Выбрать главу

Бераздан кара бишмәтен, оек-калушын кигән, чәчәкле зур шәлен ябынган Акъәбине кызы белән Гарифә, ике ягыннан култыклап, акрын гына өйдән алып чыктылар. Алар артыннан бер хатын зур мендәр күтәреп чыкты.

Кияү машина ишеген ачты. Карчыкны ипләп кенә утырттылар, мендәрен, таяныр өчен, янтыгына салдылар. Кызы янәшәсенә кереп утырды. Машина тәрәзәсенә хатын-кыз башлары иелде.

– Акъәби җаным, хуш, сау бул инде!

– Акъәби бәгърем, терелеп кайта күр!

– Хуш, безне онытма, без көтәбез сине! – диделәр аңа.

Ә таякка таянган бер кортка:

– Хуш, яшьтәш, бәхил бул, ахирәттә күрешергә насыйп итсен! – диде, бик тыныч, әмма чын күңелдән бик ихлас итеп.

Гөлбикә иренә тизрәк кузгалырга кушты. Машина алдында торучыларга кыска гына бер гудок бирде дә шома гына кузгалып китте.

Аз гына китүгә, Акъәби, кинәт урыныннан кузгалып:

– Һай, кәфенлегемне онытканмын лабаса! – диде, нишләргә белмәгәндәй бик борчылып.

Кызы бу көтелмәгән сүздән сискәнеп киткәндәй булды һәм, чыраен сытып:

– Куйсана, әсәй! – диде үпкә катыш рәнҗү белән. – Таптың искә төшерер нәрсә!

Карчык дәшмәде, күзләрен йомып, хәлсезләнеп башын гына иде.

Яшел машина, йомшак кына тирбәлеп һәм тузан уйнатып, Юлкотлыдан зур калага таба чыгып китте. Кечкенә өйнең капкасы төбендә җыелышып калган хатын-кызлар бөтерелеп тузан сузылган юл буена, машина күздән югалганчы, тик кенә карап тордылар.

II

Менә Акъәби ялгызы кечкенә бер бүлмәдә, сиртмәле тар караватта, ак түшәмгә карап һәм каяндыр түбәннән тонык кына ишетелгән зур кала гөрелтесенә колак салып, тыныч кына ята. Урыны йомшак, астында чип-чиста ак җәймә, өстендә сатин юрган – ипле, рәхәт аның арык-җиңел гәүдәсенә… Рәхмәт инде киявенә дә, кызына да – аны менә шулай кадерләп, аерым бүлмәгә урнаштырдылар. Дөрес, аларны бер дә тыгызлыйсы килмәгән иде килүен, ләкин кияве белән кызы бу хакта авыз да ачтырмадылар. Хәтта элек бу бүлмәдә торган асрау кызларын да кухняга чыгардылар. Тик бераздан гына сизде карчык: монда авыру кешенең яткан җире генә түгел, ашаган-эчкән савыт-сабасы да аерым булырга тиеш икән.

Гомумән, карчыкка башта игътибар бик зур булды. Беренче көнне үк шәһәрнең икенче читеннән отставкадагы полковник улы белән килене дә аны күрергә килеп җиттеләр. Чүкечтәй нык, базык гәүдәле, зур йомры башлы, кыска имән муенлы полковник Суфиян, әйтергә кирәк, кәкре аякларындагы тар кунычлы хром итекләре белән генә түгел, бөтен кыланыш-гадәтләре белән дә чын «янарал» булырлык, беткәнче хәрби бер кеше иде. Кычкырып, кырт кисеп сөйләшә ул, берәүдән дә тартынмыйча киерелеп, шаркылдап көлә һәм, иң мөһиме, үзен бик хаклы рәвештә дөньяның хуҗасы санап, бернигә исе китмичә, рәхәтләнеп яши иде. Квартира менә дигән, машина бар, пенсия җитәрлек, шуның өстенә аучылар җәмгыятендә нидер эшләп тә шактый акча төшергәли, кыскасы, әле чак иллесен тутырган полковникның тормышы бал да май, ал да гөл иде.

Әнисе карчык янына күрешә килгәч тә, ул карлыкканрак тавышы белән бүлмәне яңгыратырга тотынды:

– Һай, әсәй, әсәй, әсәем! – диде, әнисенең кипкән кулын каты учларына алып. – Ни булды сиңа, авырып киттеңмени, ике күзем?.. Ну, ничево, түлке син паникага бирелмә. Безнең генерал әйтә торган иде: солдатны пуля түгел, паника үтерә дип…

– Нәрсә соң ул… пәникә дигәнең, улым?

– Улмы, ул ни… курку, әсәем!

– Мин бер дә курыкмыйм, улым, – диде карчык, тыныч кына. – Тәкъдирдән узмыш юк, барысы да Алла кулында.

– Һи, әйттең тагын! Барысы да безнең кулда! – диде полковник, һаман шаулап. – Менә мин сиңа докторның иң шәбен үзем алып килермен, әсәй!..

– Рәхмәт, улым, рәхмәт!

Карчыкның килене, өч башкорт бичәсенә торырлык юан, мәһабәт, ап-ак Мария Васильевна, каенанасы белән ике куллап, бик җитди итеп күреште. Карават кырыена урындык алып утырды да, авыруның хәленә керергә теләгәндәй, аңа чын кызгану белән карап тора башлады. Юрган астында бала шикелле сизелер-сизелмәс кенә яткан бу каенана дигән сап-сары йөзле карчыкка аның нидер әйтәсе дә, кайгыртып нидер сорыйсы да килде, ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, тел юк – карчык бер кәлимә русча, ә килен бер авыз башкортча белми иде. Шулай да Мария Васильевна ире аркылы булса да берничә сорау бирде.

– Әсәй, киленең менә синнән, кай җирең авырта, дип сорый.

Карчык уйчан-моңсу гына әүвәл улына, аннары килененә карады.

– Тыным кысыла, – диде ул, күкрәген күрсәтеп. – Хәлем бер дә юк.

– Күптәнме?

– Тыным бетүен кыштан ук сизә башладым. Ә хәлсезләнүем күптән түгел.

Суфиян карчыкның сүзләрен русчага әйләндергәч, Мария Васильевна иреннәрен мәгънәле генә кысып, башын селкеп торды. Аннары ашыкмыйча гына нидер әйтте.