Рәшидәнең качуы Зөфәрне, чынлап та, тамырыннан кискәндәй итте. Атна-ун көн ул яңгыратылган балык шикелле әйле-шәйлерәк бер хәлдә йөрде. Кая барса да, нишләсә дә, аны Рәшидәнең соңгы минутта шундый бер җан өшеткеч ачу-нәфрәт белән аңа каравы һич күз алдыннан китмичә азаплады. Нинди тирән упкын алар арасында яткан икән!.. Ул шуны, артисткага ышанып бетмичә йөрүенә карамастан, ничектер алдан күрә белмәгән. Коточкыч сукырлык!.. Хәзер инде аңа көн кебек ачык: Рәшидәгә өйләнергә теләве бөтенләй нигезсез, кысыр бер хыял гына булган икән. Менә шул хыял җимерелде дә төште… Китте, югалды Рәшидә аның өчен – бөтенләйгә, мәңгегә!..
Хәер, Рәшидәнең югалуы белән килешергә дә, акрынлап аны онытырга да мөмкин булыр иде, тик шунысы яман: сизгер күңелле яшь артистка ничектер аның иманын да какшатып китте. Гомерендә беренче мәртәбә ул үзенең киләчәгенә шикләнеп, шомланып карарга мәҗбүр булды. Рәшидә бит аның үзеннән генә түгел, ул вәгъдә иткән тормыштан да гүя куркып качты. Рәшә булып чыкмасын, диде. Рәшә – менә нәрсә куркыныч икән. Һәм Зөфәр күбрәк шуны уйлап борчылды, шуңардан шомланып йөрде, кайчандыр күргән төшен түгел, ә реаль киләчәген юрап азапланды, кыскасы, «рәшә» дигән шул алдакчы томанны ничек тә күз алдыннан куарга тырышты.
Әйе, юкка гына аны Зөфәр Сабитов димиләр. Күпмедер вакыт үтүгә, ул үзенең «реаль» уйлый торган салкын акылына кайтты. Моңарчы гел бер юнәлештә эшләп килгән логикасы яңадан сәгать механизмы кебек эшли башлады. Ни өчен әле мин бу кадәр каушап калдым, диде ул, үз-үзенә ачуы килеп. Шул хыялый бер хатынның киртә җимерүеннәнме? Ни белә ул, нәрсә күргән ул?.. Гади бер хакыйкатьне аңламый ич ул: һәркем үз бәхете өчен көрәшә, һәркем тормышын үзе теләгәнчә корырга омтыла. Баерак, иркенрәк, рәхәтрәк яшәргә теләүче әллә бер мин генәме? Юк, алар күп, бик күп, бөтен дөнья, бөтен галәм! Бәс, шулай булгач, ни өчен мин үземнең теләкләремнән баш тартырга тиешмен? Ни өчен мин дә бу дөньяда үзем теләгәнчә яшәп калмаска тиешмен?! Әллә минем кулымнан килмәсме ул?.. Юк, килер, Алла бирсә, килер, рәтен-җаен табарбыз без аның… Өркетмәсеннәр!
Шулай диде ул үз-үзенә тискәре бер үҗәтлек белән һәм шушы иманында ничек тә ныгып калырга тырышты. Аның юлы сызылган, кая гына алып барып чыкмасын, ул инде аңардан чигенмәячәк, юк, чигенмәячәк… Әмма күпме генә ул шулай батырланмасын, теге электән үк күңеле төбендә яткан, шуның өстенә Рәшидә дә көчәйтеп киткән курку-шомлану барыбер бетмәде. Бу курку-шомлану аның тырыш, уңган, хәйләкәр, ялагай табигатенең астарлыгы булып кала бирде.
Ә ике айдан соң Зөфәр Гамбәр туташка өйләнеп ташлады. Кыз, ичмасам, диде ул үзен юаткан булып… Гамбәр туташ та бәхетле иде. Очлы иякле мөлаем йөзен кечкенә көнбагыштай күтәреп, Зөфәренә «хуҗам!» дигәндәй карап кына тора иде ул. Ләкин Зөфәр аңа беренче көннәрдән үк шаярткан булып әйтеп куйды: «Сиңа, орчыгым, башыңны түбән иеп кенә тору килешә!» – диде.
Шау-шулы зур мәҗлесләрне Зөфәр артык яратмаса да, туйны бик шәп үткәрде. Ниндидер ярсыну һәм үчләнү белән дөньясын бер селкетеп алырга теләде. Әүвәл-ахыры шул булсын диде бугай… Кыз квартирасында яшерен никах укытып, бер мәҗлес үткәргәч, ул үз өендә өч көн рәттән шаулатып туй ясады. Кичләрен зур йортның барлык тәрәзәләре ялт итеп торды. Соңгы мәҗлескә үзе белән элек эшләгән һәм яңа урында танышкан иң мөхтәрәм кешеләрне генә чакырды. Ләкин бу мәҗлесләрнең берсенә дә ул, ни гаҗәптер, Хәмит дустын чакырмады. Моның сәбәбе, билгеле, бик тирән һәм катлаулы булырга тиеш иде. Шушы биләмче, ялгызак егетнең көннәр буе буш яткан бүлмәсендә ул Рәшидә белән хәзер инде айга карап уласаң да кире кайтмас иң бәхетле минутларын кичерде; ихтимал, шул минутларны исенә төшерүдән куркып, якын дустын Гамбәр туенда күрәсе килмәгәндер; ихтимал, яңа тормыш башлар алдыннан, Хәмит шикелле аның бөтен үткәнен белеп торучы кешедән котыласы килгәндер… Бик мөмкин, әмма болар өстенә тагын бер җитди сәбәп бар иде: ул да булса – Әйттем-бетте Хәмитнең рәхимсез усал теле!.. Шушы теле белән ул Зөфәр дустын, бритва тидереп алгандай, һаман кисә генә торды. Бигрәк тә соңгы вакытларда аеруча бер каныгу белән Зөфәрнең һәр хәрәкәтенә, һәр эшенә тамга салгандай, үзенең кара мөһерен баса барды. Хәтта, Зөфәргә авыр булсын дип, Гамбәр туташны да аяп тормады: «Гамбәр килен – алтын чебен!» – диде ул, юри көйләгән булып кына, әмма ниндидер бер ямьсез нәрсәгә ишарә ясап.
Һәм Зөфәр түзмәде, күтәрә алмады, үзенең кара күләгәсеннән качкан шикелле, иң якын сердәшче дустыннан качарга мәҗбүр булды.
…Озак кына уйлаганнан соң, Зөфәр туй мәҗлесенә шулай ук иптәш Әхмәтҗановны да чакырмаска булды. Әлбәттә, бу инде Әйттем-бетте Хәмит түгел, иң югары начальник, гаять кирәкле кеше, ләкин шулай да аны чакырырга иртәрәк иде әле. Кем белә, бәлки, киләчәктә аңардан рекомендация сорарга да туры килер… Тормыш бу… Исәп белән торырга кирәк!.. Әйе, бары тик исәп белән, исәп белән, исәп белән, кадалып киткере!