Выбрать главу

Күршеләре кереп аның хәлен һаман белә тордылар, Гарифә исә, ашау-эчүен кайгыртып, йорт-җирен һаман карый йөрде. Шулай да карчыкның хәле бер дә алга бармагач, аңа әллә улларыңа, кызларыңа хәбәр итикме, болай яту ярамас бит дия башладылар. Ләкин Акъәбинең өмете зур иде әле, ерак каладагы балаларын бер дә борчыйсы килми иде. Аннары болай да берәрсе кайтып китмәсме дигән өмете дә юк түгел иде. Кайткалыйлар иде әле аның уллары яки кызлары, инәләрен онытып бетермиләр иде, исән генә була күрсеннәр инде.

Карчыкның соңгы еллардагы гомере шул балаларының кайтып китүләрен көтеп яшәү белән генә уза башлады. Дөрес, моннан ун ел элек, карты үлгәннән соң, балалары карчыкны калага тартып караганнар иде каравын, ләкин Акъәби гомер иткән нигезен ташлап китәргә теләмәде инде. Шушы Юлкотлыда туган ул, үскән ул, шушы Каһарман карт өенә килен булып төшкән, шушында илле биш ел яшәгән, уллар-кызлар үстергән. Шушы Юлкотлы туфрагында аның атасы, анасы, күпме туганнары, яшьли үлгән сабыйлары, гомер иткән карты ята – йә, ничек шуларның барысын да ташлап китәсең?.. Күп торасы да калмагандыр, ят җирнең туфрагына барып ятканчы, шушында үзенең ата-анасы, карты, сабыйлары янында булыр – шулай уйлаган иде карчык ул чакта. Һәм, һичнигә карамастан, хәзергә чаклы ул шушы ниятендә нык торды.

Шулай да карчыкка җиңел түгел иде. Туган туфрак никадәр генә үзенә бәйләмәсен, авыл артындагы канау белән әйләндереп алган зиратта ятучы әрвахлар нихәтле генә якын булмасын, әмма болар гына аның тормышын тутыра, ялгызлыгын җиңеләйтә алмыйлар иде. Ялгыз башын монда асраса да, күңеле белән ул һаман шул балалары янында иде. Шуларны уйлап, шуларны сагынып, шыксыз озын көзләрне дә, салкын кышларны да уздырып җибәрә; сабыр гына җәйне көтеп ала, ә җәен берәр улымы яки кызымы балалары белән кайтып китәргә тиеш аның… Шулай көйләнде инде карчыкның тормышы: асылда, җәйнең бер атна-ун көне өчен генә яши ул һәм ел буе диярлек тик шуңа әзерләнә. Маен-күкәен дә шул көнгә дип җыя, итен-казылыгын да балаларым өчен дип каклый, шомыртын, эремчеген, коротын да шулар өчен киптереп куя. Бигрәк тә оныкларын бик сагына карчык. Шулар кайтса инде, куанычы эченә сыймый, бөтен дөньясын оныта, үзе дә бер бәйрәм итеп кала, бичара. Тик бу бәләкәчләрнең әти-әниләре карчык янына, гадәттә, бик кыска вакытка гына кайталар. Алар, ни хикмәттер, гел ашыгалар. Кайсының эше көтә, кайсының курортка китәсе була, аннары балаларыбыз авыл җирендә авырып-нитеп китә күрмәсен дип куркалар да булса кирәк, кыскасы, бер атна торгач та, карчыкның бик тилмереп соравына карамастан, юатыр өчен кулына мул гына акча тоттырып, вәгъдәләр биргән булып китеп тә баралар. Шулай итеп, ел буе көтеп алган санаулы көннәр төш кебек кенә үтә дә китә. Аннары тагын шул кыска гына тансык төшнең яңадан иңүен көткәндәй, озын йокыга охшашлы ялгыз гына яшәү башлана.

Нишлисең, заманасы шулай туры килде инде. Акъәбинең сабый чактан исән калган балалары үсә тордылар, күрше авылның урта мәктәбен бетерә тордылар, һәркайсы, канат чыгарган кош кебек, Юлкотлыдан еракка оча торды. Хәзерге вакытта бер улы белән бер кызы Өфедә яшиләр. Тагын бер кызы, врач булып чыкканы, Пермь өлкәсендә тора, ә иң кече малае, институтны бетергәч, Казахстанга җибәрелгән иде, шунда, исеме дә билгесез бер шәһәрдә, кемдер булып эшли.

Өфедәге иң зур улы Суфиян – хәзер инде отставкага чыккан полковник, ә кызы Гөлбикә фәнни институтларның берсендә гыйльми эштә, кияве исә аның, Чакмагош башкорты, зур, җаваплы урында утыра. Кыскасы, барысы да зур кешеләр булып беттеләр. Кайсы галим, кайсы инженер, кайсы врач… Борын заманда бер ата-анадан түгел, бөтен өязеннән бу кадәр укымышлы башкорт чыкмагандыр. Акъәби үзе кыз чагында башкорттан яки татардан доктор барлыгын ишеткәне дә юк иде. Әле дә хәтерли: элек авылда берәрсенең теше сызласа, моннан унсигез чакрымдагы чуваш авылына, тәмәке алып кайтыр өчен, ат мендереп кеше чаптыра торганнар иде. Булган заманнар. Юк, аның балаларына килде инде бәхет, килде, әйтәсе дә түгел!

Тик менә бик бәхетле булып киткән балалары аңардан ничектер шактый ераклаштылар шикелле. Зарланса язык булыр, карыйлар, ярдәмнәреннән ташламыйлар, рәхмәт үзләренә, тик шулай да карчык борчылып уйламыйча булдыра алмый: туган җирләрен дә, кечкенә Юлкотлыны да, аталарыннан калган нигезне дә алар бөтенләй онытып баралар кебек. Уйлары да, күңелләре дә бүтәндә булса кирәк… Менә зур улы Суфиян. Күпме ил гизде, нинди зур дәрәҗәгә иреште, олайды, үзенең дә ул-кызлары үсеп җитте, инде хәзер беркайда да эшләми, зур пенсия ала, машинасы бар – аңа бит Юлкотлыга ешрак кайт- са да була хәзер… Ләкин, нишләтәсең аны, һаман вакытым юк дип зарлана, ниндидер комиссияләрдә эшләп йөри, кышын бер-ике айга курортка китә, йә булмаса үзе кебек погоннарын салган полковниклар белән төннәр буе карта сугып утыра, ә җәйгә чыккач, машинасына хатынын, бала-чагаларын утырта да йә Кырымга, йә хатынының рус туганнарына – Саратовка китеп бара. (Суфиян сугышка чаклы ук әле, Саратовта хезмәт иткән чагында, марҗа кызына өйләнгән иде, һәм Акъәбинең ул чакта моңа күңеле бик тә сыкранган иде.) Ә каладан йөз егерме чакрымда гына торган Юлкотлы читтә кала, әнисе карчыкның алар өчен генә дип саклаган казлары келәтендә шул килеш эленеп тора. Полковникның кереп туган авылын күрергә һәм әнисен куандырырга вакыты да, җае да табылмый. Ничек моңа күңел сыкранмасын, ди.