Карт түбәдән төшеп китә, үзәнлекләрдән уза, иген басуларын буразна буйлап кисеп чыга, шулай итеп, әллә никадәр җир әйләнеп, күп вакытта авылның икенче очыннан кайтып керә. Юлында очраган кешегә үзе башлап дәшми, ә берәрсе: «Саумы, Миңлебай бабай?» – дип дәшсә, «Ару әле» яки «Шөкер!» дип кенә узып китә. Ни уйлап, нәрсә карап йөри торгандыр карт – белүче юк.
Менә бүген дә карчык, йөзгә-йөз очрашкач дәшмичә китүне килештермичә, үзе башлап, аңа:
– Нихәл, арумы, Миңлебай агай? – диде, авызын учы белән генә каплый төшеп.
– Ә, синмени әле бу, Акбикә килен? Шөкер! – диде карт, тукталып. Җитмештән узган карчык аның өчен һаман да килен иде әле, һәм Акбикә дип тә бары ул гына дәшә, югыйсә авыл халкы карчыкны күптән инде Акъәби дип кенә йөртәләр. – Каян кайтып киләсең болай? – диде карт.
– Менә кизәк җыярга чыккан идем.
– Ә, ярый, ярый… Казан астында утның өзелмәве яхшы. Йә, үзең ару гынамы соң?
– Шөкер иде әле, тик менә бу көннәрдә генә әллә нишләп хәлем китеп тора, – диде карчык һәм тирләгән битен яулык очы белән сөртеп алды.
– Авырма инде, син – ялгыз кортка, карар кешең юк.
– Алладан вакыт җитмәгән булса үтәр әле.
– Үтәр, Алла боерса, үтәр, бик күпне үткәрдек, – диде карт, ияк очында гына ябышып торган берничә бөртек ап-ак кылдай сакалын селкетеп. – Ярый, кортка, юлыңда бул! – Һәм карт озын аякларын сыга биреп китеп тә барды. Ул карчыклар белән күп сөйләшеп торырга яратмый иде.
Акъәби, үзенең җил капкасына җиткәч, туры читән алачыкка узды. Бу эчтән балчык белән сылаштырылган җир идәнле алачыкта аның барлы-юклы савыт-сабасы да тора, шунда аш-суы да пешә иде. Җирдән аз гына күтәртеп салынган, калай морҗасы туры гына кыектан чыгарылган учагы алдына карчык кизәкләрен бушатты. Казанына өч-дүрт чүмеч су салды да учагына күп кенә итеп чыбык-чабык сындырып тыкты, ут төртеп җибәрде. Чыбыклар күмерләнеп төшкәч, алар өстенә ипләп кенә кизәкләр өештереп куйды. Аның исәбе башта су җылытып, табак-савытын юу, аннары әзер казанда үзенә бер-ике генә уҗау буш умач пешереп алу иде. Нигәдер күңеле бүген сызык йөгерткән буш умачны корот катып кына ашарга теләп тора иде. Ләкин карчык сизә: пешерә дә, ашый да алмас төсле; хәле бөтенләй бетеп бара, көчкә генә йөреп азаплана, гәүдәсе менә гел ятарга гына сорап тора… Ахырда түзмәде, казан астыннан кизәкләрне алгарак тартып, учагын сүрелтә төште дә бераз ятып торырга булды. Алачыктан өенә узышлый күрше ишегалдында йөргән яшь хатынга читән аша гына дәште:
– Гарифә кызым, минем казан астын гына кереп караштыра тор әле, әз генә ятып алмакчы булам, бер генә дә хәлем юк.
– Ә, ярый, ярый, Акъәби, карармын, борчылма, ят! – диде уңган хатын, әбинең төсе качкан чыраеннан авыру булуын шунда ук чамалап.
Акъәби урам тәрәзәләре ябык, әрем себеркесенең исе аңкыган салкынча өенә керде, сәке түренә бөкләп куйган ястыгын җәйде дә, бисмилласын әйтеп, сырган юрган белән ябынып, бөгәрләнеп кенә ятты. Аның бик җылынасы килә иде. Ятып күзләрен йомуга, ул, салкын бер чоңгылга баткандай, башта туңып китте, кымырҗып, акрын гына калтырана башлады. Күпмедер вакыттан соң бераз гына җылынган кебек булды, ләкин тәмам эреп, изрәп китә алмыйча, ярым уяу, ярым йокылы хәлдә һаман бөрешеп кенә ята бирде. Бераздан Гарифә кереп хәлен белде, ашыйсың-эчәсең килмиме дип сорады. Әби: «Локма да кабасым килми, кайнар чәй генә эчәр идем», – диде. Гарифә, алачыктан утлы көл өстендә генә пешергән куе чәй китереп, чынаягына карлыган кагы салып, шуны сыек бал белән генә аңа эчерде. Әбинең җыерчыклы ябык куллары һәм кипкән иреннәре калтырый иде. Шулай да ул тәлинкәне үз кулы белән тотып эчте, Гарифәгә күп итеп рәхмәт әйтте, тирләп бер йокласам, иртәгә, Алла боерса, аякка басармын, диде, тик бүген инде көтү кайткач, кәҗәсен савып, сөтен баз өстенә генә куярга кушты. Гарифә барысын да эшләргә булды, тыныч кына ятарга кушты һәм карчыкның өстен әйбәтләп ябып чыгып китте.
Ләкин карчык икенче көнне дә, өченче көнне дә аягына баса алмады. Күрәсең, авыруы аның болай бер-ике көн генә ятып үткәзеп җибәрерлек түгел иде. Ниндидер җитди чиргә охшый. Карчык үзе алай дип уйларга тырышмаса да, әллә Ходайдан вакыт җитүе шушы микән дип, шомланып та куйгалый иде.