Выбрать главу

…Инде бу карарга килгәч, тагын бер бик четерекле мәсьәләне хәл итәсе калды: Рәшидәнең килүен әнисе Таибә абыстай күрү түгел, сизми дә калырга тиеш. Шулай итмәгәндә, бер хикмәт тә чыкмаячак. Бүтәнен әйткән дә юк, хәтта юньләп сөйләшү дә мөмкин булмаячак… Соң, билгеле инде, Гамбәр туташны димләп кенә йөргән чакта, улы янына яшь бер ханымның килеп керүен карчык, керпе шикелле, бөтен энәләрен торгызып каршы алачак. Мондый вакытта үтә сизгер, үтә уяу булалар бит ул әни карчыклар!.. Димәк, аңардан котылырга кирәк. Ләкин ничек итеп, нинди генә хәйлә белән үзен берәр яры чыгарып җибәрергә?

Төрлечә уйлап, озак кына баш ватканнан соң, Зөфәр, ниһаять, исенә төшерде: әнисе күптән зиратка барып кайту турында сөйләнә иде. «Бу йортка күчкәч, барып, әтиегезнең рухын шатландыра алганым юк, көтәдер, бичара, бетмәде бу дөнья мәшәкате дә!» – дип, еш кына зарлана иде. Менә шәп тә булыр иде әгәр карчыкны шул Яңа бистә тарафларына озатып булса! Ләкин моны бик оста, шома эшли белергә кирәк.

Җомга көн кичке чәй янында Зөфәр газета караштырып утырган җиреннән әнисенә гүя болай гына әйтеп куйды:

– Әни, күптән зиратка әти янына барып кайту турында сөйләнә идең… Бара алмадың, ахрысы, инде…

– Кирәк иде, бик кирәк иде дә бит, – диде Таибә абыстай, авыр гына көрсенеп, – дөньясы, һич кенә менә бушый алмыйм.

– Әйе, эшең күп шул… Әллә шулай да, мин әйтәм, бу якшәмбедә Хөршид белән икәүләп барып кайтасызмы? Җәй дә үтеп бара…

– Бик әйбәт булыр иде дә бит, йортны ничек ялгыз калдырасың?

– Ә мин ул көнне көн буена өйдә утырачакмын, эшләрем бар… Чын, уйлагыз әле, бүтән минем өй саклап утырырлык көнем әллә булыр, әллә юк. Аннары үзеңнең дә җаның бер тынычланып калыр иде.

– Әйе шул, әйе шул! – диде Таибә абыстай тәмам килешкән шикелле.

Ә шимбә көнне Зөфәр, Рәшидәгә шалтыратып, аны әйбәтләп кенә үзенә чакырды, адресын бирде, сәгать уникеләрдән калмыйча килеп җитәргә кушты. Рәшидә бу чакыруга бик гаҗәпләнде шикелле, башта ни әйтергә дә белмичәрәк торды, ләкин Зөфәрнең чын ихластан үтенеп чакыруын ишеткәч килергә риза булды.

Августның соңгы якшәмбесе бик матур килде, элекке кичтән шактый җилләп, төнлә яңгыр ява башласа да, иртән тагын аязып җибәрде. Көн бик җылы һәм тымызык иде… Таибә абыстайның да мондый көнне әрәм итәсе килмәде: иртәнге чәйдән соң тәһарәт алып, озак кына җыенып, ниһаять, Хөршидне ияртеп, зиратка китеп барды. Кичәдән бирле, әни кире уйлый күрмәсә ярар иде, дип, эченнән бик борчылып торган Зөфәр аларны тыныч кына озатып калды. Хәерле сәгатьтә!

Рәшидә килеп җитәргә дә вакыт күп калмаган иде инде. Зөфәр тагын бер кат үзенең йокы бүлмәсен тиз генә күздән кичерде, тәрәзә пәрдәләрен төшереп куйды, аннары өстен алыштырды. Шартына махсус яхшы да, килешле дә булсын дип, ул өстенә кыек якалы бик иркен ефәк күлмәк һәм чесуча ак чалбар киде. Сары ботинкаларын өйдә генә кия торган кызыл чүәкләр белән алыштырды.

Залдагы биек көзге каршына барды: юк, бик әйбәт, бик килешә икән!.. Йә, кызларның һушын алмаслык егетмени ул? Буе-сыны директорларныкыдай мәһабәт, йөзе сөттә югандай чиста да шоп-шома, ә аксыл чәчләре… Рәшидә сөеп сыйпарга ярата торган чәчләре… кылган чугыдай йоп-йомшак… Хәер, үз-үзенә болай сокланырга яратмый ул. Ирләр эше түгел.

Унике тулырга ярты сәгать калды. Зөфәр, бер урында гына тора алмыйча, бүлмәдән бүлмәгә йөри башлады. Ишек-капкалары бикле ялан кадәр йортта япа-ялгыз кеше көтеп утыру, гомумән, җиңел түгел инде ул, ә монда… таш та урыныннан кузгалыр. Беренче тапкыр килә бит, беренче тапкыр аның бусагасыннан атлап керә. Һәм бу минут һаман якынлаша, һаман якынлаша…

Зөфәр атлаган саен сәгатенә күз төшерде, ләкин еш кына ничәне күрсәтүенә игътибар итә алмады, һаман йөренә торды, ахырда, зал тәрәзәсенә килеп, урамга карап тора башлады. Унике тулып биш минут үтте, ун минут үтте, ә Рәшидә юк та юк. Чынлап борчылу Зөфәрне, ниһаять, биләп алды: бу ни эш бу, шулай ук килмәве булдымыни инде бу?

Беренче звонокны ул ничектер ишетми дә калды шикелле, ләкин икенче тапкыр шалтырагач, ихтыярсыз сискәнеп куйды һәм ашыгып ишеккә китте. «Кем?» дип сорамыйча гына, парадный ишеген ачып җибәрде. Аның каршында күк жакет, ак берет кигән Рәшидә үзе басып тора иде. Зөфәр бер сүз әйтмәстән аны кулыннан тотып, эчкәре тартып кертте. Ишекне япкач кына, дулкынланудан пышылдап:

– Карап торып күрми дә калдым бит, карап торып! – диде.

– Кемне?

– Сине инде, сине! Күзем – урамда, ә хыялым әллә кая киткән. Менә нинди хәлгә төшердең син мине…

– Аңламыйм, – диде Рәшидә, коридор уртасында туктала биреп. – Ни өчен аңа мин гаепле?

– Килмисең дип торам, аңлыйсыңмы, шуңа борчылып!.. Унбиш минут узды бит!