Ә көннәр уза – таң ата да кич була. Борчылып һәм өметләнеп көткән кызылларыбыз ни сәбәптер һаман әле килеп җитә алганнары юк. Сугыш кайда бара, Бәләбәйдәме, Әлшәйдәме – анысын да юньләп белгән кеше юк. Дәүләкән урамнарында хәзергә тынлык һәм тынычлык. Без әле мәктәпкә дә йөрибез, сабактан кайткач, шакырдап каткан ат юлында шар да сугабыз. Көннәр аяз тора, ләкин иртә-кичләрен бик суык була башлады, тиздән инде Дим өсте дә туңар. Бәлки, сугыш безгә тимичә читләтеп узып та китәр…
Һәм менә шундый тыныч көннәрнең салкын бер иртәсендә, инәй безне хәвефле-әкрен тавыш белән генә: «Торыгыз, балалар!» – дип, тәмле йокыбыздан уятты. Үзләре күптән торганнар булса кирәк, ашаганнар-эчкәннәр, киенгәннәр, зур-зур төеннәрне дә бәйләп куйганнар, Хәсән җизни белән Зәкия тутакай да килгәннәр икән… Йокыдан айнып җитмәсәк тә, өйдәге бу күренештән, бигрәк тә зурларның җитди-киеренке кыяфәтләреннән аңлап алдык: димәк, китәбез!.. Димәк, сугыш килеп җиткән яки килеп җитәргә тора. Хәер, монысын безгә әйтеп тә тормадылар, тиз генә юынып, чәйгә утырырга куштылар. Әзерләп куйган ризыкны кабалана төшеп ашаганнан соң, безне, ягъни энем белән икебезне, таза гына итеп киендерделәр. Шул арада төеннәрне, кәрзиннәрне дә арбага чыгардылар. Аннары барыбыз да утырып, озын гына бер дога кылдык. (Минем инде бер-ике ятлаган догам да бар иде.) Шуннан соң кузгалдык, олылар соңгы теләкләрен әйттеләр, аннары барыбыз да җыйнаулашып өйдән чыктык. Ишек төбенә тарттырып куйган җигүле атка башта инәй белән безне әйбәтләп утырттылар, аннары атакай дилбегәне кулына алып, итәкләрен җыеп, иске бишмәт салган кучерга менеп утырды. Хәсән җизни капканы ачты, һәм без, атлатып кына, канау күперен дөбердәтеп йортыбыздан чыгып киттек. Дүрт ай эчендә икенче тапкыр! Юньләп торырга өлгермәгән йортыбызны шул ук җизни белән Зәкия тутакай саклап калдылар.
Бу чакларда атакайның гел аралашып, киңәшеп йөргән кешесе әлеге шул итче Гали абзый иде. (Һәрьяктан бер чамадагы кешеләр.) Күрәсең, алар бу юлы да бергә китәргә алдан ук сөйләшеп куйганнар – Дәүләкәнне чыгуга, Гали абзыйның туры аты безне куып та җитте. Тимер хутлы ящик арбасына төеннәрен салган, яшь хатыны белән өч баласын утырткан, үзе исә кучер башына менеп урнашкан. Атакай аңа алга чыгарга кушты, чөнки аты да безнең өшән алашадан шәбрәк, аннары Гали абзый юлны да яхшырак белә икән. Шулай итеп, ике атта туңгак юлдан дыңгыр-дыңгыр кояш чыгышына таба карап киттек. Ә сәфәребез бу юлы Уфаның үзенә үк икән. Ләкин ни өчен Уфага? Чөнки Уфа – зур кала, әллә ни ерак та түгел, ә зур калада сугышны хәвефсезрәк үткәреп җибәрергә дә була торгандыр… Аннары Уфада безнең якын туганнарыбыз тора бит, димәк, барып керер, сыеныр кешеләребез бар дигән сүз… Ниһаять, сугышлар үтеп киткәч (әйтик, кызыллар Уфаны алгач), безгә яңадан Дәүләкәнгә кайтуы да ансат булачак. Шулай уйлаган булырга тиеш минем атам.
Дәүләкән белән Уфа арасын туксан чакрым, диләр. Көзге салкын, шәрә, эчпошыргыч бу озын юлны ничек үтүебез бер дә ачык кына хәтердә калмаган. Көн өстендә генә барып җитә алмадык, билгеле. Шулай да бернәрсәне ачык хәтерлим: инде караңгы иңгәч, зур, калын урманга кердек. Тып-тын урман эченнән күпмедер баргач, бер бик тирән чокырга җиттек. Атларны туктаттылар. Бу чокыр юлның иң хәтәр җире икән. Шушы чокыр- да еш кына юлчыларны тотып талыйлар икән. Җыен карак һәм качаклар шушында, имеш. Атакай белән Гали абзый үзара шыпырт кына нидер сөйләштеләр дә арбаларга сузып бәйләгән озын күсәкләрне чишеп алдылар. (Гали абзый аю сыманрак: иелә төшкән калын җилкәле, эре, таза кеше – берүзе биш кешегә каршы торырлык.) Шуннан соң атларның тезгененнән тотып, тыя-тыя гына, бөтен ягын куе агачлык каплаган тирән чокырга төштеләр. Төптә тонык кына челтерәп аккан сай чишмәнең чуерташлары өстеннән шыбырдап уздылар да, инде тәҗегә тотынып, атларга булыша-булыша каршы якка менделәр. Тирә-юньдә шылт иткән тавыш та юк, сискәндереп селкенгән ботак та юк, юлга чыккан карачкы да күренмәде – кыскасы, бик хәтәр булып тоелган бу тирән чокырны без, мең шөкер, әнә шулай исән-имин генә үтеп китә алдык. Бераздан инде урман сирәгәя башлап, ахырда ачык кырга да килеп чыктык. Кыр өсте шактый яктырак булса да, куе зәңгәр төн бихисап йолдызлары белән дөньяны кап- лап алган иде. Тагын күпмедер киткәч, без бер зур гына авылга барып кердек. Авыл бөтенләй үк тынып бетмәгән иде әле, этләр өргәне дә ишетелгәли, сирәк кенә тәрәзәләрдә утлар да күренә… Һәм безнең атайлар шушы авылда кунып чыгар өчен атларын кемнеңдер капкасына борып туктаттылар.