Ләкин, әйткәнемчә, хәлләр бик тиз үзгәрде. Июнь ахырлары булды микән, көннәрдән бер көнне Дәүләкәнгә сугышмыйча- атышмыйча гына чехлар керделәр. Бу инде Дәүләкәнне басып алган беренче кораллы гаскәр иде. Алар, кергән көннәреннән алып чыгып киткәнчегә кадәр, станциядә запас юлга куелган үзләренең эшелоннарында тордылар. Солдатлары авыл арасына чыгып, таралып та йөрмәделәр. Халык та аларга чит-ят бер кавемгә караган шикелле карый иде. Шулай да мин аларның бик көяз киенгән офицерларын әзрәк хәтерлим әле. Безгә каршы чаттагы чибәр генә йортта бер рус гаиләсе тора иде, анда берничә сылу гына ханым да күренә иде – чех офицерлары ара-тирә менә шулар янына килеп, граммофон уйнатып, танцевать итеп китәләр иде. Шул чакта мин аларны күргәләдем.
Бу вакытның тагын бер вакыйгасы истә калган. Дәүләкән станциясендә чехлар безнең Шәриф җизни Сүнчәләйне кулга алалар. Шәриф Сүнчәләй – Уфадагы революция вакыйгаларына актив катнашкан кеше, большевиклар тарафдары, чехлар кулына эләкмәс өчен Уфадан вакытлыча киткән дә булган. Ләкин Дәүләкәндәге чехлар да, нидер сизепме, белепме, бу бик интеллигент кыяфәтле кешене камап тикшерә башлыйлар. Әлбәттә, җизни өчен зур куркыныч туа. Озак та үтми, Уфадан Срур тутакай да килеп җитә. Аларны күрештерәләр.
Минем күз алдымда шундый бер күренеш саклана: урам уртасыннан рессорлы шәп пролёткага җигелгән үзе эре сөякле, үзе бик сылу, бәкәлләрен кысып ак чүпрәк ураган чем-кара айгыр атлап кына китеп бара. Пролёткага җизни белән Срур тутакай янәшә утырганнар. Җизнинең иңендә кара накидка, башында киң читле эшләпә, Срур тутакайның башында да бик матур, бик килешле җиңел эшләпә – Дәүләкәннеке түгел икәнлекләре әллә кайдан күренеп тора. Кучерда – чех солдаты, ә пролётканың ике ягында – атка атланган ике сакчы. Ни өчен кулга алынган кешене болай шәп ат җиккән пролёткага утыртып йөртәләр икән дип, бик гаҗәпләнгән идем, тик соңыннан гына зурлардан ишетеп белдем: безнең җизни үткән ел Учредительный собраниегә сайланган булган, ул – депутат кеше, шуңа күрә аңа менә шундый аерым игътибар, аерым бер мөнәсәбәт икән! Һәм шул Собраниенең депутаты булганы өчен аны бик озак тотмыйча азат та итәләр.
Чехлар үзләре дә, Дәүләкәндә озак «кунаклап» ятмыйча, килеп кергәндәге шикелле сугышсыз-нисез генә чыгып та киттеләр. Эшелоннары белән, ахрысы, төнлә кузгалып киткәннәрдер – без малай-шалай сизмичә дә калдык. Шуннан соң артларыннан ук диярлек Бәләбәй ягыннан Дәүләкәнгә җәяүләп тә, атка атланып та, тупларын һәм обозларын ияртеп, икенче бер зур гына отряд килеп керде. Болар инде кызыллар иде. Алдан уйнап килүче оркестрлары булмаса да, сафларга тезелеп, кызыл байракларын күтәреп, бөтенесе бер тавыштан җырлап, чын гаскәрләрчә төп урам буйлап уздылар. Бөтен халык урамга сибелеп чыкты. Болар инде чехлар түгел, болар инде үзебезнең шанлы Кызыл гаскәр! Аларны шунда ук йорт саен төркем-төркем фатирларга урнаштырдылар. Безнең ишегалды да атлар белән тулды, күрше Борһан абзыйның да гел биктә торган капкасы ачылды – кыскасы, тазарак, баерак йортларның барысына да кереп тулдылар. Дәүләкән бердән җанланып китте. Кая карама, кызыл йолдызлы, мылтыклы солдат, араларында кылыч аскан, наган такканнары да бар – боларын кызыл командир яки комиссар дип атыйлар икән. (Искечә «әфисәр» дип әйтү юк, тыелган, имеш.) Дәүләкәннең кызылларны әле беренче генә күрүе, шуңадыр инде бөтен яшь-җилкенчәк, бала-чага гел алар тирәсендә. Аннары бу отрядта татар, башкорт егетләре дә күп иде. Алары безнең бик тыйнак, бик әдәпле кызларыбызга да ошаган булса кирәк, чөнки соңыннан кайбер «мәхәббәт маҗаралары» да мәгълүм булды.
Шулай да, кызыллар кергәч, Дәүләкәндә нинди үзгәрешләр булганын менә хәзер мин язарга кыенсынам. Җитди нәрсәләрне күрергә, белергә артык яшь булып калганмын. Минем өчен барысы да искечә кебек иде – уйнап йөрүдән башканы белмәгән малайга! Хәзергә әле безнең Дәүләкәндә тыныч кына, андый-мондый куркыныч вакыйгалар да ишетелми, ләкин шулай да нидер көтү, борчылып, шомланыбрак тору сизелә иде. Зурларның сөйләнүенә караганда, Дәүләкәнне бер генә сугыш та читләтеп узмаячак, агы да, кызылы да тимер юл өстендәге бу зур, бай авыл өчен аяк терәп сугышачак, имеш! Һәм, чынлап та, күпмедер вакыт үтүгә, аклар Уфаны алганнар, Дәүләкәнгә якынлашып киләләр дигән хәбәр дә таралды. Инде чат саен кешеләр авызында бер генә сүз – Дәүләкән өчен каты сугыш булачак, кызылларның чигенергә һич тә исәпләре юк!.. Чын сугышны күрмәгән халыкның берише моңа әллә ни исе дә китмәгән шикелле, әмма йорт башы өлкән агайлар шактый ук куркуга да төшкәннәр иде. Ничек кенә булмасын, якынлашып килгән сугыш берәүне дә тынычлыкта калдырмады, кайберәүләрне исә котылу чарасын күрүгә дә мәҗбүр итте. Атлы-тунлы кешеләрдән бала-чагасын төяп читтәгерәк авылларга китүчеләр дә күренә башлады. Безнең атакай белән итче Гали абзый да, үзара сөйләшеп, сугыш узганчы Дәүләкәннән читкәрәк китеп торырга булдылар.