Выбрать главу

Рәшидә җиңелчә генә иңбашын җыергандай итте.

– Минем вәгъдәмдә торуымны беләсең ич! Ә соңга калуга… мин гаепле микән? Беренче тапкыр эзләп киләм бит.

– Әйе шул! – диде Зөфәр, ашыгып һәм Рәшидәне беләгеннән тотып, өйгә алып керде.

Зур залның ишегеннән керүгә, Рәшидә тукталды, сәерсенеп тирә-ягына каранды һәм шундук бер урындыкның кырыена гына утырды. Зөфәр дә утырырга мәҗбүр булды.

– Менә килеп бик яхшы иттең бит әле, Рәшидә! – диде ул, нидән сүз башларга белмәгәндәй.

Рәшидә эченнән сиздермичә генә сулап куйды.

– Килдем шул… Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит, диләр бит…

– Нигә алай дисең, Рәшидә? Мин сине куар өчен чакырмадым.

Рәшидә дәшмәде, түшәмгә карады, стеналарга карады, аннары башын кырынайтып, нәрсәгәдер колак салыбрак торды.

– Әллә өйдә берәү дә юк?

– Юк шул.

– Нишләп?

– Шулай… китеп беттеләр, – диде Зөфәр, тотлыгыбрак.

Рәшидә, гүя эченнән генә нидер уйлап, башын кагып куйды. Зөфәр аның кулыннан тотмакчы булды.

– Мин үзем синең белән ялгыз гына калырга теләдем, – диде ул, сер әйткәндәй пышылдап кына.

Рәшидә кулын акрын гына читкә алды. Елмаймады, кызармады, сын шикелле текә-туры гына утыра бирде. Зөфәр шундук сизде: Рәшидә бүген йомык, Рәшидә бүген салкын. Менә ни өчен алар арасында элеккечә гади, җылы якынлык туа алмыйча тора. Ләкин нидән бу? Ятсынамы, уңайсызланамы, әллә исе китеп калдымы? Хәмит бүлмәсе түгел шул монда!.. Әмма, ничек кенә булмасын, бу салкынлыкны, бу ятсынып маташуларны тизрәк бетерергә кирәк иде. Ул үзе дә әллә ничек каушабрак калды шул, хәерсез!

– Рәшидә, син өстеңне салыр идең, – диде ул, яңадан аңа кыю гына үрелә башлап.

Рәшидә, кулын суза төшеп, аны туктатты:

– Кирәкми.

– Ни өчен?

– Миңа болай да яхшы.

– Куй әле, Рәшидә, үз өеңдәге шикелле генә бул әле… Бу нинди ятсынып тору, килешмәгәнне!

– Мин ятсынмыйм, тик…

– Нәрсә тик?

– Сәер, әллә ничек… Менә килдем, ә ни өчен килдем – үзем дә белмим.

– Үкенәсең?

– Үкенмим дә… – Рәшидә сүзен әйтеп бетермәде.

Зөфәр пошынып һәм үпкәләгән сыман аңа беравык карап торды, аннары җитди генә итеп, ләкин ничек тә йомшак булырга тырышып әйтте:

– Рәшидә, мин сине бүген танып җиткермим! Валлаһи!.. Нигә син болай… күңелсез… салкын? Әллә кәефең юкмы?.. Мин бит сине бик теләп чакырдым. Менә үз өемдә сине күрәсем килде… Йә, начармыни бу?

– Юк, мин алай димим, Зөфәр… Син чакырдың – мин килдем… Тик… бу чакыруның, ничек дим, максатын аңлап бетермим әле мин… күпме вакыттан соң беренче мәртәбә бит… Әллә ничек…

Зөфәр бик аз гына иреннәрен кысып торды.

– Мин сиңа, Рәшидә, шуны әйтергә тиешмен: бу йортны мин былтыр гына сатып алдым… Аңарчы без ике семья бер кечкенә квартирада тордык… Алгач та әле, моның эше күп булды. Ремонт, тегесе-бусы… Ну вот хәзер аны кешегә күрсәтергә дә ярый. Ә минем сиңа кайда, ничек торуымны күптән күрсәтәсем килә иде… Чын әгәр!

– Рәхмәт!.. Ә шулай да син, Зөфәр, яшерен кеше икәнсең… Бер генә тапкыр да әйтмәдең бит…

– Ә нигә алдан шауларга? – диде Зөфәр, көлгән булып, һәм урыныннан торды. – Ә хәзер, дустым, мин сиңа… апартаментларымны күрсәтим әле. Иң элек бакчага чыгыйк.

Рәшидә сүзсез генә аңа иярде. Аш бүлмәсе аша террасага чыктылар. Зөфәр, туктала биреп, Рәшидәне алгарак уздырды. Бакча!.. Карт, зур бакча!.. Түрдә кып-кызыл алмаларын көчкә күтәреп торган, терәүләр салган карт алмагачлар… Ә монда, терраса алдында гына, балкып янган куе кызыл, ак, сары георгин, астра (йолдыз) чәчәкләре… Һәм шуларның барысыннан Рәшидәгә бөтенләй билгесез, ләкин укыпмы-ишетепме хыялында сакланган ниндидер борынгы дворяннар тормышы кинәт аңкыгандай булды… Ул бик азга гына тукталып калды һәм ихтыярсыз бертыннан әйтеп ташлады:

– Мату-ур!

Шунда ук аның күзләрендә балаларча самими, якты сөенү кабынды. Җиңел генә түбән төште, түтәл тирәсен әйләнә-әйләнә, чәчәкләрнең әле берсен, әле икенчесен иелеп исни башлады. Зөфәр аңа карап куана калды, ул белә инде: Рәшидә, болай сөенеп, рухланып киткән чагында, аңа бик ышанучан, назлы һәм күндәм була торган иде.

– Рәшидә, чәчәкләрнең матурларын гына өзеп биримме? – диде ул.

– Юк-юк, кирәкми, – диде Рәшидә, ашыгып. – Жәлләмичә өзәргә ярыймы соң!

Зөфәр кыстамады, ул үзе дә чәчәкләрне өзәргә яки өздерергә яратмый иде… Бакчаның түренәрәк уздылар. Рәшидә әле бер, әле икенче агач янында тукталды, күтәрелеп карады, тирә-ягына каранды һәм гаҗәпләнеп сорады:

– Бу бакчаны кем карый соң?

– Күбрәк әни, сеңелкәш карыйлар, үзем дә буш вакытта казынам, – диде Зөфәр. – Дөрес, башта бер карт килеп, тәртипкә китереп, безне өйрәтеп китте. Безнең өчен яңа эш бит әле бу… Йә, ничек соң, ошыймы сиңа бакча?