Выбрать главу

Чәй урынын карчык янына, сәке өстенә әзерләделәр. Карчык яткан җиреннән генә, Гарифәгә кушып, үзенең сыйларын – баздан сөтен, маен, чоланнан кәрәзле балын, каклаган казылыгын – табынга китертте. Ярлырак та бит, нишлисең, таза чагы булса, үзе тиз генә берәр кайнар аш та өлгертер иде, ә болай кешегә кушып кына буламыни ул. Аннары кызы белән кияве дә: «Борчылма, әсәй, бик әйбәт, бик җиткән», – дип кенә торалар. Ашыгалар, күрәсең. Алып китәргә дип килгәч, алар үзләре дә бу юлы күчтәнәчләр төяп кайтмаганнар иде. Шулай да кызы берничә лимон белән бер кап шоколад конфет китергән икән, шуны табынга чыгарып куйды. Лимон авыру карчыкның нәфесе бик теләп торган нәрсәсе иде, ул аңа бик сөенде, хәтта кулына алып иснәп-иснәп тә карады.

Табын әйләнәсенә утырыштылар. Гарифә чәй ясый башлады. Карчыкка берьюлы рәхәт тә, күңелле дә булып китте. Менә Ходаның рәхмәте, көтмәгәндә генә ул иң кадерле якыннары белән бер табында утыра бит әле. Аның өчен елына бер генә килә торган бәхет бит бу, гел шуны көтеп яши иде бит ул, тик менә, кызганычка каршы, урын өстендә каршы алырга туры килде үзләрен. Шуңадыр, ахры, бу минутта аңа никадәр генә рәхәт булмасын, нечкәргән күңеле нидер сизенгәндәй ирексездән ямансулап та, шомланып та куйгалый иде. Хәерлегә була күрсен инде…

Чәй янында сүз дә гел китү белән бәйләнгән эшләр турында барды. Карчыкка авыр иде бу сөйләшү, китүенә бер дә ышанасы килми иде шикелле, шуңа күрә күбрәк кызы бу турыда кайгыр- тып утырды. Аның соравы буенча карчыкның кәҗәсе белән тавыкларын Гарифә карап торырга булды. Келәтнең үз йозагы бар икән, өйне бикләргә дә бер иске богау йозагы бар икән әле, Гарифәгә шуның, белән өйне бикләп, ачкычын үзендә сакларга куштылар. Боларны тыңлап утырганда, карчыкның рухы акрынлап һаман сүнә барды. Ахырда түзмәде, өзелергә торган тавыш белән еламсырап әйтте:

– Ходаем, гомер иткән өемә йозак салып китәрмен дип уйлаган идеммени мин…

– Әсәем, бу ниткән сүз? – диде кызы, гаҗәпләнгән булып. – Бөтенләйгә ташлап китмисең бит, менә тиздән терелеп, үзең дә кайтып җитәрсең.

Карчык: «Юат инде, кызым, юат!» – дигәндәй, үзалдына моңсу-зәгыйфь кенә көлемсерәп куйды, әмма кайтарып бүтән бер сүз дә әйтмәде.

Чәйдән соң юлга да әзерләнә башладылар. Кияү кеше ашыга иде, аңа ниндидер бер кичке җыелышка кайтып җитәргә кирәк икән. Ул машинасы янына чыгып китте. Тузан кунган яшел «Волга»ны бала-чага сырып алган иде. Аягына чак тәпи басканы да ава-түнә килеп җиткән. Зурраклары машинаның бөтен ялт иткән нәрсәләрен тотып-сыйпап, әйләнеп йөриләр, тик түбәсенә генә менеп китмиләр. Зур, таза абзый чыккач, алар башта куркып читкә сибелделәр, ләкин тиз үк яңадан машина тирәсенә җыела башладылар. Аларның тынгысыз елтыр күзләре бу шәп агайга, машинасында бер йөртеп килмәсме дигән яшерен өмет белән, гел чекерәеп карап кына торалар. Хәтта бер кап-кара башлы малай әрсезләнеп һәм юмаланып сорап та куйды:

– Агай, ә, агаем, безне анавы очтан гына бер йөртеп килсәң ине!

Мәһабәт агай, башын кагып, телен шартлаткан булды:

– Юк шул, малайлар, булмый хәзергә, ашыгабыз. Менә Акъәбиегезне китерә килгәч, мин сезне рәхәтләнеп бер йөртеп кайтарырмын, ярыймы!

Малайлар, Акъәби дигәнне ишеткәч, шунда ук тындылар, артык бәйләнеп тормадылар. Кайчагында алар мәсьәләнең җитдилеген зурларга караганда да тизрәк аңлый беләләр иде.

Шул арада читтәге капка төпләрендә җыелышып торган корткалар, хатын-кызлар да акрынлап килә башладылар. Акъәбине алып китәләр дигән хәбәр кечкенә авылга бик тиз таралып өлгерсә дә, хатын-кызлар, каладан кайткан кадерле кунакларга ашап-эчкәндә комачауламас өчен, шулай әдәп саклап, көтебрәк торганнар иде. Хәзер инде менә килделәр, олыраклары өйгә үк кереп киттеләр. Акъәби – аларга бик якын кеше, гел бергә яшәгәннәр, аңа бик ияләшкәннәр, шуңа күрә аны ерак юлга, билгесез сәфәргә озату алар өчен шактый зур вакыйга иде. Йөзләре дә аларның җитди-уйчан иде, нидер сизенәләр иде, ахрысы, һәркайсында корткабызны яңадан инде күрә алмабыз дигән уй ята иде шикелле… Гаҗәп бит ул – кеше берәүнең дә үлүен теләми, әмма шул ук вакытта ничектер ихтыярсыздан шул үлемнең буласын сизеп, көтеп тә тора кебек.