Выбрать главу

…Ә без чардаклы күк йортта тыныч кына торып ятабыз. Кышка да кердек: урамнарны, йорт түбәләрен ап-ак, йомшак кар каплады (ул чакларда Уфа карлары бик чиста була торган иде). Ләкин безне урамга чыгармыйлар, хәвефле вакыт, диләр. Чыксак та, капка төбеннән ерак китмибез, шәһәр белән таныш түгелбез, урамнарын белмибез, китсәк адашырбыз дип тә куркабыз… Минем бит әле мәктәпкә дә йөри торган чагым. Укуны бер дә калдырасым килмәгән иде. Җизниләрдән күчмәс борын мине Сабир хәзрәт мәдрәсәсенә илтеп тә биргәннәр иде, ләкин, бирегә күчкәч, ара бик ерагайды (бөтен шәһәр аша барырга кирәк), өстәвенә суыклар да башланды, шулай итеп, укырга йөрүдән туктарга туры килде. Хәзергә исә без «дөньяны» күбрәк тәрәзәдән генә күзәтәбез. Сугышның әле килеп җиткәне юк. Шомланыбрак булса да, без аны бик кызыксынып көтәбез, чын сугышны якыннанрак күреп, һич югы, тавышын ишетеп каласыбыз килә, тик зурлар гына бик хәвефләнеп, көн дә догаларын укып, аның бәла-казасыз тизрәк үтеп китүен теләп торалар.

Һәм менә яңа (1919) елның нәкъ беренче көнендә Уфага кызыллар кергәнен ишеттек. Бәй, кай арада, ничек болай ансат кына? Без бит бернинди атыш тавышлары да, «ура» тавышлары да ишетмәдек. Баксаң, алар кичә үк кергәннәр икән. Аклар сугышмыйча гына сыздылар микәнни?! Зурларның тыеп маташуларына карамастан, тизрәк киенешеп урамга чыктык. Ә урам буш, урам тып-тын, бернинди «кызыл» солдат та күренми… Тик бераздан гына кайдадыр шәһәр үзәгендә тынлы оркестрның дәртле генә уйнаган тавышын ишеттек тә Большая Казанская буйлап шул якка таба бер төркем атлы солдатларның тупыр-тупыр чаптырып узганнарын күреп калдык. Әһә, әнә кайда икән ул тамаша!.. Әгәр без әз генә зуррак булсак, атакайлардан куркып тормасак, ике дә уйламыйча, тизрәк шул тарафка чапкан булыр идек… Юк, бер дә әйбәт түгел икән мондый «кызык» чакларда бәләкәй булып калуы… Күпме нәрсәне күрмәдек һәм белмәдек без.

Уфада кызыллар… Бу зур вакыйга булырга тиеш. Аны без дә әзрәк сизәбез. Кышның үзәге, каты суыклар башлануга карамастан, урамнарда кешеләр бик күбәйде. Бик ашыгып, бик эшлекле кыяфәттә йөриләр… Аклар вакытында каядыр югалып торган безнең Шәриф җизни дә өенә кайткан. Ләкин Срур тутакайның әйтүенә караганда, аны без түгел, үзләре дә юньләп күрә алмыйлар икән. Эшләре гаять күп, көне буе митингларда йөреп, төннәрен редакцияләрдә уздыралар, ди. Ә безнең өчен тормыш һаман искечә кебек, безнең тирәдә хәзергә бернинди дә үзгәреш юк.

Ләкин шулай да бер вакыйга минем хәтердә саклана, чөнки ул вакыйга нәкъ менә без торган йортта булды. Кызыллар кереп, күпмедер вакыт узгач, дворник Хәйретдин абзыйның әлеге чибәр кызын – Маһинур апаны бер гаскәригә кияүгә бирделәр. Кияү тиешле абый түгәрәк ак битле, зур соры күзле, көләч, сөйкемле генә бер егет иде. Кызылларда гади солдат белән командирны аеруы ансат түгел, бу егет тә гади солдат кынамы, әллә берәр командир-мазар идеме, ачык кына белмәдек. Әмма туена, аскан коралларына һәм тотыш-кыланышларына караганда, шактый зур кешеләр җыелган иде. Тагын истә шунсы калган: егетне бик шәп итекче диделәр. Командирларга иң әгъла итекләрне ул гына тегә, имеш. Ләкин шуның өчен генә бирегә зур кешеләр җыелмагандыр инде. Егет үзе бәләкәйләрдән түгелдер, ахрысы…

Ә туен безнең буш торган зур залда үткәрделәр. Ашау-эчү дә вакытына күрә ярыйсы гына иде шикелле – кияү үзе тапкан, үзе китергән, дип әйттеләр. Минем инәй туй ашларын әзерләшкән иде шул чакта. Бу чын мәгънәсендә хәрбиләр туе иде. Зал тулы гаскәриләр, һәммәсе дә бер чамадагы какча ирләр, араларында берничә генә хатын-кыз, ләкин алары да хәрби киемнән. Тик Маһинур апа үзе дә, булышырга килгән бер-ике ахирәте генә бу тоташ сорылар арасында ак күгәрченнәрдәй аерылып тора иде. Әмма шундый бер генә төрле кунаклар җыелуга карамастан, мәҗлес бик җанлы узды. Күрәсең, мондый туй мәҗлесен бик сагынганнардыр инде, саратский гармунны өзелгәнче уйнатып, тәмам биһуш булганчы җырладылар, биеделәр, ара-тирә ялкынлы нотыклар да әйттеләр. Тик шунысы гаҗәп: кыз ягыннан бу мәҗлестә хуҗа тиешле кеше юк иде. Кызның атасы Хәйретдин абзый туйның башында да, ахырында да бөтенләй күзгә дә күренмәде. Чакырып карасалар да, менмәгән, кулын гына селтәгән, имеш! Нигә мондый тискәрелек, сәбәп нәрсәдә?.. Ул, янәсе, башта никах укытуны таләп иткән булган, ә кияү буласы егет, хәзер аның кирәге юк, бик теләсәгез, миннән башка гына укытырсыз, дип әйткән, имеш. Бәлки, бүтән сәбәпләр дә булгандыр, ләкин туй әнә шулай кызның атасыннан башка гына дәвам итте. Хәер, аңа карап кына мәҗлес бер дә сүрелеп, тукталып тормады. Шул ук хәрбиләрдән постау френч кигән кара мыеклы берәү, ике якның да ага тиешле кешеседәй, озын өстәлнең түр башында аягүрә торып, мәҗлесне бик матур алып барды. Дәрәҗәсе белән дә өстенрәк булгандыр инде, чөнки ул боера, ул куша, котлау сүзләрен дә күбрәк ул әйтә иде. Аның кушуы буенча кызның әнисен дә чакырып керттеләр – ак батист яулыгын йөзен яшерә төшеп бәйләгән йомры-тулы гына абыстайны иң түргә уздырып, кунаклар берәм-берәм каршысына чыгып, бик түбәнчелек белән аңа ниндидер җылы мактау сүзләре әйттеләр. Абыстай, яулык чите белән яшьләрен сөрткәләп, аларны тыңлагач, әкрен генә рәхмәтен әйтеп, шунда ук кире чыгып та китте. Югалыбрак калган кыяфәтенә караганда ул шатланырга да, кайгырырга да белмәгән бер хәлдә иде шикелле…