Выбрать главу

Докторлар килеп киткәннән соң, карчыкка игътибар һәм тәрбия тагын да көчәя төште. Кызы белән кияве генә түгел, улы белән килене дә башта әсәйләренә бик йомшак булдылар, гел кайгыртып кына тордылар. Кирәк даруларын да табып китерделәр, күңеле теләгән ризыкны да алдыннан өзмәделәр. Гүя алар көннәре санаулыга калган әсәебез алдында соңгы бурычыбызны үтик дип тырышалар иде. Һәм шушы хәл үзе генә дә инде карчыкка күп нәрсә турында сөйли иде кебек… Билгеле, ул балаларыннан бик риза, күңеленнән аларга рәхмәтен укып кына тора, әмма шулай да аларның бу соңгарак калган яхшылыклары вакыт-вакыт карчыкка аны фани дөньядан юатып озатыр өчен генә эшләнгән шикелле булып тоела, шуңа йөрәге сызланып куя һәм, чыкмаган җанда өмет бар дигәндәй, иң элек бер Алласына сыенып, тыныч кына ята бирә иде.

Акъәби калага килеп урынга яту белән, Казахстандагы кече улын һәм Пермь өлкәсендәге зур кызын чакырып язуны үтенә башлады. Аны менә язабыз, инде язабыз дип гел юатып тордылар, ләкин шулай да язарга ашыкмадылар. Бу шактый читен мәсьәлә иде. Карчыкның кече малае кайтып-китеп йөрмәслек бер җирдә эшләгәнгә күрә, аны, гомумән, чакырып маташудан мәгънә юк иде. Ә зур кызы Пермь өлкәсенең эчкәре бер районында балалар врачы булып эшли, җәй көне эше аеруча тыгыз була, шуңа күрә аны да вакытлы-вакытсыз борчырга ярамый иде. Кыскасы, карчыкның хәле бер көерәк торган чакта, чакыру белән ашыкмаска булдылар.

…Көннәр үтә, гүя алар зур каланың түбәндәге шау-шуы кебек тонык кына гүләп, читләтеп үтә. Колакка сеңгән бу шау-шуның башы-ахыры булмаган кебек, үтеп торган көннәрнең дә исәбе һәм билгесе юк. Ә рәхимсез авыру карчыкны астыртын гына кимерә, акрынлап кына ул эри-сыза…

Озакка сузылган өметсез авыруның бик күңелсез бер ягы бар: авыручы үзе дә, аны караучылар да акрынлап ялыга башлыйлар. Бигрәк тә соңгылар өчен бу – бик читен хәл: алар, үз-үзләренә икърар итәргә курыксалар да, ничектер ихтыярсыздан «ахырын» көтә башлыйлар. Акъәби моны әле сизми иде, элекке кебек игътибар да бар, карыйлар да үзен, әмма шулай да нәрсәдер, – җан җылысымы, борчылып торумы, – кимеде кебек. Һәрхәлдә, кайгырту-карау гадәткә кергән мәҗбүри бер мәшәкать төсен алды шикелле. Аннары кызы да, кияве дә бик эшле кешеләр, һәр көнне үзләренең хезмәтләренә йөриләр, шулай булгач, аларның авыру әсәйләренә бөтен игътибарларын биреп бетерә алмаулары бик табигый иде.

Карчыкның берәүгә дә зары юк, ул барысын да аңлый, һәммәсеннән риза-канәгать, тик ул көне буе ялгыз ятудан бик туя һәм берәрсенең кайтып керүен зарыгып көтә. Кеше тансык, кеше кирәк аңа. Бигрәк тә кызының ике баласын – алты яшьлек Равиле белән дүрт яшьлек Гүзәлне бик сагына иде ул. Аларны балалар бакчасына йөртәләр – иртән илтеп куялар, кичкә табан алып кайталар. Алар кайткач, зур квартира тулып, җанланып киткәндәй була. Бүлмәдән бүлмәгә йөриләр, такы-токы нидер сөйләнәләр, һәм Акъәби ишектән күзен алмыйча аларны көтеп ята. Равиле – малай кеше – әбисе тирәсендә күп чуалырга яратмый, керсә дә, тизрәк чыгып китү ягын карый, әмма Гүзәле, кыз бала булганга, ахры, авыру әбисеннән бер дә ятсынмый, аңа гел сырпаланып кына тора. Бары шушы бала гына аңа, бик матур, бик мөлаем итеп: «Әбекәем!» – дип дәшә. Бичара карчыкның күзләре яшь белән тулып китә бу җанга якын, тансык, кадерле «әбекәем»не ишеткән чакта. Бик ярата, өзелеп ярата ул шушы түм-түгәрәк битле, кап-кара күзле йомшак, пакь, татлы оныгын! Үз йөрәгедәй якын ул аңа.

Хуҗаларга кунаклар да еш кына килгәлиләр иде. Өйдә, билгеле, ыгы-зыгы башлана. Гөлбикәнең кадак үкчәле туфлиләре белән шак-шок басып, ашыгып йөргәне ишетелә, тәлинкә, чәнечке-пычак, рюмкалар чыңлавы ишетелә, шуннан залдагы кунакларның шаулап сөйләшүләре, көлүләре ишетелә башлый. Карчык шуларның барысын да ничектер балаларча кызыксынып тыңлап ята.

Кызы Гөлбикә, вакыты тыгыз булса да, кергәләп: «Әсәй, хәлең ничек, берәр нәрсә кирәкмиме?» – дип сорап чыга. Карчык, күңеле булып:

– Рәхмәт, кызым! Кунакларыңны кара, кунакларыңны! – ди аңа.

Ә залда мәҗлес матур гына дәвам итә. Сөйләшеп-көлешеп арыгач, берәрсе пианинода уйный башлый, аңа кушылып, кемдер җырлап та җибәрә. Ә кайчагында исә кунакларның тавышы бөтенләй тына, аның урынына ят бер хатын-кызның ашыгыбрак сөйләгән ясалмарак тавышы ишетелә. Бу инде телевизор дигән нәрсә булырга тиеш. Карчыкның аны әле күргәне юк, ләкин шундый әкәмәт бер әйбер барлыгын, өйдәгеләрнең аны бик көтеп, бик яратып карауларын ул инде белә. Вакыт-вакыт шул «тилевәзир» дигән нәрсәдән бик моңлы курай тавышы да, бик борынгы башкорт җыры да яңгырый… Шул чакта карчык ишекләрне ачарга куша һәм җанына тансык бу җыр-моңны тәмам эреп, хыялларга китеп тыңлый. Гүя ул ефәк кылганнар йөгерешкән даласына, авыр чулпыларын чыңлатып йөргән кыз чакларына кайткандай була.