Выбрать главу

Бу сүзләрдән соң Суфиян, шактый аптырауга төшеп, үзенә терәк эзләгәндәй, алмашлап, бер сеңлесенә, бер хатынына карады. Ире артына посыбрак, бөрешеп кенә утырган сеңлесе гүя бөтен кыяфәте белән: «Миңа карама, мин арыдым, мин берни дә эшли алмыйм», – дип әйтеп тора иде. Ә юан ак беләкләрен зур күкрәкләре өстенә кушырып салган хатыны, бу мәсьәлә аңа һич кагылмагандай, йомык бер битарафлык саклап утыра иде. Суфиян акрын гына җилкәсен кашырга тотынды.

– Шулай, каенагай! – диде кияве, аның хәлен җиңеләйтергә теләгәндәй. – Борчылырлык урын юк, барысы да бик әйбәт булыр, менә күрерсең!

Һәм Суфиян бу мәсьәләдә үзенең ялгыз калуын гына түгел, бигрәк тә көчсез булуын сизеп, ниһаять, килеште.

Инде моны карчыкның үзенә җиткерергә кирәк иде. Кияү, билгеле, бу эштән читтә калырга теләде, чөнки ул, нинди генә якын кеше булмасын, карчыкның үз баласы түгел… Шуңа күрә улы белән кызы әйтергә тиеш булдылар: «Әсәй җаным, – диделәр алар, аңа ипләп кенә, – докторлар сине бер атна-ун көнгә больницага салып торырга куштылар, анда дәвалап карамакчы булалар. Син борчылма бер дә, хәлең яхшыргач та, кире алып кайтырбыз үзеңне…»

Акъәби моның чын сәбәбен сизгәндерме, юктырмы, әмма «болнис» дигән сүз үзе генә дә аның котын алды. Тәмам куркып, рәнҗеп һәм ялварып, ул: «Балакайларым, зинһар, кузгата күрмәгез, шушы җылы урынымда тыныч кына үлим, миңа берни дә кирәкми, вакытым җитте, аңлагыз шуны!» – диде.

Ләкин улы белән кызы, ташка әйләнеп булса да, аны үгетләп, юатып, хәтта азрак кына көчләп тә, урыныннан кузгаттылар, киендереп чыгардылар һәм, «Волга» машиналарына кырын яткырып, алдан кияве сөйләшеп куйган бер больницага илтеп салдылар.

…Өч тәүлек үтүгә, төнлә белән Акъәби шул больницада вафат та булды. Җан биргәндә, янында кеше булмаган. Берәүне дә борчымыйча, күбәләктәй тавыш-тынсыз гына киткән дә барган. Әйтерсең үзенең Юлкотлысына…

Иртән иртүк әбинең үлгәнен телефон аша кызына хәбәр иттеләр. Кызы белән кияве шунда ук машинага утырып больницага киттеләр. Алар килгәндә, Акъәбине үлекләр ята торган цемент идәнле таш бүлмәгә төшереп куйганнар иде инде. Тиздән улы Суфиян белән килене Мария Васильевна да килеп җиттеләр. Ак җәймә астында яткан әсәйләренең йөзен ачып карадылар. Йөзе бер дә бозылмаган иде, киресенчә, ничектер авыр газапларыннан котылып, тынычланып калган кебек иде. Әмма күзләрендә ни торып калгандыр, анысын күрмәделәр – күзләрен кемнеңдер бармагы сак кына йомдырып куйган иде.

Аннары больница бакчасына чыгып, шунда гына карчыкны ничек итеп җирләү турында үзара киңәш корып алдылар. Мулла чакыру, җеназа укыту кебек нәрсәләрне эшләмәскә булдылар. Шулай да әсәйләренең Аллага ышанган карчык кеше булуын исәпкә алып һәм аның үзенең дә бик үтенеп соравын исләренә төшереп, гәүдәсен кәфенгә төреп күмәргә булдылар. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, больницадагы мәетне юып, киендереп озатучы марҗалар кәфен дигән нәрсәне бөтенләй белмиләр дә икән. Ә читтән кеше чакыртып, дини йолага бәйләнгән нәрсәләрне эшләтү монда рөхсәт ителми икән. Шулай итеп, чарасыздан, Акъәбине «заманча гына» әзерләргә мәҗбүр булдылар. Бер чиста күлмәген китереп өстенә кидерделәр, башына «мөселманча» итеп ак батист яулык бәйләделәр, шуннан соң гәүдәсен кечкенә кызыл табутка салдылар. Табут әйләнәсенә чәчәкләр тезделәр, күп итеп ислемай сиптеләр, һәм Акъәбиебез хәйран матураеп китте. Ул, бичара, хәтта көлемсерәп яткандай күренә башлады.

Зиратка табутны машинага куеп илттеләр. Озата баручылар күп түгел иде; иң якыннары да аларның кайбер дус-ишләре һәм шулар арасында әлеге кечкенә буйлы шагыйрь дә бар иде. Ләкин ул бүген дә кызмача иде шикелле.

Табутны кабергә төшергәндә, кызы Гөлбикә бик каты елады, килене Мария Васильевна да елады, аның кызлары да «бабушка»ларын кызганып елашып алдылар. Ләкин ирләр түзделәр… Кияве, иреннәрен кысып, читкәрәк китте. Ә улы Суфиян, әсәен озату шәрәфенә, бөтен орден-медальләрен өр-яңа кителенә тагып килгән, башына соры папахасын сындырыбрак кигән полковник, кабер кырыенда таш сындай басып торды. Үлемне күп күргән, елауны күптән оныткан кеше булуына карамастан, аңа бу минутта яшьләрен йотып калу гаять авыр иде шикелле.