Выбрать главу

Һәм кызы бер кичне аның хәлен белергә кергәч, Акъәби аңа якынрак килеп утырырга кушты.

– Гөлбикә кызым, сиңа сүзем бар, – диде ул чак ишетелерлек зәгыйфь тавыш белән. – Алладан вакыт җитә шикелле, шулай сизәм… Менә исемдә чакта әйтеп каласым килә… – Аңа сөйләве авыр иде, әледән-әле тыны кысыла, авызы белән көчкә генә өзеп-өзеп сулышын ала. – Ух, ух, Тәңрем, җиңеллек бир… Э-э, әйе… кызым, ишетәсеңме, мин үлгәч, гәүдәмне, берүк…

Гөлбикә, кызганудан йөзен чытып, шунда ук аның сүзен бүлде:

– Әсәй, әсәем, нигә ул хакта сөйлисең әле… Куй, кирәкми, борчылма, уйлама ул турыда…

– Һай, кызым, ничек уйламыйсың, ди, килә бит ул әҗәл, килә, күрмисеңмени?.. Ух, уф… Соңгы сүземне әйтеп калыйм…

– Әсәем бәгърем, ярамый сиңа сөйләшергә, – диде кызы, кат-кат башын селкеп. – Хәлең юк, тавышың беткән, нигә үзеңне азаплыйсың… Тыныч кына ят, кирәгеңне генә сора!..

Карчык бераз күзен йомып торды, аннары ничектер хәл кергәндәй тыныч кына әйтте:

– Мин, кызым, нәкъ менә иң кирәген сорыйм да шул… Сез, яшьләр, шәригать йолаларын белмисез, үзем әйтеп калдырмасам, кем мине мөселманча җирләр?.. Яшнеккә салырсыз да илтеп куярсыз…

Кызы урыныннан ук торды – ул гадәтенчә каядыр ашыга иде.

– Юк хәсрәт төшкән башыңа, әсәй!.. Ярар, бу хакта сүзне бетерик… Врачлар киңәшен тыңларга кирәк. Хәзер менә шушы даруыңны эч, бераздан Фатыйма кайнар чәй кертер… Онытма, ямьсез уйларга бирелеп яту синең өчен бик зарарлы ул… Ярый хәзергә, сөйләшербез, минем барып киләсе җирем дә бар иде…

Карчык дәшмәде, тик «бар!» дигәндәй башын гына каккандай итте. Һәм бик озак күзләрен йомып, берни уйламагандай, тын гына ятты. Әмма аның зиһене бер генә секундка да эшләүдән туктамаган иде. Нәрсәнедер, үзе өчен бик мөһим, бик яңа бер хакыйкатьне аңларга тырышып ята иде кебек… Алай, әнә ничек икән ул!.. Үләсе кеше белән каласы кеше тиз генә уртак тел таба алмыйлар икән! Бик кыен икән аларга сөйләшүе… Ни өчен соң бу шулай? Бөтенләй кирәксез, юк нәрсә турында кайгыртып ятамыни ул – дөньядан китәсе ана кеше? Балалары белән аның арасы шулай бик ераклашты микәнни? Алай дисәң, карыйлар, дәвалыйлар, кызганып, борчылып та торалар кебек, ә менә әсәйләренең соңгы сүзен, соңгы үтенечен тыңларга, йөрәген аңларга теләмиләр. Нидән соң бу болай?

Әлбәттә, карчыкка моның җавабын табу бик читен иде. Тик ул күңеле белән генә сизенә: балалары аның бүтән кешеләр, бик нык үзгәргән кешеләр. Авыр аңа, ямансу аңа, ничектер кинәт бик ятим, бик ялгыз калгандай хис итә ул үзен… Ләкин шулай да аның балаларына үпкәлисе, рәнҗисе килми. Җәнлек үзенең ярасын ялап төзәткәндәй, ул да җәрәхәтле йөрәген сабыр акылы белән тизрәк тынычландырырга, юатырга ашыга: ярамый болай, язык булыр, ди, балаларымны бәхилләп, ризалыкларын алып китәргә тиешмен, ди. Шәт, алар да мине аңларлар, сүземне тыңларлар, кадерләп озатырлар… Әйе, аның өмете зур һәм әйтер сүзе дә күп әле, күп…

Җитмеш алты ел буе дөньяда яшәгән карчык бит ул. Гомер иткән нигезе бар, нужа белән тапкан күпме-азмы мал-мөлкәте бар, яшь килен чагыннан ук саклап килгән үзе өчен бик кадерле кием-салымнары бар – шуларның барысын да ул, бик теләп, бик куанып, балаларына калдырып китә. Өен, абзар-курасын, кәҗә-сарыкларын соңыннан теләсә нишләтсеннәр, – колхозга бирәләрме, сатып акчасын бүлешәләрме, – алар эше.

Ләкин кайбер бик кадерле нәрсәләрен ул балаларына исем- ләп, атап биреп калдырырга тели. Сатар өчен дә түгел, чит кешеләргә бирер өчен дә түгел, ә аның төсе итеп, саклап тотар өчен бүләк итәргә тели. Мәсәлән, үзенең ак ука тоткан, якут каптырмалы сары бәрхет камзулын Гөлбикәсенә, вак мәрҗәннән җыеп эшләнгән, әдрәс астарлы кашмау белән чәчкабын Пермьдәге олы кызы Сылубикәсенә, картыннан калган камчат бүрекне улы Суфиянга билгеләп тора. Аннары бик борынгы тәңкәләр һәм төрле төстәге ташлар белән бизәлгән бөяте (хәситәсе) бар, шуны, кабул итсә, марҗа килененә бүләк итәр иде. Улының хатыны булгач, ул аңа да якын бит, бәлки, Мария килен дә, каенанамның төсе дип, бөятне үзендә саклар иде.