма шуннан артыгына көче-сәләте җитмәде, чөнки үзен махсус күрсәтергә килгән туташыбыз артык тыйнак, артык йомык, артык киеренке хәлдә иде. Ул, бичара, егет алдында үзен гүя менә витринадагы манекен шикелле хис итә иде. Хәрәкәт тә юк, сүз дә юк, тик шунда эчтән калтырап, тыштан янып һәм бөтен зиннәтләре белән ялтырап утыра иде.
Чәйдән соң алар кузгалдылар. Зөфәр Гамбәр туташны озата барды. Суконныйдан Кабан буена чыктылар, аннары Болак күпере аша узып, күлнең икенче ягына борылдылар. Кыз егеткә бераз ияләшеп өлгерде, ахрысы, юл буенча алар ашыкмыйча гына анысы-монысы турында сөйләшеп бардылар. Билгеле, күбрәк Зөфәр инициатива күрсәтергә тырышты, сорашты-нитте, шулай итеп, кызның да беркадәр телен ачты.
Аркылы Тукай урамының очына җиткәч, кыз туктады. Зөфәр аңлады: туташ үз өйләренә чаклы ук барып җитәргә теләми, уңайсызлана иде. Саубуллашкан чакта Зөфәр аның кулын каты итеп кысты, күзләренә карады, ничек тә җылырак итеп:
– Ышанам, бу безнең соңгы очрашуыбыз булмас, шулаймы, Гамбәр? – диде.
Туташ гадәтенчә кинәт кенә кызарды, мескен генә елмайды, озын керфекләрен тибрәтеп, башын кагып куйды.
Аерылып киткәч, Зөфәр кыз турында уйланып кайтты. Менә өйләнергә дип мактый-мактый димләгән туташны аңа күрсәттеләр. Ни дисең, ярамаслык кыз түгел, билгеле. Начар хатын булмас, бәлкем. Гомумән, кечкенә хатыннарны бик тәүфыйклы, бик ир җанлы була дип сөйлиләр. Аннары моңа өйләнүе дә бик ансат булыр шикелле… Тик шунысы гына аяныч: кыз Зөфәр күңелендә хәзергә бер генә төрле дә хис уята алмады. Сәбәбе нәрсәдер инде моның?
XV
Зөфәр шәһәрдә яңа ачылачак универмагка коммерческий директор булып барырга ризалыгын бирде. Хәзер аны күчерү турында Сәүдә министрлыгы белән ОРС арасында сөйләшү бара. Тоткарлык булмас кебек, чөнки Зөфәр ОРС җитәкчеләренә үзенең китәргә теләвен ачык белдерде. Һәрхәлдә, берәр атнадан ул яңа урында эшли башларга тиеш.
Яңа эш – киләчәккә яңа юл. Зөфәр мәсьәләгә әнә шулайрак карый. Иң элек ул үзенең хезмәт эшчәнлегендә югарырак баскычка күтәрелә, дәрәҗәлерәк кешегә әверелә, шулай итеп, аның алдында яңа мәйдан, яңа киңлекләр ачыла. Шуңа карап инде ул эшен-гамәлен дә, көнкүрешен дә ничектер бүтәнчәрәк, яңа шартларга яраштырып көйли белергә тиеш. Кем белә: бу сәүдә эшендә ул, бәлки, тагы да югарырак үсәр. Моның өчен аның бөтен мөмкинчелекләре бар. Әгәр эш партияле булу-булмауга килеп терәлә башласа, анысын да уйлап карарга ярый. Иптәш Әхмәтҗанов үзе үк өндәп тора бит… Дөрес, Зөфәр моңарчы нисбәтән кечкенә кеше иде, партиясез көенә дә бик әйбәт эшләп килде, кыскасы, урын өчен генә курка-шикләнә партиягә керүнең кирәге булмады. Инде киләчәктә кирәк була икән… хәер, бу хакта алдан ук баш ватмыйча да торырга мөмкин. Башны ваттыра торган икенче, ашыгычрак мәсьәләләр бар әле монда…