Выбрать главу
1962

ӘЙТЕЛМӘГӘН ВАСЫЯТЬ

Баязит Бикбайга

I

Йомшак кына җәйге җил исә… Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар… Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя… Рәхәт, һәй, рәхәт тә соң!.. Һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу да шул! Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, буш, моңсу башкорт даласында!

Әнә көмешләнеп дулкынланган кылганнар арасында ак яулык бөркәнгән, алъяпкыч бәйләгән, күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган кечкенә буйлы арык кына бер әби кизәк җыеп йөри. Сул беләгендә аның иске чиләк, уң кулында нечкә таяк. Шул таягы белән ул кизәкне чирәмнән куптарып әйләндерә дә аннары иелеп алып чиләгенә сала. Тагын як-ягына каранып эзләп китә. Тагын кизәкне, чирәмнән куптарып, чиләгенә алып сала… Шулай да бу авыл кырындагы чирәмлектә хәзер кизәк аз табыла, колхоз терлекләре монда йөрмиләр, ә бәләкәй генә авылның үз бозаулары салып калдырган «белен»нәр күпме генә соң ул! Далада утын дигән нәрсә бик кадерле булгач, ялгыз әби, ике-өч көндә бер чыгып, иске чиләге тулыр-тулмас шул «белен»нәрне җыеп кайта. Борыннан килгән бер гадәт. Аннары, кизәк казан астына бик килешә, ашны әкрен генә кайната, ә үз җае белән әкрен генә кайнап пешкән аш бик тәмле була ул. Әйтерсең чирәм исе керә ашка.

Тик соңгы вакытта әбинең хәле бик үк әйбәт түгел әле. Картлыгы җиткәнме, берәр чир зәхмәтеме шунда, ләкин гел менә бөтен тәне авыраеп, кул-аяклары сызлап, йөрәгенең хәле китеп тора. Ара-тирә өшетеп тә җибәрә яки тиктомалга яндыра да башлый. Үзенчә, мәтрүшкәсен-ниен эчкәләп, ятып караса да, бер дә юнәеп китә алмый. Менә бүген дә, кояш шактый нык кыздыруга карамастан, аның зәгыйфь тәне, эчендә боз яткандай, гел туңып тора; аркасы буйлап әледән-әле салкын кымырҗу йөгереп уза, шул ук вакытта күз төпләре яна, иреннәре бөрешеп кибә, һәм ул гер таккандай авыраеп киткән аякларын көчкә генә сөйрәп йөри… «Булмас, ахрысы, кайтырга кирәк», – ди ул үз-үзенә иренеп кенә һәм, чиләге кизәк белән тулмаса да, авылга таба борыла.

Читән буйларында котырып кычыткан үскән тар тыкрыктан узып, бәбкә үләне түшәлгән киң урамга килеп чыккан чакта гына, аңа Миңлебай карт очрый. Торна шикелле нечкә озын аяклы, какланып беткән бу чандыр бабайны авылның иң карт кешесе диләр. Туксанның өстендә үк түгел микән? Хәер, тәгаен ничә яшьтә булуын ул үзе дә белми. Былтыр гына аның җитмештән узган Миңлегәрәй исемле улы үлеп киткән иде. Хәзер бабай Миңлегәрәйнең зур улы Миңлегалидә тора. Миңлегалинең дә өйләнгән улы, кияүгә чыккан кызлары бар. Миңлебай карт менә шуларның балаларын, ягъни үз токымының дүртенче буынын күрде. Дүртенче буын әкәмәт икән ул, бер дә бабай дигәнчә түгел. Ул хәтта аларның исемнәрен дә отып ала алмый. Вилне Вилдан дип, Эмманы Әсмабикә дип тик йөртә шунда…

Дөньяда чамасыз озак яши торгач, кайчандыр паровоз тавышын да ишетмәгән бабай тракторын да күрде, автомашинасын да, самолётын да, радиосын да күрде; алар аның авылына һәм өенә килеп керделәр, ләкин картның берсенә дә исе китмәде. Чөнки бу заманның барышына ис китеп өлгерерлек түгел иде.

Ләкин былтырмы икән, өченче ел микән, кемнәрнеңдер бу тирәләргә очып килеп, самолёттан бүре атып йөрүләрен ишеткәч, картның моңа шулай да исе китте. Кара син аны. Бүрене самолёттан гына «сугалар» диген, ә?.. Кайчандыр, бик күптән инде, ул, үзе ир-егет чагында, камчат бүрек, ак чикмән киеп, билен кызыл билбау белән буып, камыт күрмәгән сөлектәй яшь айгырга атланып, далага чыгып китә иде дә, йөри-йөри бүренең эзенә төшкәч, аны уктай сузылып очкан бурзаеннан өсләтеп һәм ун-унбиш чакрым куа барып, озын саплы чукмары белән сугып ала торган иде. Менә бу, ичмасам, бүре сугу иде! Ә хәзер һавадан атып йөриләр, имеш. Моның ни кызыгы да, ни комарлыгы бар? Юк, әллә нишләде бу замана! Машина да машина, ә кешенең үз йөрәгенә, үз кулына ни кала?!

Миңлебай картның дөньяда да, колхозда да хәзер бер эше дә юк. Ул какланып беткән тәнендә бары җан асрый. Алдына куйганны утырып ашый, ястыгын тәгәрәтә дә ятып йоклый, шулай итеп, гомерен суза да суза. Аның хәзер бер генә эше бар – ул ялан таптарга ярата. Һәр көнне иртәнге чәйдән соң ул, озын карагай таягын тотып, торнаныкыдай нечкә аякларын сыгылдырып кына, буш урамнан уза, кырга чыга һәм күзе караган якка таба китеп бара. Берәр түбә җиргә менгәч, озын таягын ике учлап, ерак кырларга тик кенә һәм озак кына карап тора. Бу күз җитмәс Юлкотлы яланының бөтен ягын, андагы түбәләрнең, үзәннәрнең, чокырларның бөтенесен исемнәре белән белә. Хәзер инде ул исемнәрнең күбесе онытылып бара. Хәзер, мәсәлән, Каракош басуы яки Атчабар кыры дип түгел, ә фәләненче бригаданың да төгәненче бригаданың участогы дип кенә йөртәләр. Юлкотлы яланнарын тоташтан сөреп бетерделәр. Иске чикләр, иске исемнәр барысы да күмелеп калды шунда…