Выбрать главу

…Күмеп бетергәч тә, борылып китү ничектер кыен иде, шуңа күрә шагыйрь, ак балчык өеме янына басып, мәрхүмә турында берничә сүз әйтергә булды:

– Кадерле дуслар, без менә шушы биек тау башындагы инде үләннәре дә корыган, чәчәкләре дә шиңгән җир куенына Акъәбиебезне бирдек, – диде ул, ашыкмыйча, салмак кына. – Ак күңелле, пакь күңелле әсәебездән мәңгегә аерылдык… Әйе, ул барыбызның да уртак әсәебез иде. Алай гына да түгел, мин, һич икеләнмичә, аны башкорт халкының изге җанлы анасы дияр идем… Әмма нәрсә беләбез без аның хакында?.. Күрә белдекме без аның шул изге җанын, пакь күңелен, ак уйларын!.. Менә сез, аның уллары, кызлары, кияүләре, нәрсә генә әйтә аласыз гомере буе сезнең өчен өзелеп яшәгән бичара әсәегез турында?.. Юк бит, әйтә алмыйсыз бит…

Шунда ук Суфиян, кычкырып, аның сүзен бүлде:

– Син ни сөйлисең, ә?! Ташла, кирәкми…

– Безобразие бу! – диде кияве дә, кызарып-бүртенеп.

Шагыйрь аларга һич игътибар итмичә тагын нидер әйтә башлаган иде, шул чакта кемдер аны беләгеннән эләктереп, кабердән җилтерәтеп читкә алып китте. Телгә батыр булса да, гәүдәгә бик җиңел иде шагыйрь…

Бу күңелсез тамаша аркасында озата килүчеләр яңа гына кабергә куелган Акъәбине ничектер онытып җибәрделәр. Берәүләр шагыйрьне тиргәргә тотындылар, икенчеләр, киресенчә, аңа әһәмият бирмәскә, сүзне уенга борырга тырыштылар. Һәм үзара сөйләшә-шаулаша кабер яныннан тарала да башладылар. Иң ахырдан кузгалган Гөлбикә зират капкасы төбендә утыручы карт-корыларның учларына тиз-тиз генә акча салып чыкты…

Киттеләр… Агыйдел, Дим буйларына караган биек тау башында Акъәби берүзе генә торды да калды.

Әмма ләкин Акъәби биек тау башындагы зиратта әнә шулай ялгызы гына торып калса да, үзенең фани дөнья белән аерылып бетмәвен тагын бер тапкыр балаларының исенә төшерде. Хикмәт шунда: кызы Гөлбикә, Юлкотлыда карчык өен карап торучы әлеге күрше хатыны Гарифәгә кыска гына хат язып, әсәйләренең август ахырында вафат булуын хәбәр иткән иде. Озак та үтми, Гарифәдән дә Акъәбинең үлүенә бик хәсрәтләнеп, күрше-тирәнең аны бик кызганып елауларын әйтеп, инде бахырның өе ятим калды, аны нишләтергә уйлыйсыз, дип борчылып язган хат килә. Хат артыннан ук карчыкның колхоз машинасына салып җибәргән иске яшел сандыгы да килеп төшә. Күрәсең, яхшы күңелле Гарифә үзенчә бер изгелек эшләргә теләгәндер инде, ләкин монда ул сандыкны берәү дә әле көтми иде. Яңа гына кичергән кайгы-мәшәкать аркасында, гомумән, Юлкотлыда калган өй-нигез турында да, башкасы турында да уйлашырга өлгермәгәннәр иде. Инде менә әсәйләренең үзе белән бергә картайган, буявы да уңып беткән иске сандыгы: «Мин сезнеке, мине нишләтәсез?» – дигәндәй, Гөлбикә квартирына килде дә керде. Гөлбикәгә бу сандык бик таныш иде, кайчандыр аның шушы сандык өстендә курчак уйнаган чаклары да бар иде, кинәт күргәч, әллә нишләп китте, бер мәлгә аптырап-каушап калгандай булды. Аннары исенә килеп, тиз генә агасы Суфиянга шылтыратты. Шул ук көнне кичкә таба агасы белән җиңгәсе Мария Васильевна, зур уллары Геннадийны да ияртеп, аларга килеп тә җиттеләр.

Барысы да җыелып беткәч, сандыкны идән уртасына куеп ачтылар. Ачып җибәрүгә, алар өстә генә яткан ак бәз кәфенлекне күрделәр. Һәм, күреп, берәр сүз әйтү түгел, хәтта бер-берсенә күтәрелеп карарга да ничектер кыймадылар, тик ак материяне сак кына бер читкә алып куйдылар. Аннары бөкләп салган кием-салымнарны чыгарырга тотындылар. Менә әсәйләренең тәңкәле кара җиләне, читләренә ука тоткан сары хәтфә камзулы, алтынга манган тәңкәләр һәм төрле ташлар тагылган бөяте (хәситәсе), вак мәрҗәннән эшләнгән кашмавы белән чәчкабы, беләзек, муенса, чулпылары, кыз чагында үз кулы белән чүпләп суккан кызыл башлы сөлгеләре килеп чыкты. Шулай ук аталарының кызыл сәдәпле кара кәзәкие белән камчат бүреге дә килеп чыкты – карчык шушы көнгә кадәр аларны да саклап торган икән, бичара!.. Актарына торгач, тагын бер хикмәтле әйбер табылды: бу аталарының яшь чагында тотып йөргән кыска саплы, күн чуклы, өч җәпле, һәр җәбенең очына көмеш пластинка бөкләп кидерелгән бик шәп камчысы иде.

Хикмәтле камчы шунда ук барысын да бик кызыксындырды.

– Һай, атаемның төлке куганда тотып чапкан камчысы бит бу! – дип кычкырып ук җибәрде Суфиян һәм элмәгеннән киеп селтәнеп тә, бот буена сугып та карады.

– Да-а, менә бу, ичмасам, реликвия! – диде кияве дә, сокланып. – Тик кем саклар аны?

– Ә аның хуҗасы бар, – диде Суфиян, катгый рәвештә, һәм улы Геннадийга борылып, тантаналы итеп әйтте: – Мә, улым, Гена, ал бабаңнан калган чуклы камчыны… Белеп тот, Шәяхмәтовлар кулында йөргән камчы булыр бу!..