Выбрать главу

Мин үзем бу курка-курка көтелгән сугышның кайчан килеп җиткәнен дә белмим, якында туп, мылтык тавышлары ишетелгәнен дә хәтерләмим, ләкин көннәрдән бер көнне иртән иртүк атакай безне тәмле йокыбыздан кабаланып торгызды да, җигелеп куйган күк айгырга утыртып, каядыр алып чыгып та китте. Йортыбызны саклап торыр өчен Зәкия тутакай белән Хәсән җизни килгәннәр икән – шулар безгә хәерле юл теләп, озатып калдылар.

Яңа Шәрип турысында Дим күперен чыккач, без Гали абзыйны куып җиттек. Ул да хатыны белән балаларын читән тарантаска төягән, үзе кучерга утырып, ашыкмыйча, безне көтә-көтә бара икән. Очрашкач, аз гына сөйләшеп алдылар да, дилбегәләрен кагып, кызу гына юрттырып та киттеләр. Атлар шәп иде. Шулай итеп, сугыштан качып барабыз. Юлыбыз Имай Карамалысына… Бу – Дәүләкәннән егерме-егерме биш чакрым чамасы ераклыкта бер татар авылы. Тимер юлдан шактый читтә булгач, аңа сугыш кагылмыйча узарга тиеш, янәсе. Һәм, чынлап та, без анда чакта сугышның җиле дә кагылмады бу авылга.

Дөресен генә әйткәндә, без Имай Карамалысында күп тә тормадык. Искә төшерерлек нәрсә бик аз: тып-тын авыл, ерак түгел нечкә генә манаралы агач мәчет, урамы киң, яшел чирәм, шул чирәмдә башларын сыртларына салып утырган каз бәбкәләре, тагын нәрсә?.. Без төшкән хуҗаның малаена ияреп, кечкенә инеш буена баруыбыз, шуннан ак каурыйлар җыеп кайтуыбыз – мондагы малайлар шул каурыйларны ничектер очыртып уйныйлар икән – менә хәтердә бераз сакланып калганы шулар гына. Хуҗабыз кем иде дә, малаеның исеме ничек иде – күптән инде онытылган. Атна-ун көн үтүгә, Дәүләкәннән сугыш узып киткәнен ишеткәч тә, без кире кайтырга да чыктык. Юлыбыз Дим буйларына таба булгач, атларыбыз җилдерә генә – хәзер инде озын үрләр менәсе юк. Бер җирдә без әле төлке дә күрдек. Атакай: «Әнә төлке, төлке!» – дип, чыбыркысы белән алга төртеп күрсәтте, аннары: «Әлелүү!» – дип бер кычкырып та җибәрде. Без энем белән очардай калкынып, ялт-йолт карана торгач, озын койрыклы, кара колаклы сап-сары җәнлекнең юл аша шым гына үтеп киткәнен күреп калдык. Ул заманда юлга чыксаң, берәр төрле җәнлек очрамыйча калмый торган иде.

Кайтсак, Дәүләкән тынган, кызыллар киткән, йортыбыз исән-сау! Монда хәзер аклар булырга тиеш. Ләкин кайда алар, бармы алар – һич белерлек түгел. Дәүләкән бик тын да, бик буш та кебек, өйләрдә дә солдатлар юк. Кайткан мәлгә әнә шундый бер сәер вакытка туры килдек. Сугыш артыннан кыска гына тынлык булып ала түгелме соң?!

Миңа, тугыз яшьлек малайга, Дәүләкән аша узган каты чын сугышның берсен дә күрергә туры килмәде. Сугыш якынлашкан саен, атакай безне кая да булса читкә алып китә иде. Шул сәбәпле мин күргәннәрдән бигрәк ишеткәннәрне язарга мәҗбүрмен. Ә күрү белән ишетү арасында, үзегез беләсез, аерма бик зур.

Хәзер менә шул чактагы вакыйгалар турында сөйләүчеләрдән ишетсәм яки газета битләрендә басылган истәлекләрне укысам, исем китә – безнең Дәүләкән дә күп хәлләрне башыннан кичергән икән. Иң элек ул 1918–1919 еллар дәвамында берничә мәртәбә кулдан-кулга күчә: башта чехлар, аннан кызыллар, аннан аклар, тагын кызыллар, тагын аклар… Дәүләкән өчен сугыш та отыры катырак була барган. Аклар, мәсәлән, тупларын урам уртасына куеп, һөҗүм итеп килүче кызылларга атканнар. Кара-каршы атышу нәтиҗәсендә Дәүләкән кешеләре арасыннан яраланучылар, хәтта үлүчеләр дә булган (Каһарман карт өенә тигән снарядтан безнең шәриктәш Хөсәен җиңгәсенең бер аягы өзелгән иде. Соңыннан бу чибәр хатын агач аякта йөрде).

Дәүләкәнне сугышып алган һәр як үз властен, үз законын урнаштыра. Каршы якның кешеләрен эзләү, аулау, тоту башлана. Бигрәк тә аклар кансыз кыланганнар. Әле чех фетнәчеләре Дәүләкәнне калдырып чыгар алдыннан унсигез кызыл гвардеецны атып китәләр. (Район газетасы, «Знамя», 1 май, 1960 ел.) Колчак гаскәре килгәч тә шул ук хәл – тоталар, аталар, кызыллар яклы берәүне дә аяп тормыйлар. Җирле большевикларның да бер өлеше шушы канлы сугышлар вакытында дошман кулына эләгеп һәлак була. Аларның кабере вокзал янындагы кечкенә бакчада – Дәүләкәнгә килгән һәр кеше кереп, күреп, туфракларына баш иеп чыга ала.