Выбрать главу

…Бу – Рәшидә-Гамбәр мәсьәләсе. Зөфәр өчен менә шул төенне, ниһаять, чишәр вакыт җитте. Һәм ничек тә озакка сузмыйча.

Дөресен генә әйткәндә, Гамбәр мәсьәләсе аны артык борчы- мый да, уйландырмый да иде. Аңа җиткерделәр инде: ул кызның үзенә дә, әти-әнисенә дә бик ошаган. Әгәр Зөфәр тарафын- нан әйбәтләп, чынлап сорау булса, шик юк, ике куллап бирәчәкләр. Ә кыз ярамаслык түгел. Шуңа күрә Гамбәрне ул кесәсенә кергән мал кебегрәк итеп саный иде инде.

Әмма Рәшидә… Рәшидә – икенче мәсьәлә. Рәшидә турында ансат кына уйлавы да, тәгаен бер карарга килүе дә бик-бик читен. Тик бер генә нәрсә ачык: аның йөрәгендә Гамбәр туташ Рәшидә урынын ала алмады, хисләре аның Рәшидәдә, һичшиксез, ул Рәшидәне ярата… Ияләшкән, күнеккән дә инде ул аңа, кинәт кенә аерылуы, югалтуы бик авыр булачак.

Соңгы көннәрдә Зөфәрне, бөтен корып йөргән исәпләренә каршы килеп дигәндәй, бер уй бик нык били, борчый башлады: әгәр ул Рәшидәгә өйләнеп куйса, ә?.. Тузга язмаган тиле, кысыр бер хыял түгелме бу?.. Мөмкин эшме, кирәкме, хәерлегә булачакмы? Ул бит күпме генә яратып йөрмәсен, Рәшидәгә өйләнү дигән фикерне моңарчы башына да китермәде. Киресенчә, иртәме-соңмы, ике ара өзелергә тиеш дигән уй белән йөрде, шуңа исәп тотты, хәтта артык якынаеп китмәс өчен, мөмкин кадәр сирәгрәк очрашырга тырышты. Башта ук бит ул аны кемнәндер калган хатын дип, артистка дип, үзе өчен һич лаек булмаган кешегә санады.

Ә хәзер аның уйлары – гаҗәп хәл! – бөтенләй икенче юнәлеш ала башлады: хуш, Рәшидә хатын кеше, ди, ләкин аңардан ни зарар? Өйләнер өчен кыз гына булсын дигәнмени?.. Гамбәр әнә өлгереп кенә җиткән кыз да бит, әмма ләкин булачак хатыныңның бөтен яме-тәме бары шуңарда гынамыни?.. Ә соңыннан ул Рәшидәдәге төсле нәфислекне, нечкәлекне, хисләр дәртен аңарда табармы, Рәшидәне яраткан кадәр үк аны яратып китә алырмы – бу кадәресе бик шикле!

Ләкин хикмәт анда гына да түгел әле. Иң мөһиме, шуларның кайсысына – Рәшидәгәме, Гамбәргәме – өйләнү аның өчен отышлырак булачак? Дөрес, Гамбәргә өйләнү хәвефсезрәк, ә Рәшидәгә өйләнү куркынычрак, чөнки Рәшидә – эше-тормышы белән аңардан шактый ерак кеше. Ләкин бу хәзергә генә шулай тоелмыймы икән, бергә кушылгач, бәлки, пар күгәрчендәй яраклашып торып та китәрләр. Кешеләрне уртак тормыш бик нык бәйли бит ул.

Аннары мәсьәләнең бу ягы да бар: ни өчен ул үзен бөтен яктан да бары сәүдә кешеләре белән чорнап алырга тиеш? Ул бит – хәзер дәрәҗәле кеше, үсеп бара торган кеше, бәс, шулай булгач, сәүдәгәр абзыйлар, сәүдәгәр бабайлар киләчәктә аның аягына тагылган авыр герләргә әйләнмәсләрме? Коммерческий директор тирәсендә кемнәр чуала, кемнәр белән ул аралаша-йөри, туган-тумачасы, агай-энесе кем – моны бит исәпкә алып торучылар булачак. Онытырга ярыймы соң!.. Ә хатының башка эш кешесе, әйтик, артистка булса, халык күзенә дә, начальниклар каршында да аның өчен бик уңай, бик отышлы булып чыгуы мөмкин. Чынлап та, Зөфәр Сабитовның хатыны яшь кенә артистка – бу, русчалап әйтеп җибәргәндә, что-то стоит, шайтан алгыры! Үзе төскә чибәр, сылу, кыланышлары сөйкемле, акыл да, сизгерлек тә юк түгел, чөчеп караучылар аз булмас иде аңа… Искусство әһеле почётта хәзер, тик бер ялтырап, күтәрелеп кенә китсен!.. Әлбәттә, ул үзенең Рәшидәсен иң модный, иң затлы киемнәргә генә төреп, кадерләп кенә йөртер иде… Һәм алар алдында нинди генә түрәләрнең ишекләре ачылмас иде!

Менә шундый хыяллар Зөфәрне соңгы вакытта котырта һәм мавыктыра башлады. Ә Рәшидәгә килгәндә инде, Зөфәр артык шикләнми иде, тәкъдим ясый калсам риза булыр, чыгар дип ышана иде. Юк, чыннан да, нишләп риза булмасын, ди, ул?.. Бердән, Рәшидә аны ярата, икенчедән, менә өч ел инде болай да аңа хатын булып йөри, өченчедән, Рәшидәнең дә бай, рәхәт тормышта яшисе килмимени? Артистка ич ул!

Кыскасы, Зөфәр Рәшидә белән яңадан бер очрашып, ачыграк һәм чынлабрак сөйләшеп карарга булды. Әлбәттә, ул аңа туп-туры: «Мин сиңа өйләнәм!» – дип әйтергә ашыкмас, чөнки бу – җиде кат үлчәп, бер кат кисүне сорый торган мәсьәлә. Башта кылын тартып карар, бераз өметләндереп куяр, аннары инде… күз күрер!.. Шулай уйлап, бераз баш ваткач, ул Рәшидәне туры үзенең өенә чакырырга булды. Әйдә, килсен, күрсен, белсен Зөфәрнең ничек яшәвен!.. Шушы үзе үк яшь хатынның йөрәген һәм хыялын әсир итмәсме?