Зөфәр көлемсерәп әкрен генә сорады:
– Йә, ни дисең, сөеклем?
– Белмим, күзем җитми, ышана алмыйм мин бу эшкә!
– Гаҗәп!.. Ничек ышанмыйсың? Мин әйтәм ич сиңа моны, мин әйтәм, чынлап торып… Ишетәсеңме?
Рәшидә гүя хәлсез бер гаҗизлектән кинәт үксеп җибәрде:
– Газап… газаплама мине, Зөфәр!
Зөфәр, җитез генә үрелеп, аны аркасыннан кочаклап алды:
– Чү, ярамый болай!.. Тынычлан, иркәм, тынычлан!.. Менә шулай!.. – Ул, якынрак шуышып, Рәшидәне күкрәгенә кысты. – Җүләрем, газаплаумыни бу?.. Бәхет турында сөйлим ич мин сиңа, бәхет турында! Мин… мин… сине көне-төне менә шулай назлап-сөеп кенә торырмын, рәхәттә йөздерермен мин сине… Бер кайгың, бер нужаң булмас синең… Менә бу йорт, менә бу җиһазлар, әнә теге гөлбакча – барысы да синеке булыр… Хуҗа булып, хуҗа гына түгел, бикә булып торырсың!.. Йә, бу бәхет түгелмени, сөеклем?
– Куркам мин бу бәхеттән, – диде Рәшидә, Зөфәрнең күкрәгенә пышылдап кына.
– Тиле, тиле! Бәхеттән куркалармыни?! Бәхетне аны тилмереп эзлиләр, аулыйлар, кирәксә – сугышып, тартып алалар!
Һәм ул, яңадан кабынып, тагын да ныграк елышып, Рәшидәнең түшләренә кулын салды, Рәшидә айнып киткәндәй булды.
– Тукта, кирәкми, җибәр! – диде ул, тизрәк Зөфәрдән тайпылып.
Зөфәр кисәк кенә көлеп куйды:
– Никахтан соң дисеңмени инде?
Үткен пычактай телеп җибәрде бу сүзләр Рәшидәнең йөрәген, тирән сызланудан йөзе сытылып китте:
– Көләсең?
– Юк-юк, бетте! – диде Зөфәр, ашыгып. – Мин болай гына, шаяртып кына… Ачуланма!.. Соң бит инде син минем хатыным, фактически хатыным, шулай түгелмени? Нигә дөреслектән куркырга? Ә тиздән законный хатыным булырсың! Мин шуны телим, бик телим, син дә теләргә тиешсең!.. Үзең өчен бит! Йә, ник дәшмисең?
Рәшидә әллә аптыраудан, әллә килешә алмаудан сүзсез, акрын гына башын чайкап торды.
– Нигә башыңны чайкыйсың? Мин әйткәннәр дөрес түгелмени?
– Дөрес, – диде Рәшидә, авыр көрсенеп. – Кызганычка каршы, дөрес!.. Синең өчен мин бары хатын гына булдым шул, хатын гына… шуңардан башканы син миндә күрмәдең дә, белмәдең дә… Хәер, бүтәнчә булуы мөмкин идемени? Синең үз дөньяң, минем үз дөньям!..
– Башта ук ул шулай иде бит, Рәшидә!.. Ләкин шуңа карамастан без якынаеп киттек ләбаса!
– Зинһар, үткәнне искә төшермик инде…
– Юк, шулай да, – диде Зөфәр, Рәшидәнең гаебен тоткандай кыюланып, – әйт әле, ни өчен башта син безнең дөньялар башка булуы турында уйламадың?
Рәшидә үпкә-рәнҗү тулы күзләре белән Зөфәргә күтәрелеп карады:
– Нинди йөз белән син моны әйтәсең, Зөфәр? Нигә минем ярама кагыласың?.. Беләсең ич… ничек булганын!.. Әйтерсең мин генә гаепле!
– Мин сине гаепләргә җыенмыйм, Рәшидә. Тик шуны гына исеңә төшерәсем килә: мин һаман шул ук кеше бит!
– Әйе, син шул ук кеше… шул ук кеше, – диде Рәшидә, ничектер уйга калып… – Хәер, белмим тагын… шул укмы син, түгелме?.. Тик бер нәрсәне тоям: без… ерак кешеләр.
– Ни өчен ерак?
– Шулай инде… Хәтерлисеңдер, соңгы вакытларда мин синнән: «Кем син, Зөфәр, кем?» – дип өзелеп сорый торган идем. Тикмәгә түгел бит ул, төрле шикләрдән аптырап йөргәнгә күрә бит ул… Дөрес, моңарчы мин сине яхшы кешегә, саф кешегә санап килдем. Әгәр моннан бер ел элек кенә син миңа өйләнергә теләвеңне әйткән булсаң, минем түбәм күккә тигән булыр иде. Мәхәббәт дияр идем мин моны, без бергә булырга тиешле кешеләр дип, чын күңелемнән ышанган булыр идем. Ә хәзер… мин ни әйтергә дә белмим… Менә йорт кадәр йорт алгансың – аны миннән яшергәнсең; ни өчен, ни сәбәптән – моны мин, үтер, аңлый алмыйм. Йорт мине кызыксындыра икән дип уйлый күрмә, һич юк, мин аның кирәклеген дә белмим, тик әле шушындый зур эшне дә яраткан кешеңнән яшереп була микәнни дип шаккатам!.. Аннары, сүзең чын булса, миңа өйләнергә күптән уең булган, имеш – аны да яшереп килгәнсең… Ходаем, бу ни хәл соң бу, өч ел буена яратам дип йөр, өч ел буена минем мәхәббәтемнән файдалан, ә чын теләгеңне бер генә мәртәбә дә, ичмасам, ялгыш кына да әйтмә, белдермә, имеш! Нинди генә кеше болай эшли ала, Зөфәр, әйт, нинди генә кеше?!
– Тукта, Рәшидә, нигә син боларның барысын да шулхәтле куертасың әле?! – диде Зөфәр, чын-чыннан тынычсызлана башлап. – Ярый, мин сиңа моңарчы отчёт биреп бармаганмын, ди, бу минем зур хатам, ди, ләкин менә хәзер мин сиңа барысын да әйттем бит, ачып салдым, руслар әйтмешли, товар лицом! Тагын ни кирәк?
– Миңа сине аңлау кирәк, Зөфәр, беткәнче аңлау кирәк! – диде Рәшидә газаплы бер җитдилек белән. – Югыйсә мин ышана алмыйм, миндә шик кала, авыр шик!.. Синең бүген миңа «өйләнергә телим» дип әйтүең чын ихластанмы ул, әллә берәр коры исәптән генәме? Өйләнгәннән соң да, синең миннән яшерен гамәлең, яшерен тормышың булмасмы?.. Алла сакласын, әгәр шулай була калса, син вәгъдә иткән бәхетле тормыш ул минем өчен далада уйнаклап югалган кайнар рәшәгә әйләнер иде!.. Син беләсеңме рәшәнең нәрсә икәнен? Мин күп йөргәч беләм аны, күргәнем бар… Тип-тигез дала түрендә менә бервакытны ялтырап яткан күл ачыла. Чын күл бу, хәтта җем-җем уйнаклаган вак дулкыннарына кадәр күренә. Менә шуңа карап барасың, барасың, ләкин күпме генә барсаң да, теге күлгә барып җитә алмыйсың. Чөнки ул юк, ул рәшә генә, коры далада алдап-котыртып уйнаклаган эссе шәүлә генә. Менә шулай ул, дустым, кайчагында кешенең нигезсез, булмас өмете дә рәшә төсле юкка чыга…