Выбрать главу

Шулай да былтыр җәй Суфиянның җиткән улы Геннадий үзләренең машинасында «бабушка»ны күрергә дип кайткан иде. Өч көн торды, өч көн Акъәби бер кәлимә башкортча белмәгән оныгы алдына барлык сыйларын куйды, сүзсез генә аңа моңсу һәм назлы итеп карап утырды. Егет җирән чәчле иде, таза иде, физкультурник иде; урам буйлап чыгып киткән чакларында карчык аның чуар күлмәк кигән киң аркасына читән аша гына карап кала иде. Егет беркөн эчендә Юлкотлының бөтен тирә-ягын йөреп чыкты; машинасына ыбыр-чыбыр балаларны төяп, әллә кайлардан үзләрен йөртеп кайтарды, аннары колхоз келәтендә аунап яткан ике потлы гер ташын табып кайтты да иртә-кич гел шуны күтәреп-чөеп уйный башлады.

Кечкенә авылда егеткә аралашыр өчен үз тиңнәре бөтенләй юк диярлек иде – кызлар җәйләүдә яталар, егетләре каядыр таралышып беткәннәр – һәм Акъәбинең моңа бик эче поша иде. Оныгының күңелен табар өчен, ул әледән-әле аңа башкортча нидер әйткән була, ләкин Геннадий, берни аңламыйча, «бабушка»сына бик юмарт елмаеп карый, җавапсыз калмас өчен генә:

– А, да-да, точно! – дип, баш кагып куя иде.

Әби белән онык арасында бер кызык хәл дә булып алды. Шулай иртәнге чәй янында оныгын сары майда гына йөзгән әче коймак белән сыйлаган чакта, Акъәби «безнең башкорт халкы…» дип нидер сөйли башлаган иде, Геннадий, шуны үзенчә аңлап булса кирәк, көтмәгәндә генә баш бармагы белән күкрәгенә төртеп:

– Я – башкирин, бабушка, башкирин! – диде һәм, җитмәсә әле «борчылма!» дигәндәй, әбисенә күз дә кысып куйды.

Акъәби уйчан гына аңа карап торды, үзалдына гына көрсенгәндәй итте, аннары моңсу-назлы итеп кенә елмайды: нишлисең, бу җирән чәчле егеттә аның каны, башкорт каны ага иде шул!

Менә шулай Акъәби ялгыз башы шушы көнгә кадәр улларын, кызларын көтеп, оныкларын сагынып, алар турында үзенең күңелле һәм күңелсез уйларын эченнән генә уйлап, исән-имин генә яшәп килде. Җәйгә чыгу белән, һәрвакыт өметләре уяна торган иде, бәйрәм көннәрен көткәндәй рухланып, шуңа бер дә иренмичә әзерләнә башлый иде. Әмма быел, Ходайдан вакыт җиткәнме, җәйгә аяк басу белән, үзен начар сизә башлады һәм бирешмәскә тырышып йөрде-йөрде дә ахыр чиктә менә урынга ук ятарга мәҗбүр булды.

Башта торып китәрмен дигән өмет белән ятты, күршеләренең калага улларыңа хәбәр итик дигән сүзләрен дә кире какты, әмма ләкин хәле аның отыры начарлана барды. Биш-алты көн эчендә ул күзгә күренерлек булып суырылды, саргайды, ашау- дан калды. Күршеләре, карчыкның болай начарлана баруын күреп, хәвефкә төштеләр, нишлик икән дип, үзара киңәшеп тә алдылар, ахырда Юлкотлыдагы колхоз бригадиры Сәетгалигә хәбәр итәргә булдылар.

Колхоз идарәсе моннан алты чакрымдагы Сыртлан авылында иде, шунлыктан Сәетгали – кечкенә Юлкотлыда бердәнбер хуҗа һәм баш кеше. Һәр көнне иртән иртүк ул, мотоциклының сиртмәле биленә атланып, такыр юлдан пырылдап, тирбәлә-тирбәлә, Сыртланга китеп бара, ә кич белән тагын шулай җен кебек машинасында тумырылып кайтып җитә иде. Гарифә барып әйткәч тә, Сәетгали икенче көнне үк, Сыртланга узышлый, үзенең мотоциклында пырылдап, Акъәбинең капкасы төбенә килеп туктады. Акъәби шунда ук кем килгәнен белеп алды һәм ни өчен икән бу дип борчылып уйлап куйды. Ул арада ишектән, иелә биреп, тузанлы күн итекләрдән, бригадир белән председательләр өстендә генә очрый торган, капчыкланып беткән зәңгәр пинжәктән Сәетгали үзе дә килеп керде.

– Саумы, Акъәби? – диде ул, таза кешегә дәшкәндәй юри кычкыра биреп. – Бәй, ни булды, әллә авырып калдыңмы?

– Авырыйм шул, Сәетгале, – диде карчык, гаепле кеше сыман итеп.

– Куй, юкны сөйләмә, гомердә авырмаганны… Синең кебек корткага килешәмени ул!

Сәетгали, килеп, сәке кырыена гына утырды, карчык юрганын үзенә таба җыя төште.

– Килешми дә бит, нишлисең, Ходайдан вакыт җиткәч…

– Җиткән ди сиңа… Болай гына, салкын-фәлән генәдер әле… Кай җирең авырта соң?

– Авырткан җирем дә юк кебек… Тыным кысыла, сулавы авыр… – диде Акъәби, бугазын һәм күкрәген сыйпап.