Выбрать главу

…Сез бик еш кына «халык» дисез, ләкин Юлкотлыдагы кешеләр дә халыктыр бит инде. Бер тамырдан чыккан, бер ыругтан үрчегән халык, шуңа күрә ул сезгә якынрак та, туганрак та булырга тиештер ләбаса!.. Кайчандыр сезнең башыгыздан сыйпап узган агайларның, апайларның кайберләре хәзер дә әле исәннәр. Менә кайтып, шулар белән ике куллап бер күрешсәгез, олылап бер җылы сүз әйтсәгез, сез аларны күпме сөендерер идегез. Һәм күпме рәхмәт, күпме изге теләк сез алардан ишетер идегез. Һай, ярата безнең халык зур укыган кешенең кече күңелле булуын, мактап бетерә алмый, ә тәкәббердән кача, тәкәббергә бервакытта да йөзен дә, телен дә ачмый ул…

Яки атагыз мәрхүмне исегезгә төшерегез. Ул да бит халыкның бер бөртеге… Сезгә җан биргән, сезнең өчен тир түккән, сездән күпме өметләр көткән ата кеше бит әле ул сезгә! Йә, сез аның алдында бер дә бурычлы түгелмени соң?.. Авыл читендәге канау белән генә әйләндереп алган кечкенә зиратта аның гәүдәсе ята. Баш очында ташы юк… Аның каберен мин дә, тагын берничә авыл карты гына белә. Бездән соң белүче булмаячак, кабер җир белән тигезләнәчәк… Йә, сезнең җаныгызны бер дә борчымыймыни бу нәрсә?.. Машиналар сатып алырга хәлегездән килә торып, атагызның каберенә бер таш кына яздырып куярга сезнең кулыгыздан килмимени? Килә, бик килә, тик күңел саранлыгыннан котылырга кирәк, тик кемгә бурычлы булуыгызны онытмаска кирәк!.. Имештер, яшь чагында көтү көткән, соңыннан бик баеп киткән Өфенең бик зур бер куписы үзенең шул кайчандыр киеп йөргән иске чабаталары белән озын чыбыркысын намаз бүлмәсендә генә элеп тоткан, ди. Күрәсез, ул да, бахыр, намаз укыган саен шуларга карап, элек кем булуын онытмаска тырышкан. Менә сезгә гыйбрәт!

Әйе, сез зур кешеләр булдыгыз, илгә, дәүләткә кирәкле, файдалы кешеләр булдыгыз, хәзер шуның әҗерен күрәсез, рәхәтен чигәсез!.. Ләкин сезне менә без, Сәлимҗан белән Акбикә дигән гади башкорт кешеләре, дөньяга китердек, Юлкотлы дигән кечкенә башкорт авылы сезне үзенең туфрагында үстерде, башкорт халкы сезне бүгенге югарылыкка күтәрде – сез шуны онытмагыз, балаларым, ишетәсезме? Сезнең онытырга хакыгыз юк, аңлыйсызмы?.. Бу минем күңелем түреннән чыккан иң кайнар, иң зур, иң соңгы васыятем сезгә!

Һәм шушы васыятен әйтеп калырга Акъәби берничә тапкыр омтылып карады. Бу аның өчен бик тә кирәк иде, әйтмичә китәсе килми иде, хәтта үлгәннән соң да әйтә алмыйча калган васыяте өчен каберендә борчылып ятар кебек иде. Ләкин ул авызын ачты исә, аңа: «Һәй, әсәй, юкка борчылма әле син, кирәкмәгән нәрсәләр уйлап ятма әле», – диделәр. «Сиңа күп сөйләргә ярамый, врачлар кушмый», – дип гел тыйдылар һәм аны юатыр, тынычландырыр өчен тамчылап даруын эчерделәр, лимонлап чәен китерделәр, тәлинкә тутырып алмасын, чиясен китереп куйдылар.

Аптырап-уйланып ята торгач, кайчагында Акъәбинең үзе янында сырпаланган кечкенә Гүзәлгә нидер әйтәсе килә, бик сак кына, бик гади сүзләр белән генә күңелендәген шул сабыйга аңлатасы килә. Шул ук вакытта баланың йөрәгенә шом салмыйм дип тә курка ул… Ничек кенә дип әйтергә аңа? Бераз икеләнеп ятканнан соң, баланың аркасыннан сыйпап, гүя болай гына әйтеп куйган була:

– Бәләкәчем, мин тиздән китәрмен инде…

– Китәсең… Кая китәсең? – ди бала, зур күзләре белән әбисенә тутырып карап. (Ә берни сизә, берни төшенә белмәгән, бары тик ышана яки курка гына белгән сабый күзләреннән дә бәгырьне телгәләрлек нәрсә бар?!)

– Ни инде… үзебезнең Юлкотлыга, – ди карчык, көчкә генә телен әйләндереп.

– Юк, китмисең, китмисең!.. – ди бала, шунда ук үпкәли дә башлап.

Акъәби, үксеп җибәрмәс өчен, иреннәрен кыса һәм озак кына дәшә алмыйча ята. Бары бугазына килгән төер кире киткәч кенә, тагын әйтеп куя:

– Мин сиңа, кошчыгым, аннан бүләк җибәрермен.

– Бүләк? Нинди бүләк, әбекәем?

– Сиңа билгеләп куйган бик матур чулпыларым бар, шуларны җибәрермен.

– Ә нәрсә ул чулпы? Нигә син аны алып килмәдең?

– Онытканмын.

Бала, ышаныргамы, юкмы дигәндәй, әбисенә карап тора-тора да, нидер сизенгәндәй, башын селкеп куя.

– Син алдыйсың, – ди ул, сузып кына. – Бездән китәр өчен генә әйтәсең…

Акъәби йөзен тизрәк читкә бора. Юк, булмый, сөйләү мөмкин түгел… Сабыйның күңеленә кагылырга ярамый, ярамый, аярга кирәк аны, аярга!.. Кем белә, бәлки, соңыннан бу әйткәннәрне исенә төшереп, әнисеннән: «Әбекәем кая китте, нигә миңа чулпы җибәрми?» – дип сорап йөдәтер. Һәм карчык, сабыйны тынычландырыр өчен, аның күңелендә бернинди шик-шомлану калдырмас өчен, көлгән булып, баланы юатырга ашыга:

– Юри генә әйттем, бәбкәчем, юри генә! Сине калдырып китәмме соң?.. Юк, юк, беркая да китмим, күз нурым!..

…Гаҗәп хәл! Бала белән шушы гөнаһсыз гына сөйләшүдән соң Акъәби, гомумән, васыятьләрен кемгә дә булса әйтергә тырышудан шактый вакыт тыелып торды. Әллә ничек шунда һичнәрсәгә исе китмәстәй, һичнәрсә турында уйлыйсы килмәстәй булып калды. Тик өзлексез җанын борчыган бер генә нәрсә аны һаман уйландыра иде. Һәм бары шуны гына ул үз янына ашыгып кына кереп чыккан улы Суфиянга ишетелер-ишетелмәс тавышы белән тагын бер тапкыр әйтеп карады: