Билгеле, кызы – кашмауны, килене бөятне киеп йөрмәсләр, ул кадәресен генә Акъәби аңлый инде. Ләкин бит аларны бер әсәйләре генә түгел, әсәйләре кебек бик күп башкорт кызлары, башкорт җиңгәләре кигәннәр. Шуның өчен генә булса да, алар ул киемнәрне ничектер сакларга тиешләр. Югыйсә бетә бит инде барысы да, югала, онытыла… Ярый, шушы көнгә кадәр ул, Акъәби дигән кортка, яшәп килде. Ул менә аларны моңарчы туган җирләре белән, андагы тормыш, андагы кешеләр белән бәйләгән бердәнбер җеп булды. Хәзер шушы бердәнбер җеп тә өзелә инде… Нишлисең, тәкъдирдән узып булмый шул, узып булмый!.. Ләкин, ни кызганыч, тере җеп өзелү белән бергә туган-үскән илгә юл да киселәчәк. Кылганлы далада утырган Юлкотлы үзе дә, аның кешеләре дә акрынлап онытылачак. Әмма киселергә тиешме соң, Ходаем, туган илкәйгә юл, онытылырга тиешмени соң ата-бабадан килгән андагы тормыш, андагы кешеләр? Юк, Акъәби үзе мондый хәл белән һич тә килешә алмый. Аның өчен туган ил – туган туфрак дигән сүз. Шул туфракта ата-бабаларының сөякләре ята, шунда аның гомердәшләре Миңлебай картлар, Минҗиһан корткалар, шунда аның күз алдында үсеп җиткән яшь ирләр, яшь киленнәр, шунда аның тирәсендә чуалган бала-чагалар, һәм ул аларны, кая гына китмәсен, актык сулышына чаклы онытачак түгел. Менә шул хакта аның үз балаларына да бик нык әйтеп каласы килә:
– Суфиян улым, Гөлбикә кызым, балакайларым! Сез икегез дә укыган, белемле, дәрәҗәле, зур кешеләр булдыгыз. Икегезнең дә түгәрәк кенә тормышыгыз бар, бер-бер артлы балаларыгыз үсеп килә, үзегез дә инде олыгаеп барасыз. Хак Тәгалә барыгызга да тигез гомер биреп, шул балаларыгызның игелеген күрергә насыйп итсен! Амин!.. Ләкин сезнең дә сабый чакларыгыз бар иде. Сез Аслы күл әйләнәсендәге киң, тигез далада утырган Юлкотлы дигән кечкенә башкорт авылында тудыгыз. Сөттәй йомшак, көмештәй саф сулы Аслы күл Юлкотлыдан өч кенә чакрымда… Аның шифалы суында коендырыр өчен, атагыз мәрхүм сезне, арбага тезеп утыртып, еш кына шунда алып бара иде. Ә Аслы күлнең Нора тавына менсәң, шуннан инде еракта ялгыз утырган, нәкъ түбәсенә куш каен үскән Балкан тавы да күренә. Сезнең «Зыятүләк белән Сусылу» әкиятен ишеткәнегез бар инде, шул көзгедәй уйнаклап яткан күл белән еракта басып торган биек таудан туган әкият ул, ә тауның түбәсендәге куш каенны Зыятүләк белән Сусылуның кабере диләр, каеннар төбеннән бәреп торган чишмәне Сусылуның озын, кара толымнарыннан саркып чыккан су диләр. Әнә шулай әкиятләргә кергән гаҗәеп якты, иркен, матур җирләр бит ул безнең Аслы күл яклары! Һи, ниләр генә сөйләп булмас иде безнең башкорт илләре, башкорт җирләре турында!..
…Мин бераз читкәрәк киттем шикелле, балалар! Әйтәсе кил- гәнем бүтән иде… Зиһенемне азрак җыйыйм әле… Әйе, менә шул… Сез Юлкотлыда тудыгыз, аның киң урамында чабышып йөрдегез, чирәмендә ятып аунадыгыз… Үсә төшкәч, сез Юлкотлының ак кылганлы яланнарында, тау-чокыр буйларында йөрдегез, бозау көттегез, кизәк җыйдыгыз, әрлән кудыгыз… Бүтәннәрдән бер аермагыз да юк иде, бүтәннәр шикелле үк сез дә ситсы күлмәк, бөрмәле ыштан киеп, ялантәпи йөрүче кап-кара балалар идегез, үскәч кенә менә кем булып киттегез!
…Җиде-сигез яшегездән Юлкотлының кечкенә мәктәбенә сабакка төштегез. Шунда тел ачкычы таптыгыз, шунда күңел күзегез ачылды… Икешәр-өчәр көн рәттән котырган кышкы бураннарда үзем сезне җитәкләп мәктәпкә илтә торган идем… Атагыз Әлшәй базарыннан, куенына кыстырып, сезгә китаплар, дәфтәрләр алып кайта торган иде… Бик ипле, бик бала җанлы кеше иде ул, мәрхүм!..
Юлкотлы мәктәбен бетергәч, Сыртлан мәктәбенә йөреп укыдыгыз… Аны да бетергәч, калага китәбез дидегез, – каршы тормадык. Гәрчә сезне бер-бер артлы яныбыздан җибәреп тору авыр булса да, уку – изге эш, без күрмәгәнне балаларыбыз күрсеннәр, безгә насыйп булмаган аларга насыйп булсын дип, хәлебез җиткәнчә һәркайсыгызның өс-башын юнәтеп, акчасын да аннан-моннан табып, сезне ерак юлга озаттык. Сездән аерылгач, безгә бик ямансу була иде, атагыз, ир кеше, сиздермәсә дә, минем ашарга утырган саен кашыгыма яшьләрем тәгәрәп төшә иде… Сез киттегез, әмма ул чакларда әле сез Юлкотлыны онытмый идегез, Юлкотлыны сагына идегез, бала кошлар шикелле очып-очып кайткалый идегез… Ләкин ни өчен сез аны соңыннан оныттыгыз? Чакырып-дәшеп тә еллар буе кайтмый башладыгыз?.. Ике сүзнең берендә «туган ил» дисез, ә Юлкотлы нәрсә соң? Туган илнең сезгә иң якын, иң кадерле бер өлеше түгелмени ул?