Выбрать главу

Сәетгали карчыкның суырылган, саргайган йөзенә беравык сынап карап торды.

– Йә, нишлибез, Акъәби, доктор чакыртыйкмы?

– Кирәкмәс, Сәетгале улым, иншалла, болай да үтәр әле…

– Үтә күрсен! – диде Сәетгали, карчыкка тагын да сынабрак карап. Юк, шулай да карчыкның хәле бер дә шәпкә охшамый, йөзе лимон кебек сары, күзләре тоныкланып тора. – Әллә, мин әйтәм, – диде бригадир сак кына, – калага хәбәр итикме? Суфиян агай, йә булмаса Гөлбикә апай килеп китсә, зарар итмәс… сөйләшерсез…

– Юк, кирәкмәс, сабыр итик әле, алар да эшле кешеләр, – диде карчык, эченнән генә үзенекен уйлап.

– Анысын куй, – диде Сәетгали, урыныннан торып, – бер әсәйләре өчен вакыт табарлар әле. Ярый, идарәгә баргач, мин Гыйльман агай белән сөйләшермен. Берәр чарасын күрербез. Ә син, әбекәем, тыныч кына ят. Терел.

– Иншалла!.. Рәхмәт керүеңә, Сәетгале улым.

Сәетгалигә ияреп, Гарифә дә өйалдына чыкты. Алар анда пышын-пышын гына нидер сөйләшеп тә алдылар. Аннары мотоциклның каты гына пытыр-пытыр итеп кузгалып китүе ишетелде, һәм озак та үтми, аның тавышы ераклашып, ниһаять, бөтенләйгә тынды.

Ә берничә көннән соң Сыртлан ягыннан Юлкотлыга таба тузан уйнатып килгән өр-яңа яшел «Волга» машинасы күренде. Һәм, озак та үтми, киң урамның күк үләнендә ярылып яткан кара эз калдырып, Акъәбинең капкасы төбенә килеп тә туктады. Машинадан җәйге габардин пальто, күк эшләпә кигән зур, таза гәүдәле бер ир белән ефәк плащ кигән, зәңгәр косынка бәйләгән озын буйлы ябык кына бер хатын чыктылар. Болар Акъәбинең кызы белән кияве иделәр.

Алар урам тәрәзәләре ябык караңгырак өйгә килеп кергәч һәм кызының: «Әсәем!» – дип дәшүен ишеткәч, йокылы-уяулы хәлдә яткан Акъәби сискәнеп күзләрен ачты, бер мәлгә өнемме, төшемме бу дигәндәй аптырап, каушап калды, аннары, куанычыннан онытылып китеп, капыл гына урыныннан тормакчы булды.

– Кызым, Гөлбикә! – диде ул, өзелеп.

Кызы, шунда ук килеп, аның өстенә иелде, маңгаеннан үпте, һәм алар тотынышып икесе дә елап җибәрделәр. Мәһабәт кияве дә, килеп, карчыкның кипкән ябык кулын зур, таза кулларына алды, иелә төшеп, күтәренке тавыш белән: «Нихәл, әби җаным, авырып киттеңмени? Ничево, ничево, берни дә булмас!» – диде һәм, пальто чабуын кайтарып, аз гына читкәрәк, сәке кырыена утырды. Кызы да чажлап торган плащы белән әнисенең аяк очына чүкте. Алар икесе бертавыштан карчыкка кузгалмаска куштылар. Ләкин карчыкка кияве белән кызы алдында болай авырып ятуы гаҗәп уңайсыз иде, һичнигә карамыйча, аның тизрәк торасы, кадерле кунаклары өчен әүвәлгечә бөтерелеп йөрисе килә иде, әмма тик, нишләсен, ятарга чарасыз мәҗбүр иде. Шулай да ул түшәк өстенә торып утырды һәм Гарифәгә урам тәрәзәсен чыгып ачарга, тизрәк самавыр куярга кушты.

Тәрәзә капкачы ачылгач, өй эче яктырып китте. Акъәби шәһәрчә бик пөхтә киенгән кадерле кызы белән кадерле киявенең чиста, шома йөзләрен күрде. Күрде дә үз хәленнән тагын бер уңайсызланып, елыйсы килеп, авыр сулап куйды. Үз нәүбәтләрендә алар да бик ябыккан, тәмам кечерәеп калган әниләренең зәгъфрандай саргайган, сулган йөзен күрделәр. Күрделәр дә, сүзләрен оныткандай, бер мәлгә тынып калдылар һәм яшерен генә карашып алдылар. Болай ук булыр дип көтмәгәннәр иде алар. Хәер, колхоздан калага шылтыраткач та, алар карчыкның чынлап авырып китүен белеп, башта ук тәгаен бер ният белән юлга чыкканнар иде. Хәзер исә ике төрле сүз булырга мөмкин дә түгел. Эшләре тыгыз, вакытлары юк, шуңа күрә сүзне озынга сузмыйча, карчыкка шул ниятләрен әйтергә булдылар.

– Әсәем, – диде кызы, әнисенә үрелеп. – Без сине үзебез белән алып китәргә дип килдек. Калада докторларга күрсәтербез, әйбәтләп карарбыз, анда тизрәк терелерсең.

Кияве дә шунда ук өстәде:

– Дөрес, әби, бездә сиңа әйбәтрәк булыр, монда доктор да юк, караучы да юк, ялгызың нишләрсең?

Карчык тиз генә җавап кайтара алмады, аның кинәт күңеле тулды, шул ук вакытта нигәдер бик борчылып та куйды.

– Рәхмәт инде, балалар! – диде ул бераздан әкрен генә. – Юкка мәшәкатьләнгәнсез, үз өемдә дә терелер идем әле, Ходай насыйп итсә.

– Юк, әсәем, сине хәзер монда калдырып китеп булмый, – диде кызы, кабаланып. – Алып китәбез. Яхшылап дәваларга кирәк сине…

– Өй ялгыз кала бит.

– Калсын, берни дә булмас, күршеләрең карый торырлар.

Карчык бүтән бер сүз дә әйтмәде, авыр сулап кына куйды, монда доктор каравыннан башка, мәтрүшкә-фәлән эчкәләп кенә терелеп китмәсен үзе дә аңлый иде булса кирәк. Аннары, япа-ялгыз яту да аны шомландыра иде. Ә тегендә, калада, бөтен балалары диярлек, Ходайдан вакыт җитеп, алай-болай булып китсә, алар аның янында булачаклар. Әмма шул ук вакытта нәкъ менә шушы «алай-болай булып», ягъни үлеп китүен уйлап, ул үзенең гомер иткән почмагыннан чыгып китәргә дә теләми иде. Чит җирдә үлү, чит җир туфрагында ятып калу аны һәрвакытта куркыта иде. Юк, аның шушында, карты җан биргән кечкенә өендә үләсе, авылдашлары кулы белән кечкенә авыл зиратына – карты һәм яшьли үлгән сабыйлары янына куеласы килә иде. Ләкин ничек итеп менә хәзер ул алырга дип килгән кызы белән киявенең ихтыярына каршы тора алсын? Чыкмаган җанда өмет бар дигәндәй, бәлки, алып китеп, чынлап та терелтеп, аякка бастырып кайтарырлар, шуның өчен килгәннәр бит. Юк, авыр иде карчыкка бу төенне чишү, бик авыр иде!