– Ошый, бик матур!
– Аңа әле карау җитми. Әнигә авыр, сеңелкәш рәтен белми, үзем бушый алмыйм. Караучы кирәк.
– Кеше ялла.
– Юк, ни өчен ялларга?.. Ялларга ярамый… Монда тагын… бер хуҗа кирәк.
– Нинди хуҗа?
– Менә минем үзем кебек.
Рәшидә, аңлап җитмәгәндәй, Зөфәргә күтәрелеп карады һәм шунда ук күзен түбән төшерде. Гүя үзен көчләп кенә әйтте:
– Анысын да табарсың.
– Ә кемне? – диде Зөфәр сак кына.
Рәшидә алгарак узып, исе киткән булып, карт алмагачка карап тора башлады. Зөфәр моның җаваптан качу икәнен сизде. Алмагачның кып-кызыл алмалар сырган өстәге бер ботагын Рәшидә алдына бөгеп төшерде.
– Йә, иң әйбәтләрен генә үз кулың белән өзеп ал әле!
Рәшидә үзе дә ни өчендер алмадай кызарды, аз гына кыюсызланып торды, аннары сайламыйча гына берсенә үрелде.
– Анысын түгел, менә боларын.
– Барыбер инде.
– Барыбер түгел шул. Зуррагын, пешкәнрәген.
Рәшидә Зөфәр күрсәткән алмалардан берсен генә өзеп алды.
– Нигә берне генә, – диде Зөфәр. – Өз әле, өз!
– Юк, җитте, мин алманы берьюлы күп ашый алмыйм, тешем камаша.
– Кесәңә салырсың.
– Кесәм юк, – диде Рәшидә, ничектер бик уңайсызланып.
Зөфәр алмагач ботагын кире җибәрде. Рәшидәнең уңайсызлануына юри игътибар итмәскә тырышып:
– Ярый, алайса, – диде, – киткән чагында, мин сиңа пакетка салып бирермен.
…Алар өйгә таба борылдылар. Зөфәр Рәшидәнең култыгыннан алды. Ничек тә яшь ханымны юатасы, юмалыйсы килә иде.
– Сиңа ничектер, сөеклем, ә миңа бик рәхәт бит әле, – диде ул, Рәшидәнең беләген үзенә ныграк кысып.
– Нидән ул? – диде Рәшидә акрын гына.
– Нидәнме?.. Синең белән аулак бакчада менә шулай икәүдән-икәү генә йөргәнгә күрәдер инде… Беләсеңме, көн дә мин сине бу бакчада култыклап кына йөртер идем.
Рәшидә уйчан-боек кына елмайды, ләкин кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Бу бакчага чыгу белән, аңарда кабынган балаларча сөенү нишләптер акрын гына сүнә башлаган иде инде.
Өйгә керделәр. Зөфәр, бүлмәдән бүлмәгә күчеп, Рәшидәгә өен күрсәтте. Рәшидә, аңа ияреп, якты, зур, ләкин җиһаз җитмәгәнлектән күбесе шактый шәрә күренгән бүлмәләрне сүзсез генә карап йөрде. Инде Зөфәр аны үзенең өр-яңа никель карават куелган, стенасына һәм идәненә кыйммәтле келәмнәр түшәлгән йокы бүлмәсенә алып кергәч, Рәшидә ишектән ерак узмыйча тукталып калды. Әйтерсең аны нидер куркытты. Ә Зөфәр, аны-моны абайламыйча:
– Бу инде минем спальный була, – дип сөйләнде. – Ялгыз ир бүлмәсе, сиңа бераз шыксыз күренәдер инде… Уютный итәр өчен хатын-кыз кулы кирәк шул, дөресме?
Рәшидә, нидер уйланып, башын гына кагып торды. Зөфәр исәбенчә, бу бүлмәдән күз йөртеп кенә кире борылырга ярамый иде. Бу бүлмәдә алар арасындагы менә хәзерге һич аңлашылмаган әллә нинди киеренке салкынлык бетәргә, яңадан элекке җылы якынлык туарга тиеш иде. Моның өчен күп тә кирәкми, сынаганы бар, әгәр шушы урында ул Рәшидәне кочагына алып, юмалап-сөеп кенә бер назласа, ханым балавыз кебек йомшарып калачак. Әйе, бары шулай гына… Һәм ул Рәшидәнең алдына басты да кинәт кенә биленнән кочып, иелеп, кайнар пышылдап: «Син генә җитмисең монда, син генә!» – дия-дия, аның битеннән, иреннәреннән кызу-кызу үбәргә тотынды. Рәшидә бер мәлгә онытылып, сеңеп калды, ләкин Зөфәрнең аны кочаклаган килеш караватка таба чигенә башлавын күргәч, кинәт башын артка ташлап, ике кулы белән дә егет күкрәгенә терәлде.
– Җибәр! – диде ул, куркуыннан хәтта тавышсыз калып.
– Йә инде, Рәшидә бәгърем, йә инде!
– Юк-юк, җибәр! – диде Рәшидә, бөтен көченә карышып.
Зөфәр аны таза кулларыннан ычкындырмыйча аз гына тукталып, тәмам исе китеп, кайнарланып сорады:
– Ни өчен соң, йә, ни өчен?
– Юк-юк, булмый, мөмкин түгел! – Һәм Рәшидә, кисәк кенә чүгеп, егетнең кочагыннан шуып чыкты да бер адым артка чигенде.
Зөфәрнең йөзе берьюлы бүртенеп китте, күзләре кысылып калды, яңак сөякләре уйнаклап куйды. Көчкә тынын алып, усалланып әйтте ул:
– Ә тегендә… Островскийда ярый иде?
– Әйе, анда ярый иде, анда без бертигез идек, – диде Рәшидә, кабаланып һәм ярсып. – Ә монда юк, монда теләмим, монда мин хурланам, хурланам, аңлыйсыңмы?.. Ходаем, кемгә генә саныйсың соң син мине?! – Һәм кычкырып елап җибәрмәс өчен, ул бүлмәдән атылып чыгып китте.
Зөфәр беравык, үгездәй башын иеп, уң чигәсен ышкып торды. Берни уйлый алмаса да: «Тынычланырга кирәк, тынычланырга!» – диде ул үз-үзенә, аннары, авыр гына кузгалып, Рәшидә артыннан залга чыкты.
Рәшидә урамга караган тәрәзә янында басып тора иде. Иңбашлары салынган, ләкин кызларныкыдай нечкә фигурасы, оеп калгандай, ничектер бик тын-хәрәкәтсез күренә. Юк, еламый булса кирәк… Зөфәр аның артынарак барып басты. Гаҗәп авыр тынлык һәм бушлык. Шактый сүзсез торганнан соң, Зөфәр акрын гына әйтеп куйды: