Выбрать главу

– Гаҗәп сүз әйттең, әсәй бәгърем, гаҗәп сүз!.. – Һәм шагыйрь, кинәт кенә тураеп, бер аягы белән идәнгә акрын гына суга-суга җырлап җибәрә:

Аппак микән, йомшак микән йәнкәемнең куллары,Салават күпере кү-ү-үк суга барган юллары.

Онытып кара син бу җырны, онытып кара, мөмкинме соң!..

Шагыйрь тавышы өзелгәндәй шулай ук кинәт кенә тынып кала, башын артка чөя һәм күз төбендә аның тәгәрәп төшә алмаган яшь бөртекләре күренә. Тик бераздан тынычлангач кына, гафу үтенгәндәй әйтеп куя:

– Син мине тилегә санама инде, яме!.. Нишлим, мин шагыйрь кеше, халык җырын, бөек Тукай әйтмешли, рәсүлнең тырнагыдай йөрәгемдә саклап йөртәм.

– Ә мин Тукайны беләм, – ди карчык, һич көтмәгәндә.

– Китче! – ди шагыйрь, шаккатып. – Кайдан беләсең син аны?

– Суфияннар, мәктәптә укыган чакларында: «И туган тел, и матур тел», – дип, бер җыр ятлап йөриләр иде, шуннан хәтеремә кереп калган.

– Суфиян агай «Туган тел»не җырлап йөрдеме?.. Кызы-ык! – Һәм шагыйрь, бөгелә төшеп, тавышсыз гына көләргә тотына: – Их, генерал, генерал!..

Ләкин Акъәбинең җитдиләнеп китүен күргәч, ул көлүеннән шунда ук туктый, иелеп чәчләрен сыпыра, аннары баладай юаш кына әйтә:

– Син мине кичер инде, әсәй, синнән бернәрсәмне дә яшерә алмыйм шул…

– Бик яхшы, улым, – ди карчык тыныч кына. – Күңелең кешеләргә көзгедәй һәрвакыт ап-ачык булсын!

– Рәхмәт, әсәй, рәхмәт!.. Җиңел, рәхәт миңа синең янда… Тик күп лыгырдап ялыктырам бугай үзеңне… Ярый, кузгалыйм, булмаса, син дә ял ит инде, ял ит, безгә карама, без – әрсез кунаклар!.. – Һәм шагыйрь, торып, карчыкның юрган өстендә яткан сап-сары кулын йомшак кына сыйпый да исерә төшкән кешедәй аз гына чайкала биреп чыгып китә.

«Сәер кеше! – дип уйлана карчык аның артыннан, – ләкин әйбәт кеше үзе, кече күңелле, тик күңелендә ниндидер сызлавыгы бар шикелле, җанына урын таба алмыйча, шуңа сызланып йөри, ахрысы, бахыркаем!» Һәм күп вакытта ул аны ятим баладай күреп, чын ихластан кызганып кала торган иде.

…Бер ике-өч атна үтүгә, карчыкның хәле шактый авыраеп китте. Бик ябыкты ул, тамагына бернәрсә капмас булды, шуның өстенә тавышы да бетә башлады. Яңадан врачлар килде, карадылар, юаткан булдылар, тагын ниндидер яңа дарулар язып калдырдылар. Хәер, карчык өчен боларның берсе дә кирәкми иде инде. Ул барысын да белеп ята. Шулай ук аның хәлен уллары-кызлары да бик яхшы белеп торалар… һәм эчләреннән генә куркып, шомланып үлемне көтәләр. Карчык хәзер моны үзе дә сизә, карчыкның сизгәнен алар да беләләр.

Ләкин шуңа карамастан һаман: «Әсәй, борчылма, үтәр, терелерсең!» – дип, аны да, үзләрен дә алдарга тырышалар.

Карчык соңгы көннәрдә бик уйлана башлады. Көндезләрен барысы да хезмәтләренә китеп беткәч һәм асрау кыз да, карчыкның өстеннән бикләп, базарга китеп баргач, Акъәбигә ялгызы ак түшәмгә карап, теләсә күпме уйланып ятарга мөмкин иде. Уйлар күп, уйлар төрле-төрле, өзлексез килә торалар, китә торалар… Башта ул чынлап та Юлкотлысын сагынып йөдәде. Бөтенесе: яланы-кыры, авылы-урамы, кешеләре, маллары – бер генә минутка да исеннән чыкмый… Бөтенесе: өе, алачыгы, келәте, кәҗәсе, тавык-чебешләре күз алдында тора, бөтенесен ап-ачык ишетә, күрә… Менә кәҗәсе көтүдән кайткач, ишек төбенә килеп, Акъәбине дәшкәндәй, тавышын калтыратып кычкыра торгандыр. Җавап булмагач, тык-тык басып, өйалдына ук керә башлыйдыр… Тавыклары да тибенеп йөргән җирләреннән туктап: «Нигә әле безнең әбиебез күренми?» – дигәндәй, башларын кырын салып, җелт-җелт карана торганнардыр. Казлары да, күл буеннан кайткач, ишегалдында озак кына каңгылдаша торганнардыр да, чыгучы, дәшүче булмагач, боек кына чирәмгә чүгәләшеп, башларын сыртларына салып, йокыга талалардыр… Әйе, алар барысы да әбинең юклыгына гаҗәпләнә торганнардыр, күңелсезләнеп, боегып, моңаеп йөри торганнардыр… Шуларны уйлагач, Акъәбигә гаять авыр булып китә, алар да, үзе дә аңа бик кызганыч булып тоела һәм ихтыярсыздан кайнар яшьләре мөлдерәп агып төшә… Юк, күрмәс инде ул аларны: туып-үскән Юлкотлысын да, гомер иткән өен дә, күршеләрен дә, терлекләрен дә – берсен дә яңадан күрә алмас инде!

Шушы котылгысыз аерылышуны сизеп торганга күрә дә булса кирәк, карчыкның күңеленә еш кына башка уйлар – җитдирәк, тирәнрәк уйлар да килә башлады. Әйе, аның көннәре санаулы, соңгы сәгате якынлаша… Ул курыкмый, ул тыныч көтә бу серле, рәхимсез сәгатьне, тик бер Ходаеннан җан бирү газабын җиңеләйтүне генә сорый… Ул әзер булып торырга тиеш, әйе, зиһене ачык, теле бар чакта ул үзенең соңгы теләген, соңгы васыятьләрен әйтеп калырга тиеш. Аннары инде… китәргә дә була.

Иң элек аның уен, билгеле, үлгәннән соң ничек итеп күмәрләр дигән нәрсә гел борчып тора. Ул белә: кайда, кемнәр кулында ятуын, әмма ул, гомере буена башыннан яулыгын салмаган мөселман карчыгы, Алла хозурына барам дип ышана, шуңа алдан әзерләнеп килгән һәм бөтен керсез күңеле белән үлгәннән соң гәүдәсен бары мөселманча итеп җирләүләрен тели: «Инде, мулла-мәзин чакырып, тәһлил әйттерү кебек зур мәшәкатьле эшне сорамыйм да, анысын эшләмәсәләр дә ярый. Әмма ләкин гәүдәмне әйбәтләп юып, ак кәфенгә төреп, ләхетле кабергә куйсыннар иде. Аннары, берәр карттан гына булса да, баш очымда Коръән укытсыннар иде…» Авылында булса, аны шулай күмәрләр дә иде, аның алып куйган кәфенлеге дә, чәчеме өчен җыеп тоткан тәңкәләре дә, гәүдәсен ләхеткә куючылар өчен саклап килгән сөлгеләре дә бар иде, ләкин, нихәл итмәк кирәк, барысы да сандыгында торып калды шул… Ничек кенә булмасын, улы-кызы аның бу үтенечен тыңларга тиешләр. Үзләре ышанмасалар да, кирәксез нәрсә дип тапсалар да, ул кушканча эшләргә тиешләр, бу бит – газиз аналарының соңгы васыяте! Васыятьне үтәмәү мөмкинме соң?!