Выбрать главу

– Улым, үтенәм сездән, мине, зинһар, үзебезчә, мөселманча җирли күрегез инде.

Улы Суфиян, уйлап та тормыйча:

– Һи, әсәй, обязательно шулай эшлибез аны! – диде гаҗәеп бер җиңеллек белән: – Менә әйтте диярсең, мөфти хәзрәтнең үзен чакыртам яныңа… Только син, әсәем, үләргә ашыкма әле, яме! Торыйк әле, торыйк, Алласына, мулласына үч итеп дигәндәй…

– Көфер сүз сөйләмә, улым! – диде карчык сабыр, җитди генә.

Ләкин Суфиян авыру кешегә бердәнбер кирәк нәрсә, ул да булса (үз сүзе белән әйтсәк) бодрость дип белә иде. Шуңа күрә ул һәр сүзне уенга бора, үзенчә шаяртмакчы-көлдермәкче була. Һәм күп вакытта утырып та тормыйча, авызына ни килсә, шуны сөйләп, бүлмәне бер шаулатып, тизрәк чыгып та китә иде. Ә карчык, бичара, ни уйларга да белмичә, аның артыннан башын гына чайкап кала. Чынлап әйттеме ул, юри генә әйттеме, нигә утырып, әйбәт кенә сөйләшмәде соң, кая ашыга, кая чаба ул? Гаҗәп бу шәһәр халкының гадәте – барысы да каядыр ашыгалар, ашыгалар, ашыгалар!..

Үлем дә ашыга иде шикелле. Соңгы көннәрдә карчыкның хәле бөтенләй начарланып китте. Тын алуы бик авырлашты, кислород мендәреннән бер дә аерылмас булды. Бала шикелле тәмам кечерәеп калды, күзләрен дә инде йөртә алмый башлады.

Врачлар кызы белән киявенә карчыкның тиздән өзелеп китү ихтималын әйттеләр – торса, тагын бер атна-ун көн генә тора алыр, диделәр. Бу хәбәр аларда зур борчылу тутырды. Димәк, әсәй карчык китә!.. Һәм бик ачык, котылгысыз булып алларына килеп баскан бу гаять авыр, хәсрәтле үлем аларны тәмам аптырауга төшерде. Хикмәт шунда: үлем дигән нәрсә аларның өенә беренче мәртәбә керә әле, моңарчы аларның мондый фаҗигале хәлне күргәннәре дә, кичергәннәре дә юк иде әле… Борчылмыйча, уйланмыйча һич мөмкин түгел. Иң элек карчыкның үлеме балаларга бик авыр тәэсир итәчәк, куркытачак бу нәрсә аларны… Аннары мәетне юу бар, җыештыру бар, озату бар, ә алар үзләре бу эшләрнең тәртипләрен һич тә белмиләр. Кемнән эшләтергә, ничек эшләтергә боларны? Түбәндәге дворник хатыны Сәрбиҗамал апага әйтсәң, ул бик теләп боларның барысын да оештырыр иде… Юарга, кәфенләргә карчыкларын да табар иде, бәлки, мулласын да чакырып китерер иде. Ләкин болар барысы да гаять мәшәкатьле эш бит, әллә ничек күңелсез эш. Кияве, бу хакта сүз чыкса, теше сызлагандай, чыраен сыта башлый. Мөселманча булсын дип әллә нинди карчыкларны, муллаларны үзенең квартирасына бер дә китерәсе килми аның.... Килешми аның хәлендәге кешегә бу нәрсәләрнең берсе дә. Ничектер бүтән юл, бүтән чара табарга кирәк бу положениедән чыгар өчен…

Кияве белән кызы арасында шушы хакта берничә көн буена сүз барды. Гаять четерекле мәсьәлә турында алар мөмкин кадәр әдәп, такт саклап сөйләштеләр, ләкин шулай да ара-тирә үпкәләшеп, талашып та киткәләделәр. Хәер, асылда, аларның фикерләре бер иде: карчык квартирада үлсә, бик авыр, бик күңелсез булачак.

Ахырда кияве әйтте: «Гөлкәй, бүтән чара юк, әбине больницага салырга кирәк, – диде. – Больницада әле аңа яхшырак та булыр, урын-җире чиста, врач көн дә карап тора, сестралар һәрвакыт янында, үзебез дә чиратлашып янына баргалап торырбыз… Нишлисең инде, үләргә булгач, кайда да барыбер… Аның каравы балалар кадерле әбиләренең үлемен күреп, тетрәнеп калмаслар, куркып елашмаслар… Аннары больницада мәетләрне әйбәтләп юындырып, киендереп озатучы махсус кешеләр дә бар. Ә без үзебез монда нишли алабыз?.. Юк, иң яхшысы: больницага салу инде…»

Гөлбикә бу эшнең күңелгә авыр, оят, килешмәгән ягын белсә дә, уйлый-тора ахырда риза булды. Шулай сөйләшеп килешкәннән соң, алар үзләренең бу карарларын, уңайсызланыбрак булса да, Суфиян белән Мария Васильевнага да әйттеләр. Башта Суфиян бик кайнарланып каршы төште.

– Што сез, – диде, кычкырып, – кадерле әсәебезне, өйдә үлмәсен өчен генә, больницага илтеп салмакчы буласыз! Оятын ничек күтәрерсез, хурлыгын кая куярсыз?.. Юк, юк, мин моңа асла риза түгел!

Ләкин кияү кеше, кызмыйча гына, әйбәтләп кенә, аңа төшендереп бирде:

– Каенагай, оят мәсьәләсендә синең безгә бер сүз әйтергә дә хакың юк. Әсәебезне авылдан без барып алдык, без аны өебездә ай ярым буена кулыбыздан килгән кадәр тәрбияләдек, карадык, терелмәсме дип, бөтен чараларны күрдек… Әсәй үзе моның өчен безгә рәхмәтен әйтер, дип ышанабыз. Инде больницага салу мәсьәләсенә килгәндә, бу синең өчен авыр икән, тотасың да үзеңә аласың… Сиңа да ана бит ул!.. Әмма мин әсәйнең үлгән чагын балаларга күрсәтеп, аларның йөрәкләрен җәрәхәтләргә теләмим. – Һәм шунда ук, каенагай тагын дулап китмәсен дип булса кирәк, ипләп, йомшартып кына әйтте: – Без, Суфиян, дәү кешеләр, мәсьәләгә айнык карарга тиешбез. Авыруны больницага салуның һичбер гаебе юк. Беркем бер сүз әйтмәячәк. Инде анда үлеп китә икән, без әсәебезне шуннан, гына бик әйбәтләп, бөтен шартын җиткереп, соңгы юлына озатырбыз. Ә өйдән мәет озату бик авыр, бик мәшәкатьле эш ул, син безнең хәлебезне аңларга тиешсең, Суфиян!