Һәм Геннадий Шәяхмәтов, баш кагып, елмаеп кына, өч җәпле камчыны кулына алды.
…Инде калган әйберләрне нишләтү, ничек бүлешү мәсьәләсе кузгалды. Белгәнебезчә, әсәйләренең бу хактагы теләген алар тыңламыйча калдылар. Шулай да һәркайсы үзенә ошаган нәрсәне алырга хаклы иде. Ләкин бу тәңкәле җилән, хәтфә камзул, бөят, кашмау, чәчкаплар белән алар нишләрләр икән?.. Төс итеп кенә саклаудан башкага ярамый инде боларның берсе дә, аунап йөри торгач, череп-тузып кына бетәрләр… Шул чакта кияүләренең башына бик шәп бер идея килде. Ул болай диде:
– Менә нәрсә, Гөлбикә, каенагай! Без бу әйберләрне бүлешеп, әрәм-шәрәм итеп бетермик. Барыбер файдаланып булмаячак бит!.. Без лучше тотыйк та бөтенесен театр гардеробына тапшырыйк. Анда мондый нәрсәләрне саклый беләләр, борынгы тормышны уйнап күрсәткәндә, киеп файдаланырлар, ә безнең тарафтан театрга бу бик әйбәт бер бүләк булыр. Чын, уйлагыз әле!
Бу фикергә шунда ук Мария Васильевна да кушылды:
– Бик дөрес әйтәсез, Сәхип Карамович, безгә нигә алар, артистлар кисеннәр.
Ләкин Суфиянга да, Гөлбикәгә дә мондый тәкъдим белән тиз генә килешүе авыррак иде. Ничектер күңелләре тартып бетерми иде. Әллә ничек менә әсәйләреннән яхшы түгел кебек – алар өчен саклаган, аларга дип калдырып киткән бит әле ул… Инде тот та бөтенесен кочагы белән театрга илтеп ташла! Килешерме, оят булмасмы?
Шул ук вакытта кияүләренең сүзендә дә дөреслек бар: бүлешеп алсалар, әрәм-шәрәм булып кына бетәчәк, нишлисең, тәңкәле җиләннәр, укалы камзуллар заманы үтте шул инде!.. Ахырда, уйлаша торгач, башта Суфиян, аннары Гөлбикә дә яшел сандыктан чыккан бөтен кием-салымны театрга илтеп тапшырырга риза булдылар. Гөлбикә шулай да әсәенең төсе итеп, уртасына кызыл якут куеп, саф көмештән челтәрләп эшләнгән ике зур чулпыны үзенә алып калды.
Көннәр уздылар. Хәсрәт иртәнге томандай бик тиз таралды. Эш, мәшәкать белән тулы иркен, мул тормыш үзенең иске эзеннән ашыгып һаман алга таба тәгәрәде. Акъәбинең балалары өчен бу кызу чапкан тормыш бик тансык та һәм бик мавыктыргыч та иде.
Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә… Куыша-куыша йөгергән кылганнар арасыннан, озын карагай таягын җир үлчәгәндәй алга ташлап, Миңлебай карт кайтып килә. Ыштан балагын эчкә тыгып кигән ак оекбашларына чәчәк тузаны кунып, билчән уралып, бакра сырышып беткән, әйтерсең Юлкотлы яланнарын үзе белән ияртеп кайта ул…
Авылга кереп, Акъәбинең тәрәзәләре кагылган өе янына җиткәч, карт күрше Гарифәдән гел кычкырып сорап уза:
– Аккилен кайтмадымы әле?
Гарифә ни дип җавап бирергә дә белми – ул бит инде аңа былтыр ук берничә мәртәбә Акъәбинең калада вафат булуын әйткән иде. «Балалар акылы керә башлаган, ахрысы, бу картка», – дип уйлый ул эченнән генә һәм, аптырагач, ачулана биреп әйтә:
– Куй, Миңлебай бабай, үлгән кеше кайтамыни, ничек телең барып сорый.
Ләкин карт аның сүзләрен гүя колагына да элми.
– Алдама, – ди ул, таягының башын селкеп. – Аккилен үлмәде ул, китте генә… Китте генә… Кайтыр, насыйп булса кайтыр… Ә син учагын карый тор, учагын… Учагында ут сүнмәсен.
Һич аңламассың, әллә чынлап, әллә үчекләп, әллә саташып әйтә бу бернигә исе китми торган, әҗәлгә дә күптән кулын селтәгән, ялан таптаучы йөзьяшәр Миңлебай карт!
ВӨҖДАН
Бәкер дус, ялгышмасам, менә утыз биш ел инде безнең очрашканыбыз юк. Уйласаң, шактый гаҗәп бит бу!.. Син Казанда, мин Ташкентта – бу ике араны халык гел йөреп тора, аннары йөрү дә хәзер бик ансатлашты – самолётка утырсаң, дүрт-биш сәгатьтән, әйтик, Казанда буласың. Ә шулай да без күрешә алмыйбыз. Ни өчен, сәбәп нәрсәдә? Күрәсең, кеше бары үзе теләгәнчә генә йөри алмый. Йә сылтавы табылмый, йә җае чыкмый, йә вакыты булмый. Мин үзем, мәсәлән, Себердән алып Кавказга чаклы күп кенә шәһәрләрдә булдым, ә менә Ташкенттан кул сузымында гына торган күрше Фрунзеда була алганым юк. Барып күрәсем бик килүгә дә карамастан…
Казан исә минем өчен башка исәптәге шәһәр, кайта алмавымның сәбәбе дә башкада. Казанда мин укыдым, эшләдем, иртә яшьлегемне шунда үткәрдем, хәтта беренче мәхәббәтемне дә шунда кичердем. Туып үскән җирем дә Казаннан ерак түгел… Кыскасы, минем үз шәһәрем ул, туган-туфрагым кебек үк якын, кадерле ул миңа… Әмма, шулай булуына карамастан, минем юлым Казанга күптән өзелде. Сугышка чаклы бөтенләй кайтасым да килмәде, ә сугыштан соң бер генә тапкыр кайткан идем, анда да дүрт-биш көннән артык тора алмадым (отпускымның ахыры иде). Ләкин син, Казанга минем ниндидер үпкәм бар икән, дип уйлый күрмә. Казан үзе, әйткәнемчә, миңа якын, кадерле, сагынам да, онытмыйм да мин аны… Ә ташлап китүемнең, аннары кайтмыйча йөрүемнең сәбәбе башкада.