Выбрать главу

– Әсәй, киленең әйтә, – диде Суфиян, – опасный берни дә булмас, бронхлары ниткәндер, борчылмасын, ди.

Карчык дәшмәде, тик күзләре белән генә рәхмәтен белдереп, килененә бер тутырып карап алды.

Икенче көнне карчык янына, күрешергә дип, Суфиянның зур улы Геннадий да килде. Геннадий инде Юлкотлыга барып, әбисендә кунак булып кайткан егет, шуңа күрә ул карчык белән бик үз булып: «Ха, бабушка!» – дип шатланып күреште һәм, урындык алып, караваты янына утырды. Акъәби, сөенеп-яктырып, башкортча: «Улым, килдеңмени, рәхмәт төшкерем!» – диде, ә егет аның ни әйткәнен аңлагандай, елмаеп башын какты. Әйе, карчык бу дәү, сары егетне, үз нәселенә һич охшамаса да, чынлап ярата иде – барыбер аның токымы ич, аның каны!.. Нишлисең, якын шул, бик якын!.. Тик егет үзе «бабушка»сының йөрәгендә аңа карата нинди тирән һәм газаплы мәхәббәт ятканын сизәме икән?.. Юк, сизәргә тиеш, әнә килгән бит әле ул, әнә елмаеп әбисенә нидер әйтә дә бит әле… Ах, бу тел юклыгы!.. Карчыкның тел өйрәнер вакыты күптән үткән шул инде, әмма ник бу Суфиян, юньсез, балаларына, ичмасам, әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән соң?!

Егет әдәп кушкан кадәр утырганнан соң кузгала башлады, торып, әбисенең кипкән ябык кулын сыйпады һәм: «Пока, бабуся!» – дип баш какты да чыгып китте. Карчык аңардан бик шат, риза булып калды.

Шул ук көнне тагын Суфиянның өч кызы – Татьяна, Светлана, Рита белән кече малае Борис та әбиләре янына килделәр. Кызлары да суеп каплагандай әниләренә охшаганнар, әниләре кебек барысы да эре сөякле, җирән чәчле, зур соры күзлеләр… Тик Боря (Борис) гына атасына охшаган, атасы кебек зур башлы, зур битле, арыш чумарыдай кап-кара бер малай иде. Бусын инде бер дә икеләнмичә Суфиян малае Шәяхмәтов дип йөртергә була.

Кызлар әбиләрен сырып алдылар, шаулап: «Здравствуйте, дорогая бабушка!» – дип күрештеләр, алып килгән чәчәкләрен карават янындагы тәрәзә төбенә утыртып куйдылар, урындыгына шоколад конфетларын салдылар һәм, инде ни әйтик дигәндәй, күзләрен елтыратып, әбиләренә карап тора башладылар. Шушы икән инде ул папаларына мама тиешле әби карчык! Үзе кечкенә, үзе арык, өстенә киң җиңле әкәмәт кенә күлмәк кигән, башына вак кына чәчәкле сары яулык бәйләгән, в общем, типичная башкирка икән.

Ә Акъәби үз нәүбәтендә бу җитеп килгән таза, зифа кызларга уйга калып, исе китеп, селкенмичә карап ята. Аннары зәгыйфь кенә елмая, иреннәрен кыймылдатып куя – нидер әйтергә тели, ахрысы… Менә ул күзләрен Боряга төби, әкрен генә кулы белән ымлап, аны якынрак килергә чакыра. Боря курыккандай башын сөзеп, каш астыннан гына карап, кузгалмыйча тора, тик апалары «иди, иди» дип аркасыннан этәргәч кенә, әбисенә якынлаша. Карчык, бердән яктырып, малайның аркасыннан сөеп: «Бәбкәчем, – ди, – зур егет бул, Алла тәүфыйк бирсен үзеңә!» – ди… Малай, берни аңламыйча, кызарып, әбисе яныннан тизрәк китә, ә кызлар нидер әйтеп, шаулап көлешәләр… Карчык исә һич үпкәсез, әмма боек-сагышлы итеп, тирән генә бер сулап куя. Әйе, бу балалар, никадәр ят-сәер күренмәсеннәр, аның үзенеке шул, үзенеке!.. Улының кемгә өйләнүенә, ничек яшәвенә бәгыре күпме генә сызланмасын, әмма оныклары аңа бик якын, бик газиз шул!.. Минем байлыгым дип кенә йөртә ул аларны…

Бер-ике көннән соң кызы Гөлбикә доктор чакыртып китерде. Урта яшьләрдәге таза, мөлаем доктор хатын Акъәби белән бик ачык сөйләште, күп сорашты, аннары күкрәген алдан да, аркасыннан да әйбәтләп тыңлады, тик ни өчендер карчыкның үзенә авыруы турында бер сүз дә әйтмәде. Кызы белән залга чыгып, шунда икәүдән-икәү генә сөйләштеләр.

Тагын берничә көн үтте, һәм менә шул ук доктор хатын олы яшьтәге озын, чандыр, күзлекле бер ир кешене ияртеп китерде. Моны шәһәрнең бик атаклы профессоры дип әйтәләр. Үзе татар икән… Шул профессор карчыкны игътибар белән тыңлады, сорашты, вакыт-вакыт иреннәрен кысып, авыруга озак кына уйланып карап та торды, аннары яңадан сорашты, яңадан тыңлап карады. Карап беткәч, тураеп һәм сүзләрен үлчәп кенә: «Әби, үпкәгездә авыру бар, ләкин ул картлык белән бәйләнгән булырга тиеш, без биргән даруларны эчеп, тыныч кына ятыгыз!» – диде. Шуннан соң барысы да залга чыгып, үзара тагын нидер сөйләштеләр.

Акъәби, күңеленә ни генә килсә дә, сабырлыкка өйрәнгән гадәте буенча артык борчылмыйча, шомланмыйча, тыныч кына ята бирде. Ләкин докторларны озатканнан соң, янына кергән кызының бик җитдиләнеп киткән йөзенә карап, ул эшнең серен сизенгәндәй булды. Дөрес, кызы аңа берни әйтмәде, әмма бу киеренке хәрәкәтсез чырай, бу юри аңа карамаска тырышкан борчулы күзләр хәлнең ничек икәнлеген һәртөрле сүздән дә ачыграк әйтеп торалар иде кебек… Ә хәлләр, чынлап та, бик шомлы-куркыныч иде: докторлар карчыкның үпкәсендә яман шеш (рак) таптылар. Алар фикеренчә, җитмештән узган карчыкка операция ясап торудан мәгънә юк, иң яхшысы – үзенә әйтмичә юатып, тыныч кына яткыру да авыру газабын төрле дарулар белән җиңеләйтергә тырышу – бары менә шуны гына эшләргә мөмкин. Хәер, үзенә әйтмәсәләр дә, карчык бу авыруның әҗәленә тигән авыру булуын күптән инде сизеп тора иде. Күпме яшереп маташмасыннар, монда ул бары вакытлы мосафир гына…