– Аңламыйм, һичнәрсә аңламыйм! Әллә ни булды…
Рәшидә дәшмәде, селкенмәде. Зөфәр аның аз гына бөгелә төшкән тигез аркасына, чәч бөртекләре арасыннан күренгән нечкә муенына яңадан орынасы килеп карап торды.
– Бик ачуландыңмы?
– Юк, – диде Рәшидә, көттереп сүлпән генә.
– Чынмы?
Рәшидә тирән итеп бер сулады:
– Үзем гаепле, белеп килдем бит…
– Нәрсәне?
– Ни өчен генә чакыруыңны… Ярый, мин китим инде.
Рәшидә тәрәзәдән борылды – йөзе бик боек, күзләре тәмам сүнгән иде аның.
– Тукта, Рәшидә, ашыкма! – диде Зөфәр, аңа юл бирергә теләмичә. – Безгә сөйләшергә кирәк.
– Тагын нәрсә турында инде?..
– Бар әле, бар… Сөйләшмичә булмый… – Ул Рәшидәгә урындык алып куйды. – Утыр әле шунда, утыр!
Рәшидә, аз гына икеләнеп торганнан соң, урындыкның читенә генә утырды. Зөфәр, икенче урындыкны тартып, аның каршысына утырды да… тезләренә таянып, уйга калды. Нәрсәдән, ничек кенә итеп сүз башларга да авыр иде аңа. Рәшидәнең һич көтмәгәндә бу кадәр кинәт һәм кискен рәвештә каршылык күрсәтүе аны тәмам аптырауга төшерде, киртәсеннән чыгарды, бөтен исәп-планнарын аударып ташлады. Искиткеч мәгънәсез, ямьсез, читен бер хәлгә куйды ул үзен! Һәм шушы хәлдән ничектер чыгарга кирәк. Алай гына да түгел, менә хәзер тагын да ныграк суына, ераклаша, читләшә төшкән Рәшидәгә үзенең асыл теләген ничек тә ышандырырлык итеп аңлата белергә тиеш ул. Читен мәсьәлә. Гомумән, ул бүген, роленә керә алмаган артист шикелле, ни үзен, ни сүзен таба алмыйча азаплана – гомердә булма- ган хәл.
– Рәшидә, – диде ул, ниһаять, иелгән килеш кыенсынып кына, – иң элек син мине кичер, яме! Минем хәлемә дә кер. Мин бит сине… яратам, сиңа бик ияләштем, ну… ачык кына әйткәндә, сине теләмичә тора алмыйм мин… Моны үзең дә беләсең бит. Минем генә гаеп түгел ич!.. – Ул куркынып Рәшидәгә күтәрелеп карады һәм, аның теше авырткандай, чыраен сыта башлавын күреп, тизрәк сүзен дәвам иттерде: – Ләкин, Рәшидә бәгърем, әгәр син бу мине бары шуның өчен генә чакырган дип уйласаң, бик нык ялгышасың. Әйе, ялгышасың!.. Аңла, бер дә аның өчен генә түгел. Бөтенләй икенче максат белән чакырдым мин сине… Бик зур сүз әйтү өчен… Әйе, бик җитди мәсьәлә турында, беләсең килсә! – Ул, Рәшидәдән берәр сүз ишетергә теләп булса кирәк, тагын бер генә мизгелгә тукталып калды. Ләкин Рәшидә, куркып очарга торган кош шикелле, ничектер бик текә-киеренке утыра иде. Зөфәр сак кына аның кулын алды: – Әйтим, алайса… Мин… өйләнергә булдым, менә сиңа өйләнергә, аңлыйсыңмы, Рәшидә, сиңа!
Рәшидә ток бәргәндәй сискәнеп китте һәм тирән әрнү белән өзгәләнеп әйтеп ташлады:
– Уйнама, Зөфәр!
– Юк, нишләп уйныйм, ди. Алла сакласын! Мин сиңа чынлап әйтәм, Рәшидә!
– Юк-юк, ышанмыйм!
– Ни өчен?.. Тукта, син иң элек тынычлан әле, тынычлан! Хәзер барысын да аңлатып бирермен.
Рәшидә, ике кулы белән битен каплап, күпмедер тынып торды, аннары йөзен ачты, турайды һәм шик, өмет, газап тулы күзләре белән үтә җитди итеп Зөфәргә карап тора башлады.
– Син беләсең, – диде Зөфәр, бу караштан ихтыярсыз борчылып, – мин ялгыз кеше, миңа өйләнергә кирәк. Бу бик аңлашыла торган нәрсә бит инде… Тик мәсьәлә – кемгә?.. Иң читене шул бит? Бу турыда мин бик күп уйландым. Синнән яшерәсем килми, сайларга кызлар бар иде… Ләкин мин ашыкмадым, күңелемә ошаганны эзләдем. Һәм таптым. Ул – син, Рәшидә, син, ышанасыңмы?.. Өч ел бит инде мин синең белән йөрим, сине беләм, җитәрлек өйрәндем, чынлап яраттым…
Рәшидә иңерәнеп куйды:
– Ходаем, өч ел буе йөреп, ник бер сүз әйтсәң иде! Нинди кеше син?!
– Алай димәле, Рәшидә! Һәр эшнең үз җае, үз вакыты бар. Иң элек мин ныклы бер карарга килмичә торып, алдан шауларга яратмыйм. Икенчедән, өйләнүгә мин җиңел генә карый алмыйм. Сүз бит семья кору турында бара. Моның өчен мин булачак семьяның башта, ничек дим, материаль нигезен салырга тиеш идем. Ә бу – күп көч, күп вакыт сорый торган нәрсә. Былтыр менә шушы йортны сатып алдым, быел аны төзәттердем, яңарттым… Җиһазлар алдым… Хәзер ул яктан кайгы бетте диярлек. Инде менә…
– Димәк, барысы да план белән?
– Әйе… Нигә, начармыни ул?
– Юк, начар димим… Хәер, белмим, аңламыйм мин берни дә.
– Син бер генә нәрсәне аңларга тырыш, җанкисәгем! – диде Зөфәр, аның кулын йомшак кына сыйпап. – Мин сиңа өйләнергә телим, мин сине шушы йортка чакырам. Бергә торырга, яратышып, бәхетле булып торырга… аңлыйсыңмы?
Рәшидә әкрен һәм тирән итеп сулый иде. Аның хәтта куллары да суына төште, тезләре дә акрын гына калтырый башлады… Зөфәр, өч ел буена аның җанына һәм тәненә хуҗа булып килгән Зөфәр, менә аңа өйләнергә тели! Ярабби!.. Бәлки, бу аның өчен бердәнбер мөмкинлектер, әйе, ир хатыны, семья кешесе булыр өчен бердәнбер кабатланмас мөмкинлектер? Бәлки, аның бәхете шушы йортта, шушы кеше кулындадыр? Аңа ялгызлыктан, нужадан йөдәгән билгесез артисткага тагын ни көтәргә кирәк?.. Әмма мөмкин эшме бу?