Выбрать главу

Без күчкән йорт та чиркәүгә якын гына иде. Такта белән тыш- лаган күк йорт, асты таш, өске катының зур гына балконлы чардагы да бар. Бай-таза тормышлы кешенең йорты булгандыр, ахрысы, – ишегалдындагы бүрәнәдән салган, калай белән япкан каретнигы да, ак мунчасы да шуны әйтеп тора сыман. Бу күк йорт хәзер дә әле исән-сау, Уфага кайткан саен мин аның яныннан карап узмыйча китмим. Кайчандыр ачык, якты, матур гына йортны, кызганыч, бозганнар. Урамга караган тәрәзәләрнең берсен ишеккә әйләндереп, гади такталардан ямьсез генә болдыр ясап куйганнар.

Йортның хуҗасы ул заманда Уфа морзасы Сәлимгәрәй Җантурин булган икән, ләкин мин моны бары соңгы елларда гына күп сораша торгач белә алдым. (Егерменче елларның башында йорт аның кызы Сара исемендә булган.) Җантурин үзе җәмәгать хадиме һәм Дума члены – татар дөньясында билгеле кеше. Сәйфи ага Кудашның әйтүенә караганда, «Галия» мәдрәсәсен салдыруда һәм асрап тотуда күп көч куйган кешеләрнең берсе. Шулай ук ул китап бастыру эше белән дә шөгыльләнгән. Аның «Лөгать» исеме белән басып чыгарган гарәпчә-татарча сүзлеге минем кул очымда саклана – кулланыр өчен бик уңай төзелгән китап.

Җантурин җир-су биләүче алпавыт булса да (имениеләре Килем авылында иде), революциядән соң эмиграциягә чыгып китмәгән. Егерменче елларның башында Казанга килеп, Дәүләт банкысында гади хезмәткәр булып эшләгән… Әмма гомере фаҗигале рәвештә өзелә: көзге караңгы төннәрнең берсендә каяндыр кайтып килешли су тулы казылмалы чокырга төшеп һәлак була. Әнә шулай… Тәкъдир димичә, ни дисең?!

Бездә әле үзебезнең энциклопедиябез булмагач, тарихыбыздагы азмы-күпме билгеле шәхесләр әкренләп онытыла һәм югала бара. Сәлимгәрәй Җантурин турындагы ишеткән-белгәннәремне шуның өчен кыскача гына язарга да булдым.

…Яхшы хәтерлим, без килеп кергәндә, бу йорт буш иде. Барлык бүлмәләрендә җиһазлары тора, ә хуҗалары юк. Димәк, яңарак чыгып киткәннәр булырга тиеш – билгеле, сугыш аркасындадыр инде. Хәзер уйлыйм, бәлки әле хуҗалар үзләре үк йортларын бөтен җиһазлары белән безнекеләргә вакытлыча тапшырганнардыр – югыйсә башкача без бу яхшы йортка ничек килеп керер идек?! (Әлбәттә, минем атамны яхшы белгән берәр кешенең тәкъдиме аркасында гына булгандыр инде мондый ышаныч казану.)

Кыскасы, унсигезенче елның хәвефле кара көзендә кемнеңдер ашыгыч калдырып киткән йортында без әнә шулай хуҗа сыман тора башладык. Йорт иркен, бүлмәләр зур, җиһазлар шәп – барысы да затлы таза агачтан. Монда чибәр туташлар да торган булырга тиеш – зур көзгеле кием шкафларында алардан ниндидер вак-төяк кием-салым, төрле чүпрәк-чапрак, ефәк тасмалар, нәфис челтәрләр, матур-матур тартмалар, кечкенә ислемай шешәләре дә торып калган иде. Ниндидер ят, әмма матур бер тормышның ватыклары булып күренә иде безгә бу аз гына хуш ис аңкыткан нәфис вак әйберләр.

Билгеле, мондый йортны үзебез генә биләп, барысын да саклап тору читен булгандыр инде, озакламый ике янәшә зуррак бүлмәгә итче Гали абзый да бала-чагалары белән килеп керде. (Ә без зур зал белән кечерәк бер бүлмәдә калдык.) Шулай итеп, ике семья бергә килгән иде, бергә тора да башладык.

Ләкин бу йортның тагын бер күз-колак булып торучысы бар иде. Ул – дворник Хәйретдин абзый. Кара сакаллы, караңгы чырайлы, авызыннан сүзе чыкмас бер кеше, әмма йорт-җирне гүя үзенекедәй бик уяу саклый, капкадан чит кешене түгел, ят этне дә кертми, һәр көнне иртә таңнан ишегалдын, урам якны кыштыр-кыштыр себереп, җыештырып кына тора, хәтта безнең кебек вак малайларга да ихатада иркенләп уйнарга ирек бирми иде. Аны хуҗаларына бик бирелгән, бик тугрылыклы кеше, тизрәк шуларның әйләнеп кайтуын гына көтеп тора, дип әйтәләр иде. Мөгаен, ул ниндидер Нигъмәтҗан, итче Гали кебек билгесез вак сатучыларның Дәүләкән шикелле базарлы саладан килеп, Уфаның атаклы кешеләре йортына хуҗа сыман кереп утыруларын бер дә яратмагандыр – моны аның бөтен кырыс-караңгы кыяфәтеннән ничектер сизеп тә була иде.

Бу абзыйның тәбәнәк, тулы гына хатыны (исеме онытылган) һәм Маһинур исемле бик чибәр җиткән кызы да бар иде. Алар таштан салынган аскы катның ишегалдына караган башында торалар иде. Сугышлар беткәч тә, йорт дәүләт кулына күчкәч тә, Хәйретдин абзый шул подвалыннан чыкмаган – гүя ул һаман хуҗасын көткән! Соңыннан шуны ишетеп, мин дә бик гаҗәпләнгән идем.