Выбрать главу

Зөфәр, иреннәрен кысып, алга иелде. Аңа хәтта эссе булып китте. Кылт итеп теге вакытта, Җиңү көне таңында күргән төше хәтеренә килде. Рәшә! Аның сусаудан шашынган күзләре алдында кинәт ачылып киткән күл – чын күл түгел идемени, ул да рәшә генә идемени? Булмас, булмас! Алай юрамаган иде ул газаплы, әмма куанычлы төшен!.. Бәхеткә юраган иде, бәхеткә!.. Рәшә, юк, бу мөмкин түгел! Аның күңелендә хәтта Рәшидәне өенә чакырып, менә хәзер аны өйләнергә кыстап утыруы өчен үкенү кебек бер нәрсә дә кыймылдап куйды. Ләкин ул чигенергә теләмәде, чигенү ярамый иде… Эченнән сиздермичә генә сулап:

– Үткән эшкә салават! Ә киләчәк турында алдан ук начарга юрамыйк әле, Рәшидә. Тормышны матур итеп кору безнең кулда. Кыскасы, Рәшидә җаным, мин сиңа үземнең чын теләгемне әйттем. Хәзер синең җавабыңны көтәм, йә, ни дисең?

Рәшидә уйланып, кечкенә йодрыгын башына терәп торды.

– Белмим. Хәзергә берни дә әйтә алмыйм. Миңа уйларга кирәк, уйларга, уйларга!

Зөфәр, борчылып, аның бик йончып киткән йөзенә карады.

– Алай… җитди мәсьәлә. Азрак уйларга кирәктер шул… Ләкин син, Рәшидә, мине озак зарыктырмассың бит?

– Киткәнче әйтермен.

– Киткәнче? Кая киткәнче?

– Минзәләгә.

– Минзәләгә? Ни өчен Минзәләгә?

– Минзәлә театры чакыра мине…

– Туктале, Рәшидә! Әллә ни сөйлисең! Кеше, Казанны ташлап, Минзәләгә китәме соң?!

– Миңа сәхнә кирәк, – диде Рәшидә. – Сәхнә өчен мин җир читенә китәргә дә риза!

– Ә монда?

– Монда алмыйлар, урын юк, диләр.

– Сабыр ит, Рәшидә! – диде Зөфәр, җанланып. – Мин үзем сөйләшәм. Театр җитәкчеләренең миңа һәрвакыт йомышлары төшә, мин сорасам, берсүзсез сине алачаклар.

Рәшидә башта гаҗәпләнгән, хәтта куанган төсле булды, аннары нидер чамалагандай кинәт җитдиләнеп, кашларын җыерып, беравык Зөфәргә текәлеп торды.

– Аңламыйм мин сине, Зөфәр, аңламыйм, – диде ул, ниһаять, акрын гына. – Ни өчен син менә хәзер генә бу турыда әйтәсең? Ни өчен элегрәк сүзең үтәрдәй булгач сөйләшергә уйламадың?.. Кайчаннан бирле минем театрга керергә теләп, хыялланып, азапланып йөрүемне белдең бит, белдең!

Зөфәр бер генә секундка бик уңайсызланып китте, ләкин бу читен хәлдән тизрәк чыгар өчен елмайган булып, башын селкеп әйтте:

– Һе, син, ни, дустым, миннән гаеп табарга гына торасың. Бигрәк!.. Ярамый бит болай… Элегрәк ни, хәзер ни – эш узмаган ич әле!

– Юк, эш узган! – диде Рәшидә һәм капыл гына урыныннан торды. – Бел: үзеңә кирәк булгач кына күрсәтергә теләгән ярдәмеңне мин кабул итә алмыйм!

– Рәшидә, акыллым, ул хәтле кырт кисмәле!.. Ну, ярый, үзем өчен дә, ди, ләкин минем протекция барыбер синең файдага ич ул!

– Юк-юк, үзең дә, протекцияң дә кирәкми миңа… Булмый, теләмим, әллә нинди кеше син!.. Ышанмыйм мин сиңа!

Зөфәр, берьюлы үзгәреп, кисәк кенә аңа таба омтылды:

– Тукта, тукта…

– Орынма миңа! – диде Рәшидә, агарынып һәм кинәт борылып, ишеккә атлады.

– Рәшидә!

Ләкин Рәшидә, җилдәй, залдан, аннары өйдән үк чыгып китте… Бер мәлгә аптырап, катып калган Зөфәр, кинәт урыныннан кубып, аның артыннан ташланды. Парадный ишеге янында артыннан җитеп, беләгеннән тотып алды.

– Рәшидә, тукта, качма! – диде ул, көчкә тынын алып.

Рәшидә, тирләгән, ярсыган, тешләшергә торган кечкенә җәнлектәй, аңа шундый бер ялвару, куркыну, нәфрәт белән карады ки, Зөфәр ихтыярсыз аның беләген ычкындырды… Шап итеп парадный ишеге ябылды, һәм Рәшидә яшьләрен йота-йота, шак-шок атлап, тын урам буйлап китеп тә барды.

…Зөфәр, ябык ишеккә маңгае белән терәлә язып, күпмедер вакыт өнсез, хәрәкәтсез басып торганнан соң, акрын гына кузгалып, өйгә керде. Ләкин монда калу мөмкин түгел иде, әйтерсең тып-тын, буш өйнең эчендә шак-шок, шак-шок ераклашкан аяк тавышы яңгырый иде… Зөфәр ава-түнә террасага чыкты һәм, хәлсезләнеп, башын учлап, аның баскычына утырды… Китте… өзелде… бетте…